Батырлар истәлегенә

2026 елның 27 феврале, җомга

“Запорожец” ретро машиналарында ярышлар Арчада 2011 елдан уздырылып килә

Гөлнур Миннебаева

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Арча ипподромында традицион “Запорожец” машиналары ярышлары узды. 

Бәйрәмне Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, райондашларга исәнлек-саулык һәм тынычлык теләде.

– Барлык ир-егетләрне дә бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бүгенге көндә 600дән артык райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында. Кызганыч, яу кырында ятып калучылар да бар. Әлеге ярышлар алар истәлегенә багышлана, – диде ул. 

Ярышларны оештыручы, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы рәисе Илнур Яруллин район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

– Сабантуй бәйрәменнән кала районыбыз халкы яратып йөри торган чараларның берсе – ул “Запорожец” ярышлары. Беренче елларны ул әфган сугышы батырларына багышланса, соңгы елларда махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны искә алабыз. Елдан-ел әлеге ярышлар масштаб һәм оештырылу ягыннан үсә, үзгәрә. Катнашучылар да күбәя. Ярышларның дәвамлы булачагына ышанам, – диде ул.

Ярышлар башланганчы, трасса буйлап ретро машиналарда җитәкчеләрнең күрсәтмә узышы да узды. Алар арасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та бар иде.

Быелгы ярышларда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Лениногорск районнарыннан, шулай ук Казан һәм Мәскәү шәһәрләреннән барлыгы 25 катнашучы көч сынашты. Тамашачылар биш узышны күзәтте. Финалда төп өч урын билгеләнде.

Беренче урынга Әтнәдән Айрат Галиев лаек булды. Икенче урында – Лениногорск районыннан Динар Бигманов. Өченче урынны Лениногорсктан Айрат Нуриев һәм Балтачтан Райнур Габделхаков бүлеште. 

Җиңүче Айрат Галиев әлеге ярышларда берничә ел рәттән катнашса да, моңа кадәр беренчелекне яулый алмаган.

– Биш еллап бу ярышларга киләм. Башта кеше машинасы белән катнаштым. Менә өч ел инде үземә сатып алып, үземнеке белән ярышам. Быел беренче тапкыр беренче урын алуым, – диде ул.

Арчада “Запорожец” ярышлары елдан-ел киңрәк колач ала, катнашучылар санын арттыра. Калганнарыннан аермалы буларак, быелгы чарада хәрби күргәзмә эшләде, татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады, кыр кухнясы кайнар ризык белән сыйлады. ТРның махсус хәрби операциядә булучы ир-егетләрнең тормыш иптәшләре хоры да кайткан иде. Әлеге юнәлештә үз өлешләрен кертүчеләр, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайтучылар һәм ретро машина ярышларын оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Традициягә әверелгән әлеге чара киләчәктә дә район халкын берләштереп, батырлар истәлеген саклап яшәр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International