Самат Мусин Арчаның алтынчы мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. “Тәртипле, тырыш укучы”, – ди сыйныф җитәкчесе Ләйсән Кәбирова
Ильяс Фәттахов
Самат буш вакыты булуга, ял, каникул көннәрендә Мөндеш авылына ашыга. Анда аны әбисе, бабасы гына түгел, атлары да көтә. “Атлары” дип әйтү юкка гына түгел, чөнки ул аларны “Казанка” хуҗалыгында җәйләрен көтү көткән акчасына сатып алган.
– Беренче атым “Аккош”, икенчесе – “Буян”, өченчесе – “Дустым” кушаматлы, – ди ул. – Үзем эшләп алган акчага инкубатор алдык, тагын акча эшләп кар көрәгеч алырга исәп.
Бабасы Ренат, әтисе Ришат белән ат эзләп Апас, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Биектау якларына барганнар. “Мин үзем дә атлар яратам, – ди Ришат. – Әле менә нәсел айгыры да алдык. Ул да проблема бит, бияләрне алып килүчеләр күп”.
– Апрельдә өч тай туачак, – ди Самат. – Исәп атларны күбәйтү, 50 башка җиткерергә уйлыйбыз.
Самат бик ачык малай. “Беренче елны көтүдә мин укучы идем, икенче елны – укытучы, өченче елны остаз булдым, – дип шаярта ул. Дөрестән дә, хәзер беренче тапкыр көтү көтәргә килгән малайларны (ә алар арта тора) өйрәнергә Самат янына җибәрәләр икән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов: “Самат турындагы язманы кызыксынып укыдым. Аның кебек авыл җанлы балалар күбрәк булса иде. Бабасы белән әтисенә дә рәхмәт!
Республикада атлар үрчетүгә зур игътибар бирелә. Быел атчылык юнәлеше буенча яңа программа кабул ителәчәк. Программа гамәлгә кергәч бу турыда тулырак сөйләрбез.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та атларның баш санын арттыру бурычын куйды. Бүгенге көндә районда 1298 баш ат исәпләнә. Шуларның 292 башы эре хуҗалыкларда, 313 башы крестьян-фермер хуҗалыкларында, 695 башы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда.
Хәзерге вакытта атчылыкка кагылышлы дәүләт ярдәме: шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган 3 яшьтән олырак бияләргә, татар токымлы атлар тәрбияләгән һәм сатып алган өчен субсидия бирелә.
Эре хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына: нәселле атлар тәрбияләгән һәм сатып алган өчен, татар токымлы атлар тәрбияләгән өчен субсидия бирелә.
Әгәр сораулар туса, 3-13-66 номеры белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә шалтыратыгыз“.
“Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров: “Самат безнең өчен үзе бер табыш булды. Ул кечкенәдән әтисе янына фермага төшеп йөри иде. Бик тере, тырыш малай, сөйләшергә, аралашырга ярата, “Безнең Самат“ дип кенә йөртәбез, аны белмәгән кеше юк.
Күп урыннарда көтүче таба алмыйлар, көтүләр чыкмый. Дөресен әйткәндә, көтү чыгаруның үз мәшәкатьләре бар. Уңай яклары да күп – маллар туеп кайта, бездә болыннар иркен, өч көтү чыга, әнә шул малайлар көтүне туктатырга ирек бирмиләр. Кыштан ук шалтыратып белешеп куялар, Самат та шалтыратты инде.
Аның әтисе Илшат бозаулату бүлегендәге сыерларны карый. Үзе ветеринария табибы да, кирәк булса тояк та чистарта, дәвалый.