Балигъ булмаганнар-ның хокук бозуларын кисәтү, шулай ук гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары район мәгариф учреждениеләрендә киң күләмле профилактик эшләр үткәрде.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар полиция майоры А. Һидиятуллина һәм полиция капитаны Г. Габидуллина Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте һәм Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 1нче филиалы студентлары алдында чыгыш ясадылар. Моннан тыш, тәртип сакчылары Яңа Кишет төп гомуми белем бирү мәктәбендә, С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, Арчаның 2нче һәм 6нчы урта мәктәпләрендә узган ата-аналар җыелышларында катнаштылар.
Очрашуларның төп максаты – яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау ысуллары турында мәгълүмат бирү. Экстремизм һәм терроризмга каршы тору мәсьәләләренә, шулай ук яшьләр арасында аларның идеологиясен профилактикалауга аерым игътибар бирелде. Лекцияләрнең наркотик-ларга каршы юнәлеше кысаларында оештыручылар тыңлаучыларны сәламәт яшәү рәвешен сайларга өндәделәр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә тукталдылар, балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.
Хәзерге заман шартларында төп темаларның берсе – Интернет челтәрен һәм социаль челтәрләрне кулланганда социаль мошенниклык төрләре һәм алардан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү булды.
Әңгәмәләрнең аерым өлеше балалар һәм яшүсмерләр коллективларындагы психологик климатка багышланган иде. Хокук саклаучылар педагоглар һәм ата-аналар белән хәзерге балаларда агрессивлык күрсәтү сәбәпләре турында фикер алыштылар, конфликтлы хәлләрне кисәтү һәм җайга салу буенча киңәшләр бирделәр.
Мондый очрашулар законнарны үтәү тәртибен формалаштыруга, гаилә институтын ныгытуга һәм үсеп килүче буынның иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итә.
Айдар Шакиров,
РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы