Бердәмлектә безнең көч

2026 елның 27 феврале, җомга

24 февральдә бишенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 8нче утырышы булды

Ильяс Фәттахов

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Утырышта район башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Арча муниципаль районының 2025 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында“ чыгыш ясады.

– Үткән ел мөһим вакыйгаларга бай булды, – диде ул. – Җирле үзидарә органнары, хезмәт коллективлары, халык, депутатларның уртак тырышлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән район тотрыклы һәм ышанычлы социаль-икътисадый үсешен дәвам итте.

Һәр ел бурычлар билгеләгәндә үзенчәлекләрен кертә, өстенлекле юнәлешләр билгели. Бүген иң мөһиме – без бергәләп тылда да, махсус хәрби операция зонасында да Ватаныбыз сагында торабыз. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә арчалар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итәләр. Район, һәр авыл һәм шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кешеләр окоп шәмнәре, мичләр ясыйлар, җылы киемнәр бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, ашамлыклар җыялар. Барлык ярдәм 640 тоннага җитте, 146 млн сумлык булды. 7 волонтерлар төркеме актив эшли. Әмма без моның белән тукталып калырга тиеш түгел, чөнки җиңү һәрберебез өчен кирәк.

Без барыбыз да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән горурланабыз. Һәр көнне алар илебезнең үзенең саклаучылары белән көчле булуын эш һәм батырлык белән раслыйлар.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тормышындагы бер генә катлаулы хәл дә игътибарсыз калдырмый. Бүген бу залда ялга кайткан якташларыбыз да бар. Без алар белән горурланабыз, батырлыкларына, рухи көчләренә сокланабыз!

Залдагылар Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырлар истәлеген минутлык тын калу белән хөрмәтләделәр.

– Ныклы тыл – теләсә кайсы хәрби операциянең уңыш гарантиясе, – дип дәвам итте Алмаз Габдерәүф улы. – Безнең бурыч – районда социаль-икътисадый тотрыклылыкны саклау, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә һәм икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруны тәэмин итү.

Авыл хуҗалыгы район үсешенең төп икътисадый нигезе һәм мөһим юнәлешләренең берсе. Узган ел 205 мең тонна ашлык, 61 мең тонна бәрәңге җыеп алынды, 92 мең тонна сөт, 5 мең тонна ит җитештерелде.

Шәхси хуҗалыкларда 13 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән 6 мең сыер, 5 мең  кәҗә һәм сарык, 595 ат бар. 2025 елда сөт юнәлешендә 11 кечкенә ферма төзелде. Эш башлаучы ике фермер мөгезле эре терлекләр симертү буенча грант ярдәме алдылар.

Районда 8 хуҗалыкта 11 мең сыерга исәпләнгән сөт комплекслары төзелә. “Вамин“ сөт берләшмәсе ширкәтендә республикада иң эреләрдән булган 4200 сыерга исәпләнгән сөт комплексын төзү дәвам итә. 1500 тана сатып алдылар инде, 35 яңа эш урыны булдырылды, тәүлеккә 27 тонна сөт савыла. Төзелеп беткәч елга 58 мең тонна сөт җитештереләчәк.

Район эшчәнлегенең төп күрсәткечләренең берсе – тулай территория продукты. 2025 елда ул 104,7 процентка үсте һәм 23 миллиард сум тәшкил итте. Уртача хезмәт хакы 61 мең 207 сумга җитте.

Районда өч сәнәгать паркы уңышлы эшли. “Арча“ сәнәгать паркында 350 эш урыны булдырылды, 3,5 млрд сумлык продукция җитештерелде. Иң эре резидентларның берсе – “Ихлас“ ширкәте көн саен 14 меңнән артык, бәйрәм көннәрендә 20 меңгә кадәр торт җитештерә.

Идел буе  аертылмаган сөтне алыштыргычлар, премикслар һәм катнаш азык  җитештерүче беренче заводны төзүгә һәм эшләтә башлауга 450 млн сум инвестиция кертелде. 46 эш урыны булдырылды, 619 млн сумлык продукция җитештерелде. Хәзер 350 млн сумлык инвестиция күләме белән икенче завод төзелә.

“Техно Арск“ ширкәте 358 млн сумлык 763 тонна металл конструкцияләр эшләп чыгарды.

Парк территориясе тагын 18 гектарга киңәйтелә.

“Арск Металл“ ширкәте 1,5 миллиард сумлык 476 кв.метр сэндвич панельләр җитештерде. Арча сөт комбинаты 2025 елда 388 млн сумлык инвестицияләр кертте. Комбинат тәүлеккә 350 тонна сөт эшкәртә, предприятие планлы рәвештә җитештерүне үзгәртеп кора, яңарта.

“АСПК“ акционерлык җәмгыяте керамик кирпеч җитештерү буенча әйдәп баручы предприятие. Ел саен 32 млн шартлы данәдә продукция чыгара. Продукция ассортименты киңәя, кулланучыларга кырыктан артык төрдә кирпеч тәкъдим итәләр.

Районда бер мең ярымнан артык эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, 1,6 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтелде, шуның 87 млн сумы республиканыкы.

Кече һәм урта бизнесны үстерү район эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе, шуның ярдәмендә яңа эш урыннары булдырыла, халыкның кереме арта.

Районда туризмны үстерү өчен шартлар уңайлы. Узган ел районга 92 меңнән артык турист килде. 2026 елда алар 105 меңнән артыр, дип көтелә.

Районда торак төзелеше программасы уңышлы үтәлде, 33 мең кв.метр торак төзелде, 300дән артык гаилә яңа торак алды.

2025 елда 16 километрдан артык төбәк юллары, 10 километрдан артык урам-юл челтәре ныклап төзекләндерелде.

Районда 49607 кеше яши. 2025 елда 509 бала туды, күп балалы гаиләләр саны артты.

 Районда һөнәри белем бирә торган 3 учреждение бар, аларда бер мең ярымнан артык студент укый.

Районның мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният өлкәләрендәге уңышлары да куанырлык.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов  Арча районы ирешкән уңышларны билгеләп үтте, хәл ителергә тиешле проблемаларны билгеләде.

Соңыннан хезмәт алдынгыларына, волонтерларга, махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан райондашларыбызга бүләкләр тапшы-рылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International