Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәхетле булырга һәркем хокуклы
2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Бәхетле булырга һәркем хокуклы
3 декабрь мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең Бөтендөнья көне буларак билгеләп үтелә һәм ун көн дәвамында бара.
Бу көнне Арча Мәдәният йортында тантаналы чара үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында сөйләшү” дигән моңсу комедиясен күрсәтте. Инвалидлар декадасы уңаеннан районда әлеге җәмгыять әгъзалары белән очрашулар күп булды: чәй табыннары артында район хакимияте, социаль тармак оешмалары вәкилләре белән җанлы сөйләшүләрдә инвалидларны борчыган проблемалар күтәрелде.
Декада башында сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән шундый рухтагы түгәрәк өстәл узса, соңрак инвалидлар җәмгыятенең башлангыч оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда проблемалар уртага салып сөйләшенде.
Гаилә әгъзалары үзләрен тулы хокуклы итеп тойсын өчен бөтен көчен куеп яшәсә дә, инвалидларга халык арасында булу да бик мөһим. Россиянең физик тәрбия һәм спорт отличнигы Фәрит Минхәеровның коляскадагы инвалидлар өчен изге эш башкаруын ишеткән бик күпләр рәхмәт укыды аңа. Ай ярым чамасы элек ул Арчада бочче секциясе оештырып, Рамил, Ришат, Зилә, Ралинә, Айрат һәм Ландышка үзләренең башкалар кебек сәләтле, тырыш икәнлекләрен тоярга ярдәм итте. Ә уен өчен таләп ителә торган махсус туплар комплектларын Рафаэль Муллагалиев бүләк иткән.
Бочче — борынгы Римда барлыкка килә. Татарстанда ул ике ел гына уйнала. Уен коляскада утыручы инвалидлар өчен махсус туплар ярдәмендә башкарыла. Анда 3әр кешеле ике команда яки ике командадан берәр кеше уйный ала. Бер командада 6 зәңгәр, икенчесендә 6 кызыл туп. Бер уенчы ак төстәге тупны уен кырына ыргыта. Башка уенчылар үз тупларын шуңа якынрак ыргытырга тиеш. Ахырдан судья тупларның арасын үлчәп, нәтиҗә чыгара.
Инвалидлар декадасы кысаларында безнекеләр “Арча” спорт комплексында Яшел Үзән районы командасы белән очрашты. Аңарчы алар Яшел Үзәндә булып кайткан иде. Шулай итеп, Арча егет–кызлары, бочче буенча Россия чемпионнары белән көч сынашып, тәҗрибә туплады.
Секциягә йөрүче яшьләр Фәрит Минхәеровка чиксез рәхмәтле. Балаларына игътибар биргән өчен әти–өнилөр дә бик канәгать.
—Улыбызның бар сөйләшүе хәзер бочче турында гына, балаларга вакытын да, көчен дә кызганмаган Фәрит абыйга барлык әти–әниләр исеменнән зур рәхмәт, — ди Ришатның әнисе Гөлнар Әхмәдуллина. — Биредә алар бер–берсе белән аралаша, мондый язмыш ияләре үзләре генә түгел икәнлеген, уңышларга ирешү өчен күп мөмкинлекләр булуын күрә. Авылда яшәсәк тә, улыбызны атнага ике тапкыр шөгыльләнергә алып киләбез, үзе дә барыр көнне зарыгып көтеп тора.
Остазлары шәкертләренә зур өмет баглый. 13 декабрь көнне алар Яр Чаллыга республика ярышына барачак. Киләчәктә безнекеләрне Россия җыелма командасында күреп, уңышларына сөенергә насыйп булсын!
Коляскадагыларның авыру диагнозлары төрле булганга, уенда да алар төрле категориягә бүленә. Ландышка, мәсәлән, шөгыльләнү өчен 20 мең сумнан артык торучы махсус җайланма таләп ителә. Кызның уенда катнашырга теләге көчле булса да, әлеге җайланмасыз шөгыльләнә алмый. Бу очракта тренер иганәчеләр ярдәменә өметләнә.
Без еш кына тормыштан зарланырга яратабыз. Ләкин әнә шундый көчле рухлыларны күрү һәр көннең бәйрәм булуын аңлата бит, югыйсә. Физик мөмкинлеге чикләнгән-нәрнең, бигрәк тә коляскада утыручыларның үз дөньясы. Алар тормышның без күрмәгән якларын да күреп, сәләтләрен төрле яклап файдаланып яшәргә тырыша. Күп очракта безгә, җиргә үз аякларыбыз белән басып, дөнья матурлыгын үз күзләребез белән күреп яшәүчеләргә үрнәк тә әле алар. Һәркем бәхетле булырга хокуклы, шуңа күрә күңелләребезне пакьләндереп, язмышларына битараф булмыйча, кулыбыздан килгәнчә аларга ярдәм күрсәтеп яши алсак иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз