Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Машинагыздагы бензин сыйфатлымы?
2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Машинагыздагы бензин сыйфатлымы?
Ягулык–майлау материалларының сыйфат күрсәткечләре ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш. Сыйфат начар икән, беренчедән, алар кирәгеннән артык күп тотыла, икенчедән, транспорт чарасының ватылуына китерә. Кулланучыга сыйфатсыз нефть продуктлары килеп җиткәнче һәр этапта аны контрольдә тотарга кирәк. Ягулык–майлау материалларының сыйфатын тикшерү буенча айлык та шуны максат итеп куйды. Арчада кулланучылар нинди бензиннан файдалана соң?
Барыбызга да билгеле булганча, бездә ягулык белән тәэмин итүче ике оешма— “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте һәм “Татнефть АЗС центр” ширкәтенең Казан филиалы бар.
Бензин аларга заводтан ук сыйфат паспорты белән килә. Керү белән һәр вагон, цистернадагы ягулык материалына лаборатор анализ ясала, ягулык–майлау материаллары составындагы һәр матдәнең (күкерт, сумала, су һәм башкалар) күләме тикшерелә. Сыйфат ГОСТ таләпләренә туры килмәгән очракта, ул кире җибәрелә. Без әлеге оешмаларның икесендә дә бензин сыйфатына кагылышлы сорауга әнә шундый җавап алдык.
Моннан тыш, автозаправкаларга бензин ташучы һәр машинага сыйфат паспорты бирелә, график буенча ай саен автозаправкалардагы ягулык–майлау материалларыннан контроль анализ алына, ул лабораториядә тикшерелә, беркетмә төзелә икән.
Югары инстанцияләрдән көтмәгәндә килеп тикшерүләр оештырылуы, сынауга нефть продуктын алып, сыйфатына бәйсез экспертиза үткәрелүе, Татарстан Республикасының ягулык–энергетика ресурслары белән рациональ тәэмин итү һәм сыйфат буен-ча дәүләт идарәсенең сыйфат мәсьәләсенә җитди каравы да күңелдә ышаныч уята.
2011 елдан составында күкертнең күләменә карап бензинны төрле классларга бүлеп йөртәләр. Хәзерге вакытта Арчада Евро4 һәм Евро5 класслы ягулыкка сорау зур. Нинди класслы бензин алуыгызны белү өчен паспортын карарга була. Аны күрсәтүләрен һәр сатып алучы таләп итәргә хокуклы.
Күргәнегезчә, монда да конкуренция бар. Конкурентлар булганда бары тик яхшы сыйфатлы продукция сату юлы белән генә клиентлар игътибарын яуларга була.
Һәркемгә мәгълүм, сатучы үз товарын яманлый алмый. Шуңа оешмаларда да, автозаправкаларда эшләүчеләр дә бу сорауга уңай җавап бирде. Арча автозаправкаларында бензин салучыларның да фикерләрен тыңлап китик.
— “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте автозаправкаларында гына бензин салам. Сәбәбе—кулымда ташлама ясаучы карточка бар. Сыйфатына игътибар иткәнем юк. Бөтен бензин да бердер инде ул.
—Миңа күбрәк “Татнефть” автозаправкаларында тәкъдим ителгән бензин ошый.
— Соңгы вакытта яңа чыккан ЭКО бензинын куллана башладым. Машина җиңел барган кебек. Ул туры килмәсә, “Лукойл” оешмасы автозаправкаларында бензин сатып алам.
—Бәясен арттыралар, ә сыйфатын яхшырталар, димәс идем. Классы үзгәргәнгә карап, бензинында үзгәреш сизмим. Элек тә шул бензин иде, хәзер дә шул ук.
Һәркемнең фикере үзенчә. Берәүгә бер нәрсә ошый, икенчегә юк. Ягулык–майлау материаллары сатучылар тискәре фикерләргә җавап итеп гаепне башта бензиннан түгел, ә машинадан эзләп карарга тәкъдим итә. Бәлкем, шулайдыр да. Чөнки ягулык–майлау материалларын шул ук заводлардан, хәтта безнең “Арча нефть продуктлары” җәмгыятеннән алып кайтып саткан Балтач районында берничә автозаправкасы булган ”Юлдаш” ширкәтенең дә сатып алучылар тарафыннан бернинди зарлану сүзләре ишеткәне юк икән. Татарстан Республикасының ягулык–энергетика ресурслары белән рациональ тәэмин итү һәм сыйфат буенча дәүләт идарәсе учреждениесе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәмигуллина әйтүенчә, “Татнефтепродукт” һәм “Татнефть” оешмалары саткан ягулык сыйфаты буенча дәүләт стандартларына туры килә. “Дөрес, соңгы сынау нәтиҗәләре әле атна ахырында гына билгеле була”,—диде ул.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз