Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Армиягә китә егетләр
2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Армиягә китә егетләр
Иртәнге сәгать 6 тулмаган әле. Арча уянып кына килә. Йомшак кына кар явып үткән. Трактор шәһәр үзәген кардан чистарта. Поездга төшүчеләр ара–тирә күренгәли. Район хәрби комиссариаты янында ыгы–зыгы сизелә: егетләрне армиягә озаталар. Гармун тавышы ишетелми. Ә барыбер дә гармун белән күңеллерәк. Узган пәнҗешәмбедә 11 егет армиягә алынды, шуның 8е — Арчадан.
Кай арада Арчада яшәүче, заманында “Сельхозхимия” предприятиесендә эшләгән Гәүһәрия белән Мәүлет Зыятдиновларның оныгы Рамил үсеп җиткән дә, 18 яше тулган?! Әле кайчан гына оныгыбыз бар, дип сөенеп, нәниләрен бакканнар. Инде бүген егет ар-миягә китә.
— Иптәшләрен җыеп, күңелле генә озату мәҗлесе оештырдык, — дип сөйли Гәүһәрия ханым. —Арчадагы социаль белем акаде-миясенә укырга кергән иде. Үзе китәм, диде.
Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әгъзам Гайфуллин да монда. Район үзәгенә иң ерак төбәкләрнең берсе— Шурабаш ягыннан ул.
— Көзге чакырылышта безнең төбәктән 4нче егет китә, — ди Әгъзам Гайфуллин. — Бүген бездә армиядән качып йөрүче егетләр юк.
Яңа Сәрдәдән Мәүлидә белән Наил Абдрахмановлар уллары Илфатны озата.
— 5 бала безнең, — ди Мәүлидә ханым. — 2 малай, 3 кыз. Олысы Булат армия-дән кайтты инде. Севастопольдә моряк булып хезмәт итте. Кайтканына 1 ел була. Казанда МЧСка эшкә урнашты. Эшкә урнашуда армиядә хезмәт итүе ярады. Институтта укуын дәвам итә. Бүген менә икенчесен — Илфатны озатабыз. Бала өчен ата–ана йөрәге авырта инде...
Яңа Кишеттән армиягә китүче Фирдүс Кәримов:
— 2 энекәш, 1 сеңелкәш бар минем, — ди. — Мәктәпне тәмамлап, Казан электр элемтәсе техникумына укырга кергән идем, менә хәзер армиягә китәм.
— Армиягә барудан качарга исәп юк идеме соң? — дип сорыйм.
— Ю–ук, — дип елмая егет.
Бу турыда Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов белән дә сөйләштек.
— Хәзер элеккеге кебек армия хезмәтеннән качу бик күзәтелми, —ди ул. — Чөнки мәктәпләрдә укучылар һәм әти–әниләр белән аңлату эшләре алып барыла. Ар-миядәге хәлләрнең уңай якка үзгәрүе дә яшьләргә тәэсир итми калмый.
Быел районга Татарстан хәрби комиссары, генерал–майор Сергей Погодин яшьләр белән очрашуга кайт-ты. Ул вакытта хәрби комиссар болай дип сөйләгән иде:
— Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча Арча иң яхшы районнарның берсе. Сезнең солдатлар армиядә әйбәт хезмәт итә.
Армиянең заманча техника белән тәэмин ителүе һәм мондый техника белән идарә итәргә булдыклы, белемле яшьләр кирәклеге турында да әйтте генерал–майор. Солдатның ышанычлы Ватанны саклаучы булып өлгерүе мөһим. Ә моның өчен армиядә бары тик хәрби хезмәт белән генә шөгыль-ләнергә кирәк. Бу максаттан күп уңайлыклар тудырыла. Мәсәлән, ашханәдә махсус пешекчеләр эшли һ.б.
Баланың исән–сау армия хезмәтен үтеп кайтуы ата–ана өчен зур куаныч.
— Бүгенге көндә 300дән артык егет медицина тикшерүе үтә, — дип сөйли Алмаз Борһанов армиягә китүчеләргә һәм әти–әниләргә. — Шуларның 100е сәла-мәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы түгел. Баланы армиягә яраклы дип табу ата–ана һәм егетнең үзе өчен дә зур бәхет.
Арчада яшәүче Раил Нәҗметдинов та армиягә китә.
— 3нче мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлагач, агросәнәгать көллияте филиалында (120нче училищеда) төзүчелеккә укыдым, — дип сөйли. — Узган ел тәмамладым. Вакытны сузганчы, армиядә хезмәт итеп, бурычны үтәп кайтырга кирәк. Минем әти Гадил дә хезмәт иткән. Германиядә. Дуслар да армиягә китә. Язын ике дустым алынды, көзен тагын берсе китте.
Әти–әнисенә өч малай алар. Олысы — Раил. Булачак солдатлар арттан үсеп килә.
Арчадан Рамил Зыятдинов:
— Армиягә бармаган егет чын ир–егет түгел инде ул, — ди. — Әти–әнидән, туганнардан, дуслардан аерылып читтә яшәп карарга, мөстәкыйльлеккә өйрә-нергә кирәк. Армиядән чыныгып, үзгәреп кайтырмын, дип уйлыйм.
Юлга кузгалыр алдыннан район комиссариатында булачак солдатлар, әти–әниләр белән җыелып сөйләшү булды. Подполковник Алмаз Борһанов киңәшләрен әйтте, Рәмис хәзрәт догалар укып, егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәп, исән–сау әйләнеп кайтуларын телә-де.
Урамга чыккач, кочаклашып хушлаштылар. Бала өчен ата–ана йөрәге авырта шул... Армия хезмәтен тутырып кайткан сөенечле көннәр алда әле.
...Автобус кузгалды. Хәерле юл, егетләр!
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз