Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Батырлык туган илне яратудан башлана
2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Батырлык туган илне яратудан башлана
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте. Безнең районда да шушы уңайдан очрашулар, тантаналар уздырылды, аларда Геройлар үзләре, хәрби һәм тыныч хезмәт ветераннары катнашты.
Арчаның 2нче урта мәктәбендә мондый чараларны аеруча күңел җылылыгы биреп, истә калырлык итеп үткәрәләр. Бу юлы да шулай булды. Әмма монда бер чигереш ясап алу кирәктер.
Тантанада катнашкан Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов бу мәктәптә хәрби–патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
— Иң беренче кадетлар сыйныфы да шушында оешты, — диде ул. — Әле менә мәктәп директоры Рамил Мөхәммәдьяров белән тагын бер яңалык турында уйлаштык. Район мәктәпләренә хәзерге вакытта исән булган Россия Геройларын беркетеп чыктык. Укучылар алар белән элемтәгә кереп хат алыша башлады.
Икенче мәктәп укучылары Россия Герое, хәзерге вакытта Россия армиясе Генераль штабында эш-ләүче полковник Дмитрий Сафин белән элемтә урнаштырган. Аны Геройлар көнендә очрашуга чакырганнар. Кырык эшен кырык якка куеп кайтырга вакыт тапканы өчен зур рәхмәт аңа! Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин да бу очрашуның укучылар күңелендә тирән эз калдырырлык мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте.
— Геройлар күп булмый, — диде ТРның Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе А.Борһанов. — Геройлык патриот булудан башлана. Ә һәркем патриот була ала. Патриот булу — әти–әнине, туган җирне, мәктәпне, укытучыларны, туган илне ярату дигән сүз.
Әфганчыларның район оешмасы рәисе Сергей Баһаветдиновның да чыгышы ялкынлы, үтемле булды.
Укучылар әдәби–музыкаль өлешне дә матур, тәэсирләндерерлек итеп әзерләгәннәр. Алар безнең районнан чыккан Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройлары турында хатирәләрне яңарт-ты, батырлыкларын күз алдыннан үткәрде.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә дә тарихка кереп калырлык вакыйгалар булды. Әлеге уку йорты үзендә укыган атаклы педагоглар, галимнәр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән генә түгел, ә араларында ике Социалистик Хезмәт Герое, бер Россия Герое булу белән дә горурлана ала. Шуларның берсе — районыбызның Әрнәш авылында туган Илсур Шәйхетдинов Арча педагогика училищесында укыган. Ул тантанада ясаган чыгышында үзенең укытучыларын бик җылы итеп искә алды. Аңа укытучы булып эшләргә насыйп булмый, комсомол юлламасы белән механикалаштыру училищесына җибәрелә. Армиядән кайткач, бульдозерчы булып эшли башлый, “Татнефтепроводстрой” трестының идарә җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр кү-тәрелә.
— Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар, — диде ул. — Без Төмән сазлыкларында торбалар салдык. Беркайчан да күңелегезне төшермәгез, алга максат куеп, шуңа омтылып яшәргә кирәк.
— Без бүгенге очрашуга килгән барлык кунакларга, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновка, Россия Герое Дмитрий Сафинга, безнең училищеда укыган Россия Герое Олег Исаевның әти–әнисенә, сыйныф җитәкчесенә, сыйныфташларына бик рәхмәтле, — диде көллият директоры Гөлнара Гарипова.
Озак еллар училище директоры булган хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев Ватан Геройларын зур хөрмәт белән искә алды, студентларга теләкләрен җиткерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова районыбызның үз Геройлары белән чиксез горурлануын белдерде, алар яшь буыннар өчен дә Ватанны ярату, фидакарьлек үрнәге булып тора.
Күңел кылларын тибрәндерә торган да көн бу. Кызганыч, Олег Исаев беркайчан да бу уку йорты коридорлары буйлап үтә алмый инде. Герой исеме аңа үлгәннән соң бирелә. Әти–әнисенең күзләрендә яшь, аларга карап безнең дә йөрәк бәгырьләре өзгәләнә. Әмма Олег Исаев исеме көллияттә мәңге яшәячәк, бүген ачылган истәлек тактасы аның безнең арада булуын искәртеп торачак.
— Истәлек тактасын ясау-да республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин үзе ярдәм күрсәтте, — ди Алмаз Борһанов.
Истәлек тактасы Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов хөр-мәтенә дә куелды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз