Почта татарстанлыларга дача сезонына әзерләнергә ярдәм итә

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Дача сезоны алдыннан Татарстан почта бүлекчәләренә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, суган-чәчүлекләр, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары кайтарылды. Почтада утырту эшләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк 400 төргә якын орлык бар.
Гадәттә республика халкы бер сезон эчендә 450 000 пакеттан артык орлык сатып ала. Быел почта бүлекчәләренә килүчеләр 160 000 нән артык пакет сатып алганнар инде. Яшелчә культуралары: кыяр, томат, кәбестә, борыч, кишер, чөгендер һәм суганга ихтыяҗ зур. 
"Үсентеләр чәчү сезонында җир кишәрлекләре хуҗалары орлыклар өчен якындагы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр яки аларны хат ташучылардан өйләренә илтеп куярга заказ бирәләр. Безнең орлыкларга ихтыяҗ тотрыклы югары. Әйтик, 2025 елда лука — севка бүлекчәләреннән 1 200 кг сатып алганнар, ә 2026 елның беренче айларында гына да — 500 кг чамасы», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының республика идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Барлык продукцияне илебезнең алдынгы селекция һәм орлыкчылык үзәкләре тәкъдим итте, ул тәэмин итүчеләр лабораторияләрендә һәм Россельхознадзорда сайлап алу һәм сыйфат контроле узды.
Почта бүлекчәләрендә башка кирәкле товарлар да бар-бакча инвентаре, инструментлар, су сибү өчен барысы да һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International