Арча Загсында матур тантана булды. Кәче авылында яшәүче Зөлфия белән Камил Дәүләтшиннарны котладылар. Аларның бергә яши башлауларына 50 ел!
Тантананы Загсның өлкән белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина 50 ел бергә яшәгән парга район башлыгының Котлау хатын, бүләкләр тапшырды. “Өеңдә көтеп торыр кешең булу, кара-каршы утырып чәй эчүләр бәхет ул”, - диде Рәмзия ханым. Матур котлау сүзләре әйтелде.
Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев юбилярларны котлап, бүләк тапшырды. Алга таба да тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын! Котлауларга балаларның, оныкларның җылы теләкләре кушылды.
Камил абый чыгышы белән Кәчедән, ә Зөлфия ханым - Ашабаш авылыннан. 22 яшендә кияүгә чыга. Камилгә 24 яшь була. Авылдан Казанга чыгып китәләр. Зөлфия пешекче булып эшли, ә Камил – юлчы. Ике кыз үстерәләр.
“Минем әни Гөләндәм исемле, – дип сөйләде Зөлфия ханым. – Әтием Габделхәй Хафизов тракторда эшләде. Әни тегүче иде. Мәрхүмнәр инде. Без алты бала үстек. Әни, кызым, эштән курыкмагыз, эш сездән курыксын, дип үстерде. Сүгеп эшләтмәде. Минем туган авылым Ашабашка урман якын, 1 генә километр. Без урманда җиләк, гөмбә җыеп үстек. Мин үзем 1954 елгы. Иске Чүриле мәктәбендә укыдым. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казанга чыгып киттем. Ул вакытта шулай иде. Кулинария училищесын тәмамладым да, пешекче булып эшли башладым. Завод ашханәсендә, Аквапаркта эшләдем. Пешекче эше җиңел түгел. Гел аякөсте. Кыз вакытта Казаннан Ашабашка кайтып-килеп йөрелде. Поезддан төшкәч, 3 км җәяү кайтасы бар. Камил белән өйләнешкәч, Казанга киттек. Башта кешедә фатирда тордык”.
Камил “Водоканал”да эшләп, дүрт бүлмәле фатир ала.
2012 елда Казаннан Кәче авылына кайталар. Камил нигезендә иске өйне сүтеп, яңа өй салалар. Зөлфия ханым 2017 елдан диндә. “Кәчедә мәчеткә йөри башладым да, минем кан басымым югары, шулай кан басымым күтәрелде дә, и, мин әйтәм, гарәпчәсен белмәсәм дә намазымны өйрәт инде Аллаһы Тәгаләм дип сорадым. Үзлегемнән өйрәнеп, намаз укый башладым, - дип сөйли Зөлфия ханым. – Менә әле яңа гына Хаҗга барып кайттым. Иптәшем Камил бик сабыр кеше. Хатын-кыз азрак кызуырак була бит ул”. Камилгә дә шул ук сорауны бирдек: “Зөлфия нинди кеше?”. “Бик әйбәт, - диде Камил Әсхәт улы. – Килешеп яшәмәсәк, 50 ел бергә яши алмас идек”. “Беләсезме, Камил нәрсә ди, мин бәхетле, син минем бәгърем булганга күрә, ди, - дип әйтеп куйды Зөлфия ханым. – Яшь вакытта балалар үстерәсең, эшкә барасың-кайтасың, квартир мәшәкате, олыгая барган саен бер-береңнең кадерен беләсең икән ул. Олыгайгач береңә-берең бик кирәк”.
Камил армиядә Германиядә танкист булып хезмәт итә. Кәчегә яшәргә кайтуларына шөкер итәләр. Терлекләр тотасызмы, дип сорагач: “Җитте булды, күпме казганырга була, - диде алар. – Яшелчә үстерәбез. Агачлар утырттык”.
...Матур җыр башланды. 50 ел бергә гомер иткән Зөлфия белән Камил Дәүләтшиннар вальска чыкты.
Алыштырмам, ялгыштырмам
Юлларымны,
Сиңа гына багышлармын
Җырларымны.
Алыштырмам, ышанычың
Аклармын ла,
Рәхмәтлемен җирдә сине
Тапканыма.
(Айгөл Вәлиуллина).
Җыр, әйтерсең лә, аларга атап язылган иде...