Өч яклы килешүгә кул куелды

2026 елның 27 марты, җомга

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең хисап җыелышында профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов узган елгы эшләргә хисап тотты

Румия Надршина

49 башлангыч оешмада барысы 1906 хезмәткәр исәпләнә. Хезмәт кешесе турында кайгырту ул иң беренче чиратта аның хезмәт хакын кайгырту. 

«Соңгы елларда педагогларның һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакы даими рәвештә артты, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Әмма педагогларның 1 ставка хезмәт хакы югары түгел. Техник хезмәткәрләрнеке дә түбән».

Профсоюз оешмасына көн саен 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Бергә-бергә проблемаларны хәл итәргә тырышалар.

Профсоюз оешмасы күрше районнар белән тәҗрибә уртаклашып тора. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре белән Кукмарага, Мамадышка барып кайттылар. Безгә дә киләләр. Шулай ук башлангыч профсоюз оешмалары районда бер-берсенең эше белән танышалар. Узган ел районда 16 яшь белгеч эшкә урнашкан. Ә районда 3 елдан кимрәк эшләүче 45 яшь белгеч бар. Алар узган елның сентябреннән 10 мең сум өстәмә акча ала.

Сәламәтлекләре буенча түләүле операция ясалган 26 кешегә профсоюз кассасыннан акчалата ярдәм бирелгән. Бушлай газеталарга яздыру, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр өләшү, гаиләләргә баласы мәктәпкә барганда уку кирәк-яракларын алу һ.б. – барысы да хезмәт кешесен, ветераннарны кайгыртып  башкарылган игелекле эшләр.

Профсоюз оешмасы үз хезмәткәрләренең ялын оештыру, сәламәтлекләрен яхшырту турында даими кайгыртып тора. Диңгез буенда, санаторийларда ял итәләр, теплоходта сәяхәткә чыгып китәләр, бай тарихлы шәһәрләргә баралар һ.б. 73 хезмәткәр гаиләләре белән ташламалы юллама алып җәй көне Абхазиядә диңгез буенда ял итеп кайттылар. 39 хезмәткәр  ташламалы юллама белән “Ижминводы” “Жемчужина”, “Ливадия”, “Васильевский”, “Крутушка”, “Нехама”, “Сосновый бор” санаторийларында дәваланалар. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була.

“Сәламәтлек спартакиадасы” кысаларында спорт ярышларын оештырып торалар. Уку елы дәверендә спортның 11 төре буенча ярышларда катнашалар.

Район профсоюз оешмасы, район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре өч яклы килешүгә кул куйдылар. Алга таба бергә-бергә киңәшеп, килешеп эшләргә! Максат бер – җәмгыятькә лаеклы балалар  тәрбияләү. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов 2025 елдагы эшләр һәм алдагы планнар турында сөйләделәр.

Ахырдан хезмәт алдынгылары, спортта, төрле конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International