28 мартта язгы каникуллар башлана. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игьтибарлы булырга кирәк
Гөлсинә Зәкиева
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре арту борчу тудыра.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, ел башыннан республикада балалар катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә бер бала һәлак булган, ә 45 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аеруча балалар-пассажирлар белән бәйле хәлләр зур борчылу уята. Балалар-пассажирлар катнашында 22 юл һәлакәте булган. Аларда 1 бала һәлак булган, 27 бала җәрәхәтләнгән.
– Мондый юл һәлакәтләренең яртысыннан күбрәге машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Төп сәбәпләр элеккечә – куркынычсызлык янамаганга инанмый торып, каршы як полосага узарга чыгу, кызу тизлек, дистанцияне дөрес сайламау, җәяүлеләрне бәрдерү, – диде ул.
Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән әңгәмәбез дә балалар травматизмы һәм юл иминлеге турында. Саннарга күз салсак, бу өч айда Арча районында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Әмма балалар белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны шактый. Машина салонында балаларны йөрткәндә махсус җайланма кулланмаган 32 очрак теркәлгән. Бу 32 бала гомеренә куркыныч янаган дигәнне аңлата.
– Рөстәм Рәфхәтович, язгы каникуллар чорында балалар иминлеге мәсьәләсе ни дәрәҗәдә кискен тора?
– Гомумән, каникуллар – балалар өчен ял вакыты, әмма шул ук вакытта куркынычлык та арта. Балалар күбрәк урамда була, дуслары белән йөри, уйный. Кызганыч, юл-транспорт вакыйгаларына эләгү очраклары да нәкъ менә шушы чорда артырга мөмкин. Шуңа күрә без ата-аналар һәм балаларны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.
– Балалар травматизмының төп сәбәпләре нинди?
— Төп сәбәпләрнең берсе – юл кагыйдәләрен белмәү яки үтәмәү. Балалар еш кына юлны тиешсез урында чыга, светофор сигналларына игътибар итми. Шулай ук телефонга карап бару, наушниклар куллану да игътибарны киметә. Ата-аналар контроле җитмәү дә зур роль уйный. Караңгыда яктылык кайтаручы элементлар кулланмау да куркыныч тудыра.
– Машина салонында балаларны йөртү кагыйдәләрен искә төшереп үтсәгез иде.
– Балаларны машинада йөрткәндә махсус утыргычлар куллану мәҗбүри. Бу – баланың гомерен саклап калучы төп чара. 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта тиешле җиһазсыз утыртырга рөхсәт ителми. Иминлек каешлары һәрвакыт эләктерелгән булырга тиеш. Кызганыч, кайбер ата-аналар бу кагыйдәләрне санга сукмый.
– Җәяүле балалар өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
– Юлны бары тик билгеләнгән урыннан гына чыгарга кирәк. Светофор булса, яшел утны көтәргә. Анда да машиналар туктап беткәч кенә кузгалырга. Юлга чыкканчы сулга-уңга карау гадәткә керергә тиеш. Караңгыда яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим.
– Соңгы вакытта мототехника куллану да артты. Яңадан язга кердек. Җәйгә дә ерак калмады. Акрынлап кар бетә. Питбайк, мотоцикллар тагын пәйда булачак. Бу уңайдан нәрсә әйтә аласыз?
– Әйе, квадроцикллар, мопедлар, скутерлар популярлаша. Әмма аларны идарә итү өчен билгеле бер яшь һәм таныклык кирәк. Балаларга мондый техниканы контрольсез бирү бик куркыныч. Күп кенә юл һәлакәтләре нәкъ менә тәҗрибәсез йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Әти-әниләр балигь булмаган яшьтәге балаларына аларны бүләк иткәнче, уйлансыннар иде. Мондый техника уенчык түгел, ә бала тормышын куркыныч астына кую. Аннан мототехника белән аерым билгеләнгән мәйданчыкларда гына йөрү рөхсәт ителә. Елдан ел сезон алдыннан бу хакта искә төшерәбез, мототехника катнашында юл һәлакәтләре булып тора, әле яши генә башлаган балалар үлә. Юк, сабак алмыйлар.
–Аларга карата берәр төрле чара кулланыламы?
– Әти-әниләренә штраф салына. Бу хакта мәктәпкә хәбәр ителә, бала балигь булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела.
– Ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң мөһиме – шәхси үрнәк. Әгәр ата-ана үзе кагыйдәләрне үтәми икән, бала да аларны санга сукмаячак. Балалар белән даими рәвештә юл иминлеге турында сөйләшергә кирәк. Алар кайда уйный, кайдан йөри – барысын да контрольдә тоту зарур.
– Сезнең тарафтан балалар белән нинди эш алып барыла?
– Бу эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, дигән фикердә без. Шуңа даими рәвештә балалар бакчаларыңда, мәктәпләрдә, мәктәп яны лагерьларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле чаралар – әңгәмәләр, бәйгеләр, викториналар һәм башкалар үткәрелә. Аларда безнең хезмәткәрләр дә катнаша. Газета битләрендә мәкаләләр басыла, радио аша чыгышлар ясала. Гомумән, бу юнәлештә күпкырлы эш алып барабыз.
Юл иминлеге сагында торучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.