Әле генә кыш иде, инде язның беренче ае үтеп тә бара.
Көннәр озая, төннәр кыскара, җылы яклардан кайтучы кошлар көннән көн күбәя. Ташулар булырмы дип, төрлечә фаразлый халык. Апрель туа, яр тула, дигән борынгылар. Искечә әйткәндә, апрель 14 апрельдә башлана. Болай исәпләгәндә ташулар ташырга өч атна чамасы вакыт калып бара.
24 мартта “Кишет” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә терлекчелектә ике айлык эшкә йомгак ясау белән бергә, язгы кыр эшләренә соңгы әзерлекләр турында да сөйләштеләр.
Башта “Кишет” хуҗалыгының машина-трактор паркында техниканың әзерлеген карадык. “Узган ел 94 млн сумлык яңа техника кайтты, – диде хуҗалык җитәкчесе Илдус Сафиуллин. – Быелга чыккач кайткан техникалар да бар. Булган техника планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә”.
“Кишет” хуҗалыгында игенчелектә үзенчәлекле технология кулланып эшлиләр. Бөртекле культуралар белән бергә көнбагыш, ясмык, орлыкка кукуруз, хәтта сарымсакка кадәр игәләр. Борчак мәйданнары да шактый. Шунысы да бар – элекке торакларда бәйдә тору ысулы белән асрала торган сыерлар узган ел һәркайсы 10 тонна сөт биргән! Әлеге гаҗәеп хәлгә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та җитәкчеләр белән белгечләрнең игътибарын юнәлдерде. “Хәзер менә яңа комплекс төзиләр, бер торакка таналар керттеләр инде. Саву залы төзиләр, аннан соң тораклар төзү дәвам итәчәк, сыерлар саны 2300 башка җитәчәк. Без “Кишетне” киләчәктә көчле хуҗалык итеп күз алдына китерәбез”, – диде ул.
Семинарның пленар өлешендә белгечләр терлекчелек һәм игенчелек өлкәсендәге эшләргә анализ ясадылар, бурычларны билгеләделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров, финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Илшат Шәрифуллин, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Дилә Бульмакова, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов үз чыгышларында алда торган бурычларны, куелган таләпләрне аңлаттылар.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекчелек һәм игенчелек тармакларында эшне яхшыртырга кирәклеген, терлекләрнең баш санын киметергә юл куярга ярамаганын искәртте. Минераль ашламалар туплауга игътибарны арттырырга.