Узган атнада Түбән Пошалым авылында яшәүче Камил Шамил улы Фатыйховның туган көне булды
Ильяс Фәттахов
Шул уңайдан үзе белән сөйләшеп утырдык.
“Минем Фатыйх бабай 80 яшендә Арчага барган, – дип сүзен ерактан башлады ул. – Җиде алмагач үсентесен сатып алган. Һәр баласына берәр алмагач. Ул вакыттагы автобуслар бер ишек-ле генә, кечкенә. Ә кеше күп. Бабай алма агачларын күтәреп автобуска кергән. Сүгәләр икән моны. Бу яшеңдә сиңа алмагач нәрсәгә, алмаларын барыбер ашый алмыйсың, имеш. Бабай аптырап калмаган, мин ашамасам, оныклар ашар дигән. Бик тырыш, булдыклы кеше иде бабай, шул яшендә кибән өстендә дә тора иде әле ул. Мин йортны Арчада да сала ала идем, шулай дип киңәш бирүчеләр булды. Әмма минем ата–ана нигезен бетерәсем килмәде. Фатыйх бабай да һәр баласына алмагач алып кайтканда шулай уйлаган бит. Авылның, нигезнең саклануын теләгән”.
Камил Шамил улының бөтен гамәле авылның бөтенлеген саклау-га юнәлдерелгән. Югары белем алып, инженер булып кайта ул. Ә колхоз рәисе аны икьтисадчы итеп куя.
Ул чорда кадрлар әзерләүгә игьтибар зур иде. Яшь белгечне берничә елдан районга инструктор итеп алалар
Аннан Сеҗегә колхоз рәисе итеп җибәрәләр. “Бик матур онытылмас еллар, – дип сүзгә кушылды хатыны Фәридә. – Балалар кечкенә ЗИЛ машинасына төялеп Сеҗегә киттек. Курса Почмак тавына машина менә алмый. Бар да яңа, кешеләр дә таныш түгел. Тора–бара бар да җайланды. Халык бик әйбәт ул якларда, әле дә очрашканда шундый якын итәләр, рәхмәт аларга”.
Камил Шамил улы бик тәвәккәл кеше. Фермерлык хәрәкәте башланган еллар. 1998 елда беренче булып “Өмет” дигән ширкәт төзи ул.
“Бер иске трактор, бер иске комбайн белән эшне башладык, – ди ул. – 60 гектар җир рәсмиләштердек. Бераздан пай җирләрен алып, 500 гектарга җиткердек. 1 пайга 5 центнер фураж, 1тонна печән бирдек. Салам бушка. 2010 елгы корылыктан соң фуражны бераз киметергә туры килде”.
Тора–бара терлекчелек, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар. 140 баш терлекләре бар.
Авыл кешеләрен эшле итүгә шатлана фермер. Кыр эшләре, бәрәңге алган вакытта эшләүчеләр 50 гә кадәр җитә. Хатыны Фәридә аларга тәмле ашлар пешерә.
“Гаиләмә рәхмәт, – ди Камил Шамил улы. – Алар булышмаса моның кадәр эш башкарып булмас иде. Улыбыз Илназ югары белем алып кайтты. Бергә эшлибез. Дәүләткә рәхмәт. Грант алдык. Әле менә колхозның элекке фермаларын торгызып, терлекләрне арттырырга исәплибез”.