10 ел иминлек сагында

2026 елның 27 марты, җомга

27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула

Резидә Хәкимҗанова

Милли гвардия гаскәрләре бүген Ватанны саклауда тарихи традицияләрне дәвам итә.

Алар заман шартларында җәмәгать тәртибен тәэмин итү, гражданнар иминлеген саклау һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда мөһим роль уйный. «Росгвардия» хезмәте террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш, корал әйләнешен контрольдә тоту, төрле объектларны саклау кебек вазыйфаларны үз эченә ала. Милли гвардия гаскәрләренең махсус хәрби операция зонасында тыныч халыкны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен сак-лавын да билгеләп үтәргә кирәк.

Ведомстводан тыш сак хезмәте – иң зур бүлекчәләрнең берсе. Аның хезмәткәрләре гражданнар һәм оешмалар милкен саклый, мөһим объектларның куркынычсызлыгын контрольдә тота. Сигнализация эшләгән очракта алар вакыйга урынына тиз арада килеп җитә.

Республика буенча тоткарлау төркемнәре тәүлек әйләнәсе эшли. Алар урамнарда патрульлек итә, хокук бозуларны кисәтә. Моннан тыш, хезмәткәрләр массакүләм чаралар вакытында җәмәгать тәртибен саклый.

Бүгенге көндә «Росгвардия» тарафыннан заманча техник чаралар ярдәмендә меңләгән торак һәм объект саклана. Бу система үзенең нәтиҗәлелеген хезмәттә раслый.

«Росгвардия» хезмәткәрләре үзләренең хезмәт бурычларын намус белән башкара. Аларның көндәлек эше җәмгыятьтә иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International