I. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең әлеге административ регламенты (алга таба – Регламент) муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә (арендага) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү стандартын һәм тәртибен билгели (алга таба – муниципаль хезмәт).
1.2. Муниципаль хезмәтне алучылар: физик затлар (алга таба – мөрәҗәгать итүче).
1.3. Муниципаль хезмәтне Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы (алга таба – Палата) күрсәтә.
1.3.1. Палата урнашкан урын: ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.
Эш графигы:
Дүшәмбе – җомга: 8-00 дән 17-00 гә кадәр;
шимбә, якшәмбе: ял көннәре;
Кабул итү сәгатьләре:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.00 дән 12.00 гә кадәр;
Ял итү һәм туклану өчен тәнәфес вакыты эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.
1.3.2. Белешмә өчен телефон: 84366-3-06-28.
Керү шәхесне таныклаучы документлар буенча.
1.3.2. Муниципаль районның “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайты адресы (алга таба – “Интернет” челтәре): (http:// www.arsk.tatarstan.ru).
1.3.3. Муниципаль хезмәт турында, шулай ук Палатаның урнашу урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат алынырга мөмкин:
1) мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү өчен Палата биналарында урнашкан муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүмат булган мәгълүмат стендларында;
2) “Интернет” челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында (http:// www.arsk.tatarstan.ru);
3) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi. tatar.ru/) (алга таба – төбәк порталы);
4) бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында (http:// www.gosuslugi.ru/) (алга таба – бердәм портал);
5) Палатада:
телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон буенча;
язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә – кәгазьдә почта аша, электрон рәвештә электрон почта аша.
1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат Палата белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү өчен Палата биналарындагы мәгълүмат стендларында урнаштырыла.
1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне җайга сала торган норматив хокукый актлар исемлеге (норматив хокукый актларның реквизитларын һәм аларны рәсми рәвештә бастырып чыгару чыганакларын күрсәтеп) “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында, “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры” дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.
1.5. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең читтән торып эшләү урыны – ”Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру Кагыйдәләрен раслау турында” 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру Кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районының шәһәр яисә авыл җирлегендә төзелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офисы);
техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән һәм документка (муниципаль хезмәт нәтиҗәсе) кертелгән белешмәләрнең белешмәләр кертелә торган документлардагы белешмәләргә туры килмәвенә китергән хата (язу, хаталы язу, грамматик яки арифметик хата яки шуңа охшаш хата);
Әлеге Регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы гариза (алга таба – гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы гариза аңлашыла (2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясе 2 пункты). Гариза стандарт бланкта тутырыла (1 нче кушымта).
II. Муниципаль хзмәт күрсәтү стандарты
|
Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләпнең исеме |
Стандартка таләпләрнең эчтәлеге |
Муниципаль хезмәт күрсәтүне яисә таләпне билгели торган норматив акт |
|
2.1. Муниципаль хезмәт исеме |
Муниципаль милектәге җир кишәрлеген гражданнарга һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә (арендага) бирү |
|
|
2.2. Җирле үзидарәнең муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма-боеру органы исеме |
Палата |
Нигезләмә, |
|
2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы |
Җир кишәрлеге бирү турында күрсәтмә. Җир кишәрлеген сату-алу (арендага бирү) килешүе. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат |
РФ Җир кодексы |
|
2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген исәпкә алып, муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору срогы, әгәр туктатып тору мөмкинлеге Россия Федерациясе законнарында каралган булса, муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору срогы, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) срогы
|
Гариза теркәлгән вакыттан алып 12 көннән артык түгел [1], мөрәҗәгать итүче сораган җир кишәрлеген арендага бирү турында гаризаларны кабул итү срогын (30 көн) һәм аукцион үткәрү турында игълан ителгән вакыттан алып аны үткәрү мизгеленә кадәр (30 көн) срокны кертмичә. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогын туктатып тору каралмаган. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документ мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән көнне бирелә. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документны гаризада күрсәтелгән элемтә ысулыннан (почта аша яисә электрон адреска) файдаланып җибәрү муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен рәсмиләштергән һәм теркәгән көнне гамәлгә ашырыла
|
|
|
2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен закон яисә башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле, шулай ук муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, шул исәптән электрон рәвештә, аларны тапшыру тәртибе
|
1) гариза: - кәгазь чыганактагы документ рәвешендә; - төбәк порталы аша мөрәҗәгать иткәндә “Электрон имза турында” 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә имзаланган электрон формада; 2) шәхесне таныклаучы документлар 3) вәкилнең вәкаләтләрен раслый торган документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эш итсә); 4) җир кишәрлегенең территорияләрнең кадастр планында урнашуының расланган схемасы (әгәр җир кишәрлеген төзергә кирәк булса һәм чикләрендә җир кишәрлеге булдыру каралган территорияне чикләү проекты расланмаган булса). Муниципаль хезмәт алу өчен гариза бланкын мөрәҗәгать итүче Палатага шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы башкарма комитетның рәсми сайтында урнаштырылган. Гариза һәм беркетелгән документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин: шәхсән (ышанычнамә нигезендә мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан); почта юлламасы белән. Гариза һәм документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тбәк порталы аша көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документлар рәвешендә тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин |
|
|
2.6. Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм мөрәҗәгать итүче тапшырырга хокуклы муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон рәвештә, аларны тапшыру тәртибе; әлеге документлар карамагында булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы я оешма |
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына: 1) аерым затның үзендә булган (булган) күчемсез мөлкәт объектларына хокуклары турында күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә; 2) күчемсез мөлкәт объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә; 3) ШЭБДРдан өземтә; 4) җир кишәрлеге авыл торак пунктында урнашкан очракта Татарстан Республикасы муниципаль районы башкарма комитетының (Татарстан Республикасы муниципаль районы авыл җирлеге башкарма комитетының) җир кишәрлегенә адрес бирү турында күрсәтмәсе. Мөрәҗәгать итүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге Регламентның 2.5 пункты белән билгеләнгән. Мөрәҗәгать итүчедән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагындагы югарыда санап үтелгән документларны таләп итү тыела. Мөрәҗәгать итүченең югарыда күрсәтелгән белешмәләр булган документларны тапшырмавы мөрәҗәгать итүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тормый |
|
|
2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге |
Документлар кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр: 1) тиешле булмаган затның документлар тапшыруы; 2) тапшырылган документларның документлар исемлегенә һәм әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве; 3) документларда килешенмәгән төзәтмәләр, аларның эчтәлеген һичшиксез аңлатырга мөмкинлек бирми торган җитди зарарланулар булу; 4) документларны тиешсез органга тапшыру |
|
|
2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яисә баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге |
Муниципаль хезмәтне туктатып тору өчен нигезләр каралмаган:
Баш тарту өчен нигезләр: РФ Җир Кодексының 39.15 статьясы 1 пункты 2 пунктчасы белән каралган: 1) җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турындагы гаризага кушымта итеп бирелгән җир кишәрлегенең урнашу схемасы Җир кодексының 11_10 статьясындагы 16 пунктында күрсәтелгән нигезләр буенча раслана алмый; 2) төзелергә тиешле җир кишәрлеге мөрәҗәгать итүчегә Җир кодексының 39.16 статьясындагы 1-13, 15-19, 22 һәм 23 бүлекләрендә күрсәтелгән нигезләр буенча бирелә алмый; 3) чикләре “Күчемсез мөлкәтне дәүләт кадстрына алу турында” Федераль закон нигезендә төгәлләштерелергә тиешле җир кишәрлеге мөрәҗәгать итүчегә Җир кодексының 39.16 статьясындагы 1-23 пунктчаларында күрсәтелгән нигезләр буенча бирелә алмый. РФ Җир кодексының 39.16 статьясендә каралган: 1) җир кишәрлеген бирү турында гариза белән җир законнары нигезендә сатулар уздырмыйча җир кишәрлеге сатып алу хокукына ия булмаган зат мөрәҗәгать иткән; 2) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану, түләүсез файдалану, гомерлек мирас итеп биләү яисә аренда хокукында бирелгән, моңа әлеге хокукларның иясе җир кишәрлеген бирү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән яисә Җир кодексының 39.10 статьясындагы 2 пунктының 10 пунктчасы нигезендә җир кишәрлеген бирү турында гариза бирелгән очраклар керми; 3) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге гражданнар тарафыннан төзелгән коммерциягә карамаган оешмага яшелчәчелек, бакчачылык, дача хуҗалыгы алып бару яисә шәхси торак төзелеше максатларында территорияне комплекслы үзләштерү өчен бирелгән, моңа әлеге коммерциягә карамаган оешма әгъзасы я коммерциягә карамаган оешма әгъзасы гаризасы белән мөрәҗәгать иткән очраклар керми, әгәр җир кишәрлеге гомуми файдаланудагы мөлкәткә караса; 4) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегендә гражданнарныкы яисә юридик затларныкы булган бина, корылма, төгәлләнмәгән төзелеш объекты урнашкан, корылма (шул исәптән төзелеше тәмамланмаган корылма) җир кишәрлегендә сервитут шартларында урнаштырылган яки җир кишәрлегендә РФ ЗК 39.36 статьясының 3 пунктында каралган объект урнаштырылган һәм бу җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалануга комачауламый я җир кишәрлеген бирү турындагы гариза белән әлеге биналарның, корылмаларның, алардагы урыннарның, төгәлләнмәгән төзелеп бетмәгән әлеге объектның милекчесе мөрәҗәгать иткән очраклардан тыш; 5) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегендә гражданнарныкы яисә юридик затларныкы булган бина, корылма, төгәлләнмәгән төзелеш объекты урнашкан, корылма (шул исәптән төзелеше тәмамланмаган корылма) җир кишәрлегендә сервитут шартларында урнаштырылган яки җир кишәрлеге бирү турындагы гариза белән әлеге биналарның, корылмаларның, андагы биналарның, төзелеп бетмәгән әлеге объектның хокук иясе мөрәҗәгать иткән очраклардан тыш; 6) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге әйләнештән алынган яисә әйләнештә чикләнгән була һәм аны бирү җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән хокукта рөхсәт ителми; 7) әгәр мөрәҗәгать итүче җир кишәрлеген милеккә бирү турында гариза белән, даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга яисә җир кишәрлеген арендага бирү турында гариза белән, җир кишәрлеген резервлау максатларында бирү очрагыннан тыш, җир кишәрлеген резервлау турындагы карарның гамәлдә булу вакытыннан артыграк вакытка түләүсез файдалануга мөрәҗәгать иткән булса, җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге дәүләт ихтыяҗлары яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен резервланган; 8) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге төзелгән территорияне үстерү турында башка зат белән килешү төзегән территория чикләрендә урнашкан, моңа җир кишәрлеген бирү турында гариза белән мондый җир кишәрлегендә урнашкан бина, корылма, андагы урыннар, төгәлләнмәгән төзелеш объекты милекчесе яисә мондый җир кишәрлегенең хокук иясе мөрәҗәгать иткән очраклар керми; 9) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге төзелгән территорияне үстерү турында башка зат белән килешү төзелгән территория чикләрендә урнашкан, яисә җир кишәрлеге башка зат белән территорияне комплекслы үзләштерү турында килешү төзелгән җир кишәрлегеннән төзелгән булса, мондый җир кишәрлеге федераль әһәмияттәге объектларны, төбәк әһәмиятендәге объектларны яисә җирле әһәмияттәге объектларны урнаштыру өчен билгеләнгән һәм мондый җир кишәрлеген бирү турында гариза белән күрсәтелгән объектларны төзүгә вәкаләтле зат мөрәҗәгать иткән очраклардан тыш; 10) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге территорияне комплекслы үзләштерү яки төзелгән территорияне үстерү турында килешү төзелгән җир кишәрлегеннән төзелгән һәм территорияне планлаштыру буенча расланган документлар нигезендә федераль әһәмияттәге объектларны, төбәк әһәмиятендәге объектларны яисә җирле әһәмияттәге объектларны урнаштыру өчен билгеләнгән булса, җир кишәрлеген арендага бирү турында гариза белән территорияне комплекслы үстерү турында әлеге затның күрсәтелгән объектларны төзү буенча йөкләмәсен күздә тота торган территорияне үзләтерү яки төзелгән территорияне үстерү турында килешү төзелгән зат мөрәҗәгать иткән очраклардан тыш; 11) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге аукцион предметы булып тора, аны уздыру турында хәбәр итү Җир кодексының 39.11 статьясындагы 19 пункты нигезендә урнаштырылган; 12) гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенә карата Җир кодексының 39.11 статьясындагы 4 пунктының 6 пунктчасында каралган аны сату буенча аукцион яисә аны арендалау килешүсе төзү хокукына аукцион уздыру турында гариза алынган, мондый җир кишәрлеге Җир кодексының 39.11 статьясындагы 4 пунктының 4 пунктчасы нигезендә төзелгән һәм вәкаләтле орган тарафыннан җир кодексының 39.11 статьясындагы 8 пунктында каралган нигезләр буенча әлеге аукционны үткәрүдән баш тарту турында карар кабул ителмәгән очракта; 13) гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенә карата Җир кодексының 39.18 статьясындагы 1 пунктының 1 пунктчасы нигезендә шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып бару өчен җир кишәрлеге бирү турында хәбәр урнаштырылган һәм бастырылган; 14) җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегеннән файдалану максатларына туры килми, моңа территорияне планлаштыруның расланган проекты нигезендә линия объектын урнаштыру очраклары керми; 15) Җир кодексының 39.10 статьясындагы 2 пунктының 10 пунктчасы нигезендә җир кишәрлеге бирү турында гариза бирелгән очракта сорала торган җир кишәрлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә оборона һәм иминлек ихтыяҗлары өчен бирелгән һәм күрсәтелгән ихтыяҗлар өчен вакытлыча файдаланылмый торган җир кишәрлекләре исемлегенә кертелмәгән; 16) гражданнар тарафыннан яшелчәчелек, бакчачылык алып бару өчен төзелгән коммерциягә карамаган оешмага җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенең мәйданы федераль закон нигезендә билгеләнгән иң чик күләмнән артып китә; 17) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге расланган территориаль планлаштыру документлары һәм (яисә) территорияне планлаштыру документлары нигезендә федераль әһәмияттәге объектларны, төбәк әһәмиятендәге объектларны яисә җирле әһәмияттәге объектларны урнаштыру өчен билгеләнгән һәм җир кишәрлеген бирү турындагы гариза белән әлеге объектларны төзүгә вәкаләтләре булмаган зат мөрәҗәгать иткән; 18) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге Россия Федерациясе дәүләт программасы, Россия Федерациясе субъекты дәүләт программасы нигезендә бинаны, корылманы урнаштыру өчен билгеләнгән һәм җир кишәрлеге бирү турындагы гариза белән әлеге биналарны, корылмаларны төзүгә вәкаләте булмаган зат мөрәҗәгать иткән; 19) җир кишәрлеген хокукларның игълан ителгән төрендә бирү рөхсәт ителми; 20) гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенә карата рөхсәт ителгән файдалану төре билгеләнмәгән; 21) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге билгеле бер җир категориясенә кертелмәгән; 22) аны бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенә карата аны бирүне гамәлдә булу вакыты тәмамланмаган килештерү турында карар кабул ителгән һәм җир кишәрлеген бирү турындагы гариза белән бу карарда күрсәтелмәгән башка зат мөрәҗәгать иткән; 23) җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен алынган һәм мондый җир кишәрлеген бирүнең гаризада күрсәтелгән максаты мондый җир кишәрлеге алыну максатларына туры килми, мондый җир кишәрлегендә урнашкан күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиеш дип тануга бәйле рәвештә дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен тартып алынган җир кишәрлекләреннән тыш; 24) аны бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенең чикләре “Күчемсез мөлкәтне дәүләт кадастрына алу турында” Федераль закон нигезендә төгәлләштерелергә тиеш; 25) аны бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегенең мәйданы җир кишәрлегенең урнашу схемасында, территорияне чикләү проектында яисә урман кишәрлекләренең урнашу урыны, чикләре, мәйданы турында һәм башка сан һәм сыйфат характеристикалары турында проект документациясендә күрсәтелгән күрсәтелгән мәйданнан ун проценттан артыгракка зуррак;
|
РФ Җир кодексының 39.18 статьясе 1 пункты 2 пунктчасы
|
|
2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен алына торган дәүләт пошлинасын яисә башка түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре |
Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә |
|
|
2.10. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр исемлеге, шул исәптән муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан бирелә торган документ (документлар) турында белешмәләр |
Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми |
|
|
2.11. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәткән өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре, мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп |
Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми |
|
|
2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә һәм мондый хезмәт күрсәтүләрнең нәтиҗәсен алганда чиратта көтүнең максималь вакыты |
Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү – 15 минуттан артык түгел. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алганда чиратта торуның максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш |
|
|
2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан, шул исәптән электрон рәвештә, муниципаль хезмәт күрсәтү һәм хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең гарызнамәсен теркәү вакыты һәм тәртибе |
Гариза килгәннән соң бер көн эчендә. Электрон рәвештә килгән сорау ял (бәйрәм) көнендә ял (бәйрәм) көненнән соң икенче эш көненә теркәлә |
|
|
2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга, көтү залына, муниципаль хезмәт күрсәтү турында гарызнамәләр тутыру урыннарына, аларны тутыру үрнәкләре һәм һәр муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге булган мәгълүмат стендларына, мондый хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текстлы һәм мультимедияле мәгълүмат урнаштыруга һәм рәсмиләштерүгә, шул исәптән күрсәтелгән объектлардан инвалидларның файдалана алуын тәэмин итүгә карата таләпләр федераль законнар һәм инвалидларны социаль яклау турында Татарстан Республикасы законнары нигезендә
|
Муниципаль хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы, документлар рәсмиләштерү өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган биналарда һәм урыннарда гамәлгә ашырыла. Инвалидларның муниципаль хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керү мөмкинлеге тәэмин ителә (биналарга керү-чыгу һәм алар чикләрендә уңайлы хәрәкт итү булдыру). Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текстлы һәм мультимедияле мәгълүмат мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлы урыннарга, шул исәптән инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгән урыннарга урнаштырыла. |
|
|
2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдалану мөмкинлеге һәм сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең муниципаль хезмәт күрсәткәндә вазыйфаи затлар белән үзара эшчәнлек саны һәм аларның дәвамлылыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү барышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, шул исәптән мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә муниципаль хезмәт алу мөмкинлеге я мөмкин булмавы (шул исәптән тулы күләмдә), җирле үзидарәнең башкарма боерык бирү органы органының теләсә кайсы территориаль бүлекчәсендә, мөрәҗәгать итүче сайлавы буенча (экстерриториаль принцип), Федераль законның 15.1 статьясында каралган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә берничә дәүләт һәм (яисә) муниципаль хезмәтләр күрсәтү турындагы гарызнамә ярдәмендә (комплекслы гарызнамә)
|
Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдалану күрсәткечләре булып тора: бинаның җәмәгать транспорты файдалана алырлык зонада урнашуы; кирәкле сандагы белгечләр, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләрдән документлар кабул ителә торган урыннар булу; “Интернет” челтәрендәге мәгълүмат стендларында, мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу; инвалидларга башка затлар белән беррәттән хезмәт алуга комачаулый торган киртәләрне җиңүдә ярдәм күрсәтү. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәге күрсәткечләрнең булмавы белән характерлана: мөрәҗәгать итүчеләргә документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар; муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозулар; муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата шикаятьләр; муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең мөрәҗәгать итүчеләргә карата дөрес булмаган, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә һәм муниципаль хезмәт нәтиҗәсен алганда, муниципаль хезмәт күрсәтүче вазыйфаи зат белән мөрәҗәгать итүченең бер мәртәбә үзара эшчәнлеге күз алдында тотыла. Хезмәттәшлекнең дәвамлылыгы регламент белән билгеләнә. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүмат мөрәҗәгать итүче тарафыннан сайтта, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, КФҮдә алынырга мөмкин. Муниципаль хезмәтне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба – КФҮ), КФҮнең читтән торып эшләү урыннары аша күрсәтү гамәлгә ашырылмый. Муниципаль хезмәт күрсәтү экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы гарызнамә составында күрсәтелми |
|
|
2.16. Башка таләпләр, шул исәптән муниципаль хезмәтне экстерриториаль принцип буенча күрсәтү үзенчәлекләрен (әгәр муниципаль хезмәт экстерриториаль принцип буенча күрсәтелсә) һәм муниципаль хезмәтне электрон рәвештә күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алучы таләпләр |
Муниципаль хезмәтне электрон рәвештә алу тәртибе турында консультацияне Интернет-кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Муниципаль хезмәтне электрон рәвештә күрсәткәндә, мөрәҗәгать итүче хокуклы: а) муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында бердәм порталда яисә төбәк порталында урнаштырылган мәгълүмат алырга; б) муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны төбәк порталындагы шәхси кабинеттан файдаланып, гаризаның электрон рәвешен тутыру юлы белән электрон документ рәвешендә бирергә. Төбәк порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны җибәргәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланыла. Мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июнендәге 634 номерлы карарында каралган очракларда гади электрон имзадан файдаланырга хокуклы; в) муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон рәвештә бирелгән гаризаларны үтәү барышы турында белешмәләр алырга; г) муниципаль хезмәт күрсәтү сыйфатын төбәк порталы ярдәмендә бәяләргә; д) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен электрон документ рәвешендә алырга; е) бүлекнең, шулай ук аның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең карарына һәм гамәленә (гамәл кылмавына) карата муниципаль районның рәсми сайты, төбәк порталы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар, аларның вазыйфаи затлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелгәндә кабул ителгән карарларга һәм гамәлләргә (гамәл кылмауга) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү процессын тәэмин итә торган федераль дәүләт мәгълүмат системасы порталы аша шикаять бирергә. |
|
3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару сроклары, аларны үтәү тәртибенә таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре
3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр эзлеклелеген тасвирлау
3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:
1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;
2) гаризаны кабул итү һәм теркәү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара гарызнамәләр төзү һәм җибәрү;
4) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен әзерләү;
5) килешү төзү һәм мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.
3.2. Мөрәҗәгать итүчегә консультацияләр бирү.
3.2.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәтне алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен Палатага шәхсән, телефон һәм (яисә) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Палата белгече мөрәҗәгать итүчегә, шул исәптән муниципаль хезмәт алу өчен бирелә торган документациянең составы, формасы һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә һәм кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән көнне гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт алуның составы, тапшырыла торган документация формасы һәм башка мәсьәләләре буенча консультацияләр.
3.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү
3.3.1. Мөрәҗәгать итүче шәхсән, ышанычлы зат аша яисә КФҮ, читтән торып эш урыны аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма рәвештә яисә электрон рәвештә гариза бирә һәм документларны шушы регламентның 2.5 пункты нигезендә Палатага тапшыра.
Гариза электрон формада кергәндә, гаризаларны кабул итү өчен җаваплы бүлек вазыйфаи заты:
а) гаризаны электрон документ әйләнеше системасында теркәүне тәэмин итә, бу очракта гаризага “Ведомство тарафыннан кабул ителде” яисә “Эшкәртүдә” статуслары бирелә, бу төбәк порталындагы шәхси кабинетта чагыла;
б) бердәм порталга мөрәҗәгать итү юлы белән электрон имзаның дөреслек шартлары үтәлешен тикшерә (мөрәҗәгать итүче көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документларның электрон рәвешләрен тапшырган очракта).
Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның дөреслек шартлары үтәлмәве ачыкланмаган очракта, бүлекнең вазыйфаи заты гариза кергән көннең иртәгесе эш көненнән дә соңга калмыйча гариза керү турында гаризаның керүче теркәү номеры, гаризаны алу датасы, аңа тапшырылган документларның файллар исемнәре исемлеге муниципаль хезмәт нәтиҗәсен алу датасы булган хәбәрнамә җибәрә.
Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның дөреслек шартларын үтәмәү ачыкланган очракта, бүлекнең вазыйфаи заты:
Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдалану күрсәткечләре булып тора:
бинаның җәмәгать транспорты файдалана алырлык зонада урнашуы;
кирәкле сандагы белгечләр, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләрдән документлар кабул ителә торган урыннар булу;
“Интернет” челтәрендәге мәгълүмат стендларында, мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу;
инвалидларга башка затлар белән беррәттән хезмәт алуга комачаулый торган киртәләрне җиңүдә ярдәм күрсәтү.
Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәге күрсәткечләрнең булмавы белән характерлана:
мөрәҗәгать итүчеләргә документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар;
муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозулар;
муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата шикаятьләр;
муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең мөрәҗәгать итүчеләргә карата дөрес булмаган, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.
Мөрәҗәгать итүче шәхсән, ышанычлы зат аша яисә КФҮ, читтән торып эш урыны аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма рәвештә яисә электрон рәвештә гариза бирә һәм документларны әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә Палатага тапшыра.
Гариза электрон формада кергәндә, гаризаларны кабул итү өчен җаваплы бүлек вазыйфаи заты:
а) гаризаны электрон документ әйләнеше системасында теркәүне тәэмин итә, бу чакта гаризага “Ведомство тарафыннан кабул ителде” яисә “Эшкәртүдә” статуслары бирелә, бу төбәк порталындагы шәхси кабинетта чагыла;
б) бердәм порталга мөрәҗәгать итү юлы белән электрон имзаның дөреслек шартлары үтәлешен тикшерә (мөрәҗәгать итүче көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документларның электрон рәвешләрен тапшырган очракта).
Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның чынбарлык шартлары үтәлмәве ачыкланмаган очракта, бүлекнең вазыйфаи заты гариза кергән көннең иртәгесе эш көненнән дә соңга калмыйча гариза керү турында гаризаның керүче теркәү номеры, гаризаны алу датасы, аңа тапшырылган документларның файллар исемнәре исемлеге, муниципаль хезмәт нәтиҗәсен алу датасы булган хәбәрнамә җибәрә.
Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның чынбарлык шартларын үтәмәү ачыкланган очракта, Бүлекнең вазыйфаи заты:
электрон рәвештә кергән документларны кабул итүдән баш тарту турында карар кабул итә;
мөрәҗәгать итүчегә “Электрон имза турында” 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы аны кабул итү өчен нигез булган пунктларын күрсәтеп, кабул ителгән карар турында хәбәрнамәне электрон рәвештә җибәрә. Мондый белдерү бүлек вазыйфаи затының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзалана, электрон документ әйләнеше системасында теркәлә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 августындагы 852 номерлы карары белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуны сорап мөрәҗәгать иткәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдалану кагыйдәләренең 9 пунктында күрсәтелгән ысуллар белән җибәрелә.
3.3.2. Гаризаларны кабул итүче Палата белгече башкара:
мөрәҗәгать итүченең шәхесен ачыклауны;
мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшернеү (ышанычнамә буенча гамәлдә булган очракта);
Әлеге Регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булуын тикшерүне;
тапшырылган документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерүне (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда чистартулар, өстәп язулар, сызылган сүзләр һәм килештерелмәгән башка төзәтмәләр булмау).
Кисәтүләр булмаган очракта Палата белгече башкара:
гаризаны махсус журналда кабул итү һәм теркәүне;
мөрәҗәгать итүчегә документларны кабул итү датасы, беркетелгән керү номеры, муниципаль хезмәтне башкару датасы һәм вакыты турында тамга куелган тапшырылган документлар исемлегенең күчермәсен тапшыруны;
гаризаны Палата җитәкчесенә карауга җибәрүне.
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр булган очракта документларны кабул итеп алуны алып баручы Палата белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен киртәләр барлыгы турында хәбәр итә һәм документларны кабул итеп алудан баш тарту өчен ачыкланган нигезләрнең эчтәлеген язмача аңлатып, документларны аңа кире кайтара.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар башкарыла:
гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;
гариза кергәннән соң бер көн эчендә гаризаны теркәү.
Процедураларның нәтиҗәсе: Палата җитәкчесе каравына җибәрелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза яисә мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарылган документлар.
3.3.3. Палата җитәкчесе гаризаны карый, җир кишәрлеген сату буенча, җир кишәрлеген арендага бирү килешүе төзү хокукына аукцион үткәрү я җир кишәрлегенең урнашу урынын, аның мәйданын, муниципаль берәмлек башлыгы билгели торган вакытлы матбугат басмасында файдалану рөхсәт ителгәнен күрсәтеп, әлеге җир кишәрлеген милеккә (арендага) бирү турында гаризаларны кабул итү турында хәбәрне бастырып чыгару турында карар кабул итә, шулай ук күрсәтелгән гаризаларны кабул итү турында хәбәрне “Интернет” челтәрендә муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында (муниципаль берәмлекнең рәсми сайты булганда) урнаштыра, башкаручыны билгели һәм гаризаны Палатага җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.
3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара гарызнамәләр булдыру һәм җибәрү
3.4.1. Палата белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы ярдәмендә электрон рәвештә җибәрә:
1) аерым затның үзендә булган күчемсез мөлкәт объектларына хокуклары турында күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;
2) күчемсез мөлкәт объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;
3) ШЭБДРдан мәгълүмат;
4) җир кишәрлеге авыл торак пунктында урнашкан очракта Татарстан Республикасы муниципаль районы башкарма комитетының (Татарстан Республикасы муниципаль районы авыл җирлеге башкарма комитетының) җир кишәрлегенә адрес бирү турында күрсәтмәсе.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза килгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: хакимият органнарына җибәрелгән гарызнамәләр.
3.4.2. Белешмәләр белән тәэмин итүченең белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша килгән гарызнамәләр нигезендә сорала торган документларны (мәгълүматны) бирә яисә документның булмавы турында хәбәрнамә һәм (яисә) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле мәгълүмат җибәрә (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).
Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар түбәндәге срокларда гамәлгә ашырыла:
Росреестр белгечләре җибәрә торган документлар (белешмәләр) буенча өч эш көненнән дә артык түгел;
калган тәэмин итүчеләр буенча – ведомствоара гарызнамәгә җавап әзерләүнең һәм җибәрүнең башка сроклары федераль законнарда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актларында һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында билгеләнмәгән булса, документны һәм мәгълүматны тапшыручы органга яисә оешмага ведомствоара гарызнамә кергән көннән алып биш көн эчендә.
Процедураларның нәтиҗәсе: Палатага җибәрелгән документлар (белешмәләр) яисә баш тарту турында хәбәрнамә.
3.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен әзерләү
3.5.1. Аукцион үткәрү турында карар кабул ителгән һәм катнашуга бердән артык гариза кергән очракта, соңгысы билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.
3.5.2. Алынган документлар (һәм аукцион нәтиҗәләре, соңгысын үткәргәндә) нигезендә Палата белгече:
җир кишәрлеген милеккә (арендага) бирү турында яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итә;
җир кишәрлеге бирү турында күрсәтмә проектын (алга таба – документ) яисә баш тарту турында хат әзерли;
әзерләнгән документ проектын килештерү процедураларын билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыра;
документ проектын яисә имзадан баш тарту турында хатны Палата җитәкчесенә (ул вәкаләтле затка) җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар сорауларга җаваплар кергән көнне башкарыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: Палата җитәкчесенә (затка, аның вәкаләтле вәкиленә) имзага җибәрелгән проектлар.
3.5.3. Палата җитәкчесе баш тарту турындагы документка яисә хатка кул куя һәм теркәлү өчен Палатага җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар алдагы процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: теркәлүгә җибәрелгән имзаланган документ яисә баш тарту турында хат.
3.5.4. Палата Белгече:
баш тарту турындагы документны яки хатны терки.
гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып, мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында хәбәр итә, рәсмиләштерелгән документны яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турындагы хатны бирү датасын һәм вакытын хәбәр итә.
Мөрәҗәгать итүчене электрон рәвештә нәтиҗә алу ысулын сайлаганда мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен электрон документ рәвешендә җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар документка Палата җитәкчесе кул куйган көнне башкарыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) хәбәр итү.
3.6. Килешү төзү һәм мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү
3.6.1. Килгән документ нигезендә Палата белгече:
сату-алу (аренда) килешүе проектын (алга таба – килешү) яисә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат проектын әзерли;
әзерләнгән документ проектын килештерә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар мөрәҗәгать итүчегә карар бирелгән вакыттан алып ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: имзалауга юнәлдерелгән документ проекты.
3.6.2. Палата җитәкчесе документка кул куя һәм аны милек мөнәсәбәтләре бүлегенә (алга таба – бүлеккә) җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар алдагы процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: имзаланган килешү яки баш тарту турында хат.
3.6.3. Бүлек белгече:
гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып, мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турында хәбәр итә, муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү датасын һәм вакытын хәбәр итә;
килешүне теркәү журналында терки.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар документка Палата җитәкчесе кул куйган көнне башкарыла.
Процедура нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә хәбәр итү.
3.6.4. Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат бирә яки почта аша җибәрә.
Гариза бирүчегә килешүне имзалау өчен бирә, килешүгә кул куелганнан соң, имзаланган һәм килештерелгән килешүнең ике нөсхәсен гариза бирүчегә тапшыра, берсен Палатада саклауга калдыра.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гамәлгә ашырыла:
15 минут эчендә – мөрәҗәгать итүче шәхсән килгән очракта;
җавапны почта аша хат белән җибәргән очракта, шушы регламентның 3.6.2 пунктчасында каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә.
Процедура нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә бирелгән килешү яисә баш тарту турында почта аша җибәрелгән хат.
3.7. Техник хаталарны төзәтү.
3.7.1. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта техник хата ачыкланган очракта мөрәҗәгать итүче Палатага тапшыра:
техник хатаны төзәтү турында гариза (2нче кушымта);
мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсе буларак бирелгән, техник хатасы булган документ;
техник хата булуын раслый торган юридик көчкә ия документлар.
Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән белешмәләрдәге техник хатаны төзәтү турында гариза мөрәҗәгать итүче (аның вәкиле) тарафыннан шәхсән яисә почта аша (шул исәптән электрон почтадан файдаланып), яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яисә КФҮ аша бирелә.
3.7.2. Документларны кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хатаны төзәтү турында гаризаны кабул итә, гаризаны кушып бирелгән документлар белән бергә терки һәм Палатага тапшыра.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән, Палата белгеченә карау өчен җибәрелгән гариза.
3.7.3. Палата белгече документларны карый һәм хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатларында әлеге Регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны башкара һәм төзәтелгән документны мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) шәхсән кул куеп, мөрәҗәгать итүчедән (аның вәкиленнән) техник хата булган документның төп нөсхәсен алып, тапшыра яисә мөрәҗәгать итүче адресына почта аша (электрон почта ярдәмендә) техник хатасы булган документның төп нөсхәсен Палатага тапшырганда документны алу мөмкинлеге турында хат җибәрә.
Әлеге пунктча белән билгеләнә торган процедура техник хата ачыкланганнан яисә теләсә кайсы кызыксынган заттан хата җибәрү турында гариза алганнан соң өч көн эчендә башкарыла.
Процедураның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.
4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне тикшереп тору тәртибе һәм формалары
4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын тикшереп тору мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын бозуларны ачыклау һәм бетерүне, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларын үтәүне тикшерүне, җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмавына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.
Административ процедураларның үтәлешен тикшереп тору формалары булып тора:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;
2) делопроизводство алып баруга үткәрелә торган тикшерүләр;
3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедуралары үтәлешенә контроль тикшерүләр.
Контроль тикшерүләр планлы (җирле үзидарә органының ярты еллык яисә еллык эш планнары нигезендә гамәлгә ашырылырга) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр үткәргәндә муниципаль хезмәт күрсәтүгә (комплекслы тикшерүләр) бәйле барлык мәсьәләләр яисә мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча каралырга мөмкин.
Агымдагы контроль максатларында электрон мәгълүматлар базасында булган белешмәләр, административ процедураларны башкаручы белгечләрнең хезмәт корреспонденциясе, телдән һәм язмача мәгълүматлары, тиешле документларны исәпкә алу журналлары һәм башка белешмәләр кулланыла.
Муниципаль хезмәт күрсәткәндә һәм карарлар кабул иткәндә гамәлләр кылуны тикшереп тору өчен Палата җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.
Административ процедураларның срокларын, эзлеклелеген һәм эчтәлеген бозу очраклары һәм сәбәпләре турында белгечләр муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенә кичекмәстән хәбәр итәләр, шулай ук хокук бозуларны бетерү буенча ашыгыч чаралар күрәләр.
4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр эзлеклелегенең үтәлешенә агымдагы контроль Палата җитәкчесенең муниципаль хезмәт күрсәтү эшен оештыру өчен җаваплы инфраструктура үсеше буенча урынбасары, шулай ук инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.
4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең хокуклары бозылу ачыкланган очракта гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.
4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен вакытында карамаган өчен җаваплы.
Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (җитәкче урынбасары) шушы регламентәлеге Регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрне үз вакытында һәм (яисә) тиешенчә башкармаган өчен җаваплы була.
Вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә (гамәлгә ашырыла) торган карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен законда билгеләнгән тәртиптә җаваплы булалар.
4.5. Гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтүне тикшереп тору муниципаль хезмәт күрсәткәндә җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ачык булуы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү барышында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
5. Мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, муниципаль хезмәтне күрсәтүче органның, дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның яки муниципаль хезмәтне күрсәтүче органның вазыйфаи затының, я дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең, күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең, шулай ук дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү функцияләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерүе
5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1.1 өлешендә күрсәтелгән оешмаларның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләренең, хезмәткәрләренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата судка кадәрге (судтан тыш) шикаять бирү тәртибе
5.1. Муниципаль хезмәтне алучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Палата хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата судка кадәрге тәртиптә Палатага яисә муниципаль берәмлек советына шикаять белдерергә хокуклы.
Мөрәҗәгать итүче шикаять белән мөрәҗәгать итә ала, шул исәптән түбәндәге очракларда:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең гарызнамәсен теркәү срогын бозу;
2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;
3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы норматив хокукый актларында каралмаган документлар яисә мәгълүмат я гамәлләр башкаруны таләп итү;
4) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы норматив хокукый актларында каралган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итүдән баш тарту;
5) әгәр баш тарту нигезләре федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка норматив хокукый актларында, муниципаль хокукый актларда каралмаган булса, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;
6) муниципаль хезмәт күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп итү;
7) Палатаның, Палатаның вазыйфаи затының муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуы я мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу;
8) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогын яисә тәртибен бозу;
9) федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка норматив хокукый актларында, муниципаль хокукый актларда туктатып тору нигезләре каралмаган булса, муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору;
10) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тартканда я муниципаль хезмәт күрсәтүдә аларның булмавы һәм (яисә) дөрес булмавы күрсәтелмәгән документлар яисә мәгълүматны таләп итү, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешенең 4 пунктында каралган очраклардан тыш,.
5.2. Муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи заты, муниципаль хезмәткәр, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесе карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата шикаять язма рәвештә кәгазьдә яисә электрон рәвештә бирелә.
Шикаять почта аша, күп функцияле үзәкләр аша, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән, Арча муниципаль районының рәсми сайтыннан (http://www.arsk.tatarstan.ru), Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан (http://uslugi.tatar.ru/), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) Бердәм порталыннан файдаланыа (http://www.gosuslugi.ru/), шулай ук мөрәҗәгать итүче шәхсән кабул иткәндә кабул ителергә мөмкин.
5.3. Органга кергән шикаять гариза кергән вакыттан алып бер көн эчендә теркәлә.
Электрон рәвештә килгән шикаять ял (бәйрәм) көнендә ял (бәйрәм) көненнән соң икенче эш көненә теркәлә.
Муниципаль хезмәт күрсәтүче органга я югарырак органга (булган очракта) кергән шикаять аны теркәгән көннән алып унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш, ә муниципаль хезмәт күрсәтүче орган мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән я җибәрелгән хаталарны һәм хаталарны төзәтүдән баш тарткан очракта яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозган очракта шикаять белдерелгән очракта – аны теркәгән көннән алып биш эш көне эчендә.
5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:
1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;
2) мөрәҗәгать итүченең – физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында белешмәләр я исеме, мөрәҗәгать итүченең – юридик затның булган урыны турында белешмәләр, шулай ук контакт телефоны номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булган очракта) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) турында белешмәләр;
4) мөрәҗәгать итүче хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмавы) белән килешми торган дәлилләр.
5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслый торган документларның күчермәләре беркетелергә мөмкин. Мондый очракта шикаятьтә аңа беркетелгән документлар исемлеге китерелә.
5.6. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
1) шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә алуы Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында, муниципаль хокукый актларда каралмаган акчаларны кире кайтару рәвешендә;
2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.
Әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннең иртәгесеннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап электрон рәвештә җибәрелә.
5.7. Шикаять канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта җавапта мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган хокук бозуларны кичекмәстән бетерү максатларында Палата тарафыннан башкарыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт алу максатларында башкарылырга тиешле алга таба гамәлләр турында мәгълүмат күрсәтелә.
5.8. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта мөрәҗәгать итүчегә җавапта кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилле аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.
5.9. Шикаятьне карау барышында яисә нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу яисә җинаять составы билгеләре ачыкланган очракта шикаятьләрне карау вәкаләтләре бирелгән вазыйфаи зат, хезмәткәр булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрәләр.
6. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә административ процедуралар (гамәлләр) башкару үзенчәлекләре
6.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндәге гамәлләрнең эзлеклелеге тасвирламасына түбәндәге процедуралар керә:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мөрәҗәгать итүчегә хәбәр итү;
2) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга, шул исәптән комплекслы ведомствоара гарызнамә буенча ведомствоара гарызнамәләр булдыру һәм җибәрү;
4) муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә кулланылган мөрәҗәгать итүченең көчәйтелгән квалификация цифрлы электрон имзасының чынбарлыгын тикшерү;
5) документлар белән гаризаны Палатага җибәрү;
6) мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.
6.2. Мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында хәбәр итү
Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәтне алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен КФҮгә шәхсән, телефон һәм (яисә) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
КФҮ белгече мөрәҗәгать итүчегә, шул исәптән составы, тапшырыла торган документация формасы һәм муниципаль хезмәт алу өчен башка мәсьәләләр буенча хәбәр итә һәм кирәк булганда гариза бланкын тутырырга ярдәм итә.
Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүматны КФҮ сайтыннан ирекле керү юлы белән алырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru/
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән көнне гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документациянең составы, формасы һәм муниципаль хезмәт алуның башка мәсьәләләре буенча мәгълүмат.
6.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү
6.3.1. Мөрәҗәгать итүче шәхсән, ышанычлы зат аша яисә электрон рәвештә муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм документларны әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә КФҮгә, КФҮнең читтән торып эш урынына тапшыра.
Муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрелә. Электрон рәвештә кергән гариза билгеләнгән тәртиптә теркәлә.
6.3.2. Гаризаларны кабул итүче КФҮ белгече КФҮ эш регламентында каралган процедураларны башкара.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар КФҮ эш регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.
6.4. Документлар пакетын төзү
6.4.1. КФҮ эш регламенты нигезендә КФҮ белгече:
муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә кулланылган мөрәҗәгать итүченең көчәйтелгән квалификацион цифрлы электрон имзасының дөреслеген тикшерә;
муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга, шул исәптән комплекслы ведомствоара гарызнамә буенча, ведомствоара гарызнамәләр төзи һәм җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар КФҮ эш регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: җибәрелгән запрослар.
6.4.2. КФҮ белгече сорауларга җавап алганнан соң документлар пакетын төзи һәм аны КФҮ эш регламентында билгеләнгән тәртиптә Палатага җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар КФҮ эш регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: Палатага җибәрелгән документлар.
6.5. Муниципаль хезмәтләр нәтиҗәсен бирү
6.5.1. КФҮ белгече муниципаль хезмәтнең нәтиҗәсен Палатадан алганда аны билгеләнгән тәртиптә терки. Гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып, мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында хәбәр итә.
Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар документлар Палатадан килгән көнне башкарыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) хәбәр итү.
6.5.2. КФҮ белгече мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирә
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар чират тәртибендә, мөрәҗәгать итүче килгән көнне КФҮ эш регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәтнең бирелгән нәтиҗәсе.
Кушымта N 1
________________________________________га
(муниципаль берәмлекнең
җирле үзидарә органы исеме)
________________________________________дән
(фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урыны,
шәхесне таныклаучы документның реквизитлары, ИНН)
__________________________________________
_____________________________________________________________
(почта адресы, электрон почта адресы, элемтә өчен телефон номеры)
Крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру алып бару өчен җир кишәрлеген милеккә (арендага) бирү турында гариза
Крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан аның эшчәнлеген гамәлгә ашыру бару өчен җир кишәрлеген милеккә (арендага) бирүегезне сорыйм.
Мәйданы ___________ кв.м., кадастр номеры ____________:__, рөхсәт ителгән куллану төре ___________________, җир категориясе _______________ булган, ___________ муниципаль районы, торак пункт_________________ ________________ур., ________йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген бирүегезне сорыйм.
Гаризага түбәндәге документлар (сканкопияләр) кушып бирелә
1) шәхесне таныклаучы документның күчермәсе;
2) вәкилнең вәкаләтләрен раслый торган документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эш итсә);
3) җир кишәрлегенең территорияләрнең кадастр планында урнашуының расланган схемасы (әгәр җир кишәрлеген төзергә кирәк булса һәм чикләрендә җир кишәрлеге булдыру каралган территорияне манлау проекты расланмаган булса).
Үземнең һәм мин мәнфәгатьләрен яклаган затның шәхси белешмәләрне эшкәртүгә (шәхси белешмәләрне җыю, системалаштыру, туплау, саклау, төгәлләштерү (яңарту, үзгәртү), файдалану, тарату (шул исәптән тапшыру), шәхессезләндерү, блоклау, юкка чыгару, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында шәхси белешмәләрне эшкәртү өчен кирәкле башка гамәлләр), шул исәптән автоматлаштырылган муниципаль хезмәт күрсәтү максатларында муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан алар нигезендә карарлар кабул итүне дә кертеп, ризалык бирәм.
Шушы мәгълүмат белән раслыйм: гаризага кертелгән, минем шәхесемә һәм мин мәнфәгатьләрен кайгырткан затка кагылышлы, шулай ук мин түбәндә керткән мәгълүматлар дөрес. Гаризага кушып бирелгән документлар (документларның сканкопияләре) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән таләпләргә туры килә, гариза тапшыру вакытына әлеге документлар дөрес һәм дөрес белешмәләр үз эченә ала.
Телефон аша миңа күрсәтелгән муниципаль хезмәтнең сыйфатын бәяләү буенча сораштыруда катнашырга ризалыгымны бирәм: _______________________.
______________ _________________ (________________)
(дата) (имза) (Ф.И.О.)
Кушымта N 2
Татарстан Республикасы _________
муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы
җитәкчесенә
__________________________дән
Техник хатаны төзәтү турында гариза
Муниөипаль хезмәт күрсәткәндә киткән хата турында хәбәр итәм _______________________________________________________________________
(хезмәт исеме)
Язылга:______________________________________________________________
___________________________________________________________
Дөрес мәгълүмат:_______________________________________________
_______________________________________________________________________
Техник хатаны төзәтүегезне һәм муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документка тиешле үзгәрешләр кертүегезне сорыйм.
Түбәндәге документларны терким:
1.
2.
3.
Техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кире кагу турында карар кабул ителгән очракта, мондый карарны җибәрүегезне сорыйм:
электрон документны E-mail адресына җибәрү юлы белән:_______;
почта юлламасы белән кәгазь чыганактагы таныкланган күчермә рәвешендә: ________________________________________________________________.
Үземнең һәм мин мәнфәгатьләрен яклаган затның шәхси белешмәләрне эшкәртүгә (шәхси белешмәләрне җыю, системалаштыру, туплау, саклау, төгәлләштерү (яңарту, үзгәртү), файдалану, тарату (шул исәптән тапшыру), шәхессезләндерү, блоклау, юкка чыгару, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында шәхси белешмәләрне эшкәртү өчен кирәкле башка гамәлләр), шул исәптән автоматлаштырылган муниципаль хезмәт күрсәтү максатларында муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан алар нигезендә карарлар кабул итүне дә кертеп, ризалык бирәм.
Шушы мәгълүмат белән раслыйм: гаризага кертелгән, минем шәхесемә һәм мин мәнфәгатьләрен кайгырткан затка кагылышлы, шулай ук мин түбәндә керткән мәгълүматлар дөрес. Гаризага кушып бирелгән документлар (документларның сканкопияләре) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән таләпләргә туры килә, гариза тапшыру вакытына әлеге документлар дөрес һәм дөрес белешмәләр үз эченә ала.
Телефон аша миңа күрсәтелгән муниципаль хезмәтнең сыйфатын бәяләү буенча сораштыруда катнашырга ризалыгымны бирәм: _______________________.
______________ _________________ (________________)
(дата) (имза) (Ф.И.О.)
Кушымта
(белешмә)
Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен тикшереп торучы вазыйфаи затларның реквизитлары
Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы
|
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
|
Палата рәисе |
2-21-33 |
Ilgam.Siraziev@tatar.ru |
|
Палата рәисе урынбасары |
3-06-28 |
parsk@mail.ru |
[1] Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы административ процедураларны башкару өчен минималь кирәкле суммар сроктан чыгып билгеләнгән. Административ процедураларның дәвамлылыгы эш көннәрендә исәпләнә.