Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган «Җиңү чәчәге» онлайн-проектының мәгълүмати партнеры булды. Акция 9 Май алдыннан «Одноклассники» социаль челтәрендә уза.
Акциядә катнашу өчен ОК дагы махсус мини-кушымтага керергә кирәк (https://ok.ru/app/cvetokpobedy), Бөек Ватан сугышы мемориалын сайларга һәм аңа виртуаль кызыл канәфер салырга, ә чын букетларны һәйкәлләргә китерергә. Геройларны искә алырга дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан мөмкин.
Быел «Җиңү чәчәге» проекты тагын да масштаблырак булды: аңа Севастопольдән алып Владивостокка кадәр 15 шәһәрдә мемориаллар кушылды, шул исәптән чит илләр — Казахстан, Үзбәкстан, Германия, Беларусь Республикасы истәлек урыннары да. Кушымтада барлыгы 25 мемориал тәкъдим ителгән.
Инициативаның төп максаты-миллионлаган кешеләрне Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт йөзеннән берләштерү. Проект күп гаиләләр өчен изге булган Мәңгелек утка чәчәкләр салу традициясен хуплый, хәтта мемориал янына шәхсән килү мөмкинлеге булмаса да, геройларга хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Проектның мәгълүмати партнеры Россия почтасы булды.
"Безнең партнерларның акциясе виртуаль рәхмәтне мемориаллар янындагы тере чәчәкләр калтыравына әверелдерә, безнең рәхмәтне геройларга тапшыра. Без һәрвакыт тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән, илебез халкын Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләүдә берләштерүче инициативаларны хуплыйбыз", - дип шәрехләде Россия Почтасының стратегия һәм маркетинг блогы директоры Антон Мягков.