Арча педагогия көллиятендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәр белән танышу һәм мөмкинлекләр фестивальләре узды
Абилимпикс
Резедә Хәкимҗанова
Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятькә яраклашуы мөһим роль уйный. Шул максатта һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе ел саен үткәрелә торган сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чик-ле кешеләр арасында уздырылучы “Абилимпикс” чемпионаты.
Ел саен узучы әлеге чемпионатта райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясап, җиңүләр яулый. Арча педагогия көллиятендә узган һөнәр белән танышу һәм мөмкинлекләр фестивальләре шулай ук әлеге чемпионат кысаларында уздырылды.
Һөнәрләр дөньясына беренче адым
“Һөнәр белән танышу фестивале” быел беренче тапкыр уздырылды. Ул мөмкинлекләре чикле кече яшьтәге балалар өчен аларда һөнәргә карата кызыксыну тудыру максатында үткәрелде.
– Ел саен җыелып балаларның сәләтләрен, мөмкинлекләрен ача алсак иде, һәркем үзенең киләчәк һөнәрен, үзенә якын өлкәне сайлый алса иде, – дип билгеләп үтте фестивальне ачу танатанасында Татарстан Республикасында “Абилимпикс” хәрәкәтен үстерү үзәге менеджеры Айгөл Касыймова һәм барлык катнашучыларга, остазларга, әти-әниләргә, экспертларга, волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Һөнәр белән танышу фестивалендә 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар “Сынлы сәнгать”, “Яшь вокалист”, “Адаптив физик культура буенча яшь инструктор” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча белемнәрен сынады.
Арча, Мамадыш, Нурлат, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән барысы 47 бала килгән иде.
– Без бүгенге фестивальгә 8 бала алып килдек. Алар “Адаптив физкультура”, “Ыргак белән бәйләү”, “Сынлы сәнгать” юнәлешләре буенча катнаша, – диде Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең хезмәт белгече Гөлнара Салихҗанова. – Безгә тернәкләндерү узарга килгән балалар белән хезмәт дәресләрендә һәр баланың мөмкинлекләреннән чыгып әзерләнәбез. Шулай ук “Абилимпикс” чемпионатында да гел катнашып киләбез. Уңышларыбыз, җиңүләребез дә бар.
Фестивальдә эшләүче экспертлар – тәҗрибәле педагоглар һәм белгечләр һәр катнашучы белән аерым эшләде. Алар тарафыннан әзерләнгән биремнәр балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән иде.
Мөмкинлекләр фестивале
Әлеге фестиваль Арча педагогия көллиятендә инде өченче елын узды. Анда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз катнашты. Актлар залына кергәнче фойеда катнашучыларның эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде.
Катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова сәламләде.
– Һәр кеше өчен тигез шартлар тудыру һәм сыйфатлы белем бирү безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала, – диде ул. – Ә мөмкинлекләр фестивале – ул сәләтләр үстерүче, үз-үзеңә ышаныч тудыручы һәм иң мөһиме – уртак максатлар белән яшәүче кешеләрне берләштерүче мохит. Бүген сезнең биредә булуыгыз, фестивальдә катнашуыгыз – ул үзе үк зур җиңү. Бүгенге фестиваль сезнең өчен яңа уңышларга илтүче яңа башлангыч булып торсын, яңа ишекләр ачсын”.
Мөмкинлекләр фестивалендә Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгеннән, Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән, Яңа Чүриле интернат-йортыннан һәм Мәрхәмәтлек үзәгеннән барысы 58 кеше катнашты.
Программа кысаларында катнашучылар ун төрле юнәлеш буенча үз көчләрен сынады: сабын ясау, төймәләрдән рәсем иҗат итү, пластилин белән эшләү, күн эшкәртү, мозаика, бию сәнгате, нәфис сүз, вокал һәм башка юнәлешләр.
Ахырдан һәр катнашучы сертификат һәм бүләкләргә лаек булды.