Киңәшмә

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
12 декабрьдә авыл җирлекләре башлыклары, сәркатипләре һәм хисапчылары катнашында киңәшмә булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Киңәшмәдә җирле үзидарә эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр (салым, тузган һәм ташландык тораклар белән эш, җирле үзидарә органы документациясен алып бару, электрон хуҗалык китабын тутыру һ.б.) каралды. Анда дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илназ Нургалиев, финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев, Арча район Советының хокук һәм законны системалаштыру секторы мөдире Алсу Мөхәммәтова, милек һәм җир мөнә-сәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров, икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Илнар Хәнәфиев, район Советының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гапдерахманова, мәгълүмати–коммуникацион технологияләр һәм мәгълүматны саклау секторы мөдире Айдар Сафиуллин чыгыш ясадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International