Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иртә буран, кич тә буран...
2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Иртә буран, кич тә буран...
Алдагы елларда кар ноябрь урталарында ятса, быел ул декабрь башын көтте. Кышның беренче көненнән үк кар–бураннар башланды. Шәһәр урамнарын кардан чистарту хезмәтен башкаручы “Жилкомбытсервис” ширкәте өчен мәшәкатьле чор.
—Безне мондый һава торышы куркытмый,—ди ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимов.—Кышның киләсе билгеле иде бит. Техника җитәрлек, барын да алдан әзерләп, төзекләндереп, кар эттергеч-ләрне ясап куйдык. Эретеп ябыштыручылар Алим Сираҗиев, Равил Абушаев, Сергей Козловның куллары алтын, теләсә нинди хезмәтне җиренә җиткереп, тоткарлыксыз башкарып куялар. “Монолит” ширкәтеннән дә “Амкадор” автотөягече һәм грейдер алып торабыз. Алар станциядә, тимер юлның өске ягында басу кырыенда урнашкан урамнарны кардан арындыра.
Тракторчылар да кар яуган көннәрдә иртәнге 4тән эшкә чыга. Күбесе “Жилкомбытсервис” ширкәте оешкан көннән бирле эшли. Үзләре дә хезмәт тәҗрибәләреннән чыгып урынлы һәм эшлекле киңәшләр бирерлек. Тракторчылар Марат Җәләев, Таһир Зиннәтуллин, Садыйр Әхмәтжанов, Илшат Җәләев, Фаил Хисаметдинов, Фәрит Билалов, автогрейдерда Камил Зиннәтов, “Амкадор” автотөягечендә Рафаил Зиннәтов, Рифат Сөләйманов, тозлы–комлы катнашма сибүче машинада Закир Хәкимов турында җитәкчеләр уңай фикердә генә.
—Көчле бураннар булганда алар төнге 12гә кадәр кар чистартуда. 3–4 сәгать кенә ял эләккән вакытлары да бар. Рифат Сөләйманов —Яңасаладан, Рафаил Зиннәтов Гөберчәктән килеп йөри. Алар мондый көннәрдә өйләренә дә кайтып тормый,—ди Альберт Хәкимов.—Ай саен график төзелә, эшне контрольдә тоту өчен дирекция составыннан җаваплы кешеләр билгеләнә.
Шәһәрдә 150гә якын урам бар, шуңа әле Айван, Төбәк–Чокырча, Зур Бирәзә, Күпербаш авыллары да өстәлә. Барысын да берьюлы чистартып бетерү мөмкин түгел. Беренче чиратта автобус маршрутлары үткән урамнар, балалар бакчалары, мәктәп яннары йөри алырлык хәлгә китерелә. Арча үзәгендә, тимер юл вокзалы янында машиналар күп булу ул тирәләрне вакытында кардан арындырырга мөмкинлек бирми. Шуңа кичләрен, ял көннәрендә эшләргә туры килә. “Юл юк, урамнан чыгып булмый, дип тә шалтыраталар. Барсаң, капка төбендәге карны күршесе юлга чыгарып өйгән була. Бу вакытта без башка урыннарны чистарта алыр идек. Халык шуны да истә тотсын иде”,—ди җитәкче.
Ял көнне Арча үзәгендә көне буе эш кайнады. “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләре мәйданны, юлны кардан арындырды. Кышкы карлы көннәр алар өчен, чыннан да, кызу урак өстен хәтерләтә. Бу көннәрдә бигрәк тә. Көн дә яуган карны чистартып кына өлгер.
Юлларны кардан чистарту тагын бер оешмага— “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына йөкләнгән. Алар Казан—Малмыж юлын (Биектау чигеннән алып Балтач белән чикләшкән урынга кадәр), шулай ук Зур Бирәзә тавыннан башлап Олы Әтнә, Арчадан Теләче чигенә кадәр араны, Сеҗе, Яңа Кенәр (Байкалга кадәр), Яңасала, алардан кереп киткән авыл юлларын, Казаннан кайтканда көньяктан шәһәргә керүче юлны, автовокзалдан шәһәр үзәгенә кадәр араны, яңа елга кадәр килешү нигезендә Комсомол, Зур, Банк урамнарын кардан арындыра. “Моның өчен бездә техника җитәрлек,—ди баш инженер Рамил Галаутдинов.—Тозлы–комлы катнашма сибүче һәм кар җыештыручы 7 зур машина, 4 автогрейдер, шәһәр урамнарында карны җыеп, щетка белән себереп баручы 2 трактор, кар өемен юл кырыена атучы 4 техника, шулай ук 4 кар төягеч, эттергеч, 3 бульдозер бар. Эшчеләр карлы–буранлы көннәрдә вакыт белән хисаплашмый”.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз