Яңаны алу отышлырак

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Яңаны алу отышлырак
14 декабрьдә ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә 15 меңнән артык трактор, 5 мең йөк техникасы, 4,5 меңнән артык төрле комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы булуын әйтеп үтте.
Әмма аларның күпчелек өлеше ун елдан артык файдаланыла һәм яңартуны таләп итә. 2006 елдан гамәлдә булган федераль һәм республика программалары техниканың бер өлешен яңарту мөмкинлеген бирде.
Искегә тимә, исең китәр, дигәндәй, кайбер хуҗалыкларның кергән акчасының дүрттән бер өлеше машина паркын ремонтлау һәм тотуга китә, иске техникага запас частьларның яңасын алырга җитәр-лек акча тотыла.
— Безнең район хуҗалыкларындагы 721 тракторның 424е ун елдан артык эшли, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Мин-нәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Соңгы өч елда 79 трактор кайтты. Болар, нигездә, “Игенче”, “Кырлай”, “Ак Барс–агро”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә.
— Узган ел ике яңа комбайн алган идек, әле менә “Кузбасс” чәчү комплексы алу артыннан йөрү, — ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.
Курсалылар техниканы әнә шулай әкренләп яңарта бара. Булганын бик саклап файдаланалар. Әле менә машина–трактор паркында, гаражда, остаханәдә булдык. Механизаторлар җиң сызганып ремонт белән мәшгуль. Шактый еллар хезмәт күрсәткән “КамАЗ”ны ремонтлап, буяп куйганнар, өр–яңа диярсең.
Җылы, якты остаханәдә Фәрит Гайнетдинов белән Илдар Хәлиуллин чәчкечләрне төзәтә. Фәрит Гайнетдинов — искитмәле кеше. Язгы кыр эшләре чорында килсәң ул “МТЗ” тракторы белән чәчү чәчәр, урак өстендә комбайнда булыр.
— Пенсиягә чыкканда (ел ярым вакыты бар) тракторын үзенә бүләк итәбез, — ди Рәүф Гыйлаҗетдинов.
Лаеклы ялга чыкканда Күкчә Бирәзә авылында яшәүче Габделнур абыйга “ДТ–54” бүләк иткәннәр иде. Аннан соң да 20 елдан артык эшләде. Димәк, Фәрит тракторлы икенче кеше булыр, әмма яраткан хезмәтеннән тиз генә аерылмас әле.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә дә остаханәләрдә кыш буе эш тукталмый. Техниканың яңасын да алалар, элеккеләренә дә кадер зур.
Соңгы киңәшмәдә техника ремонты буенча “Аю” ширкәте дә макталып үтелде. Ә менә “Нива” ширкәтендә бу мәсьәләдә тынлык хөкем сөрә, язын кыенга туры килмәгәе.
Марат Әхмәтов әйтүен-чә, республикада авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу буенча өч елга исәпләнгән программа эшли башлый. Ул 40х60 схемасы буенча тормышка ашырыла. Республика Хөкүмәте 40 процентын (елга 2 млрд. сум) бирә, калганын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түли. Газ белән эшли торган техника алучыларга субсидия лимиттан тыш биреләчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International