Күзләрдә яшь, күңелдә рәхмәт хисе

2026 елның 15 мае, җомга

Арчаның тугызынчы балалар бакчасында Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды

Резедә Хәкимҗанова

Бөек Җиңүнең 81нче язы... Бу көнне һәркем күңеленнән үзенең сугышта катнашкан әби-бабаларын, туганнарын барлый, аларның каберен зиярәт кыла.

Еллар үткән саен сугыш михнәтләре ерагая барса да, халкыбыз күргән авырлыклар, фронт һәм тыл батырларының фидакарьлеге онытылмый. Җиңү көне бүген дә хәтерне яңарту, батырлар алдында баш ию һәм яшь буын күңелендә тарихи хәтер тәрбияләү көне булып яши.

Арчаның тугызынчы балалар бакчасында балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Җиңү көне биредә ел саен хәрби хезмәт ветераннары, балаларның әти-әниләре, әби-бабалары катнашында зурлап уздырыла. Быел да бәйрәм дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Балаларны котларга, алар белән истәлекләре белән уртаклашырга хәрби хезмәт ветераннары Юрий Козлов, Булат Нуриәхмәтов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова да килгән иде.

“Җиңү көне – ул бөтен ил бәйрәме. Шуны беркайчан да онытмагыз”, – дип балаларга мөрәҗәгать итте Юрий Козлов.

Тантаналы чара зурлар төркеме балалары чыгышы белән башланып китте. Нәниләр сугыш елларының ачысын, ил өчен көрәшкән кешеләрнең батырлыгын чагылдырган җырлар, шигырьләр һәм биюләр тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә яңгыраган һәр чыгышта тыныч тормышның кадере, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе ачык чагылды.

Чара барышында сугыш кырларында һәлак булган батырлар, шулай ук инде арабыздан киткән ветераннар бер минут тынлык белән искә алынды.

Митингтан соң бәйрәм концерты дәвам итте. Балалар Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдат хезмәте турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, тематик биюләр тәкъдим иттеләр. Кичә программасының аеруча истә калырлык өлеше булып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашындагы “Солдатка озату” йоласы торды. Әлеге күренештә халкыбызның элек-электән сакланып килгән гореф-гадәтләре, егетләрне хәрби хезмәткә озату вакытында башкарылган йолалар һәм изге теләкләр чагылдырылды.

Чара ахырында кунаклар балаларга һәм тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ә Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен тәрбиячеләргә хәрби комиссар Сергей Иванов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International