Әмин – иң көчле волейболчыларның берсе

2026 елның 15 мае, җомга

Арчаның җыелма командасында уйнаган Арча станциясе егете Әмин Динмөхәммәтов белән сөйләштек.

Казанда физкультура, спорт һәм туризм университеты көллиятендә укый. “Элек атнага биш тапкыр волейбол секциясендә шөгыльләнә идем, хәзер атнага өч тапкыр, – дип сөйләде Әмин. – Мин 11 яшьтән вролейбол уйныйм. Хәзер спорт мастерлыгына кандидат. Җыелма команда составында Россия, Татарстан беренчелеге ярышларында җиңгән бар һәм призлы урыннар да алабыз. Күптән түгел команда белән Новосибирскига очтык. 1нче урынны алдык. Спорт миңа ышаныч, максатка ирешүчәнлек,  дисциплина һәм күңел рәхәтлеге бирә. Мин волейболны яратам. Башкаларга да спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International