Арча спорт мәктәбендә зурлар арасында волейбол ярышлары булды.
7 команда уйнады. Арчадан өч команда, Казан, Әтнә, Теләче, Биектау командалары ярышты. Ярышларны оештыручы тренер Руслан Галәветдинов: “Бүген көчле командалар уйный”, – диде. Ә андый көчле командалар уйнаган ярышларны каравы ук күңелле. Тантананы районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин догалар укып башлап җибәрде.
“Мин үзем волейбол уйнагач, волейбол дөньясын яхшы беләм, – дип сөйләде Руслан Галәветдинов. – Без элек Укучылар сараенда кичен алтышар команда җыела идек. Бүгенге ярышка Казаннан, күрше районнардан да көчле җыелма командалар волейболчыларын чакырдык. Мондый очрашулар кирәк. Бу волейболны популяштыру һәм волейболчыларның үзара күрештерү дә”.
Нәтиҗәләр:
1. Казанның “Гидропласт” командасы.
2. Арчаның җыелма командасы.
3. Күнгәр командасы (Әтнә).
4. “Арчаның “Алга” командасы.