1943 елда Витебск янында һәлак булган Арча егете Аркадий Калабинның язмышы 80 елдан соң ачыкланды. 80 елдан соң...
Гөлсинә Зәкиева
1943 елның декабрендә Городок өчен барган каты сугышларда һәлак булган якташыбыз Аркадий Калабинның исеме дистә еллар буе билгесез кала.
Беларуссиядән килгән хат бер гаиләнең югалган тарихын яңадан тергезә: ике улын, ирен фронтка озаткан ана һәм хатын, хәбәрсез югалган язмышлар һәм бүгенгәчә дәвам иткән хәтер.
Городок өчен сугышлар
1943 елның декабрендә узган Городок өчен хәлиткеч операция совет гаскәрләренә стратегик яктан өстенлек бирә. Нәтиҗәдә дошманның мөһим төркеме тар-мар ителә, фронт сызыгы алга күчә.
Городок һөҗүм операциясе 1943 елның 13 декабреннән 31 декабренә кадәр Витебск өлкәсе Городок шәһәре тирәсендә уза. Аның төп максаты дошманның Городок тирәсендәге көчләрен тар-мар итү һәм Городоктан көнбатышта алга киткән 4 нче удар армияне чолгап алу куркынычын бетерү була.
17 декабрьдә 11нче гвардия һәм 4нче удар армияләр каршы һөҗүм ясап, дошман төркемен чолгап ала һәм юк итә. 24 декабрьдә 11нче гвардия армиясе каты сугышлардан соң Городок шәһәрен азат итә.
31 декабрьгә совет гаскәрләре Витебсктан төньякта 20 чакрым ераклыкта урнашкан немецларның алдан әзерләнгән оборона сызыгына килеп җитә. Әмма бу сызыкны өзә алмыйча, оборонага күчәргә мәҗбүр була.
Операция нәтиҗәсендә совет гаскәрләре якынча 60 чакрым алга китә, дошманның 6 пехота һәм 1 танк дивизиясен тар-мар итә. Совет мәгълүматлары буенча, немец гаскәрләре 65 меңнән артык кешесен югалта, ә 3300 солдат һәм офицер әсирлеккә алына.
Хат һәм бер гаиләнең тарихы
Әлбәттә, безнең армия дә зур югалтулар кичерә. Туганнар каберлегендәге йөзләгән кешедән торган исемлек моның ачык мисалы. Бу көннәрдә генә шунысы билгеле булды – бу каберлектә безнең Арча кешесе дә бар.
Редакциягә "Витебскоблгаз" (Беларусь Республикасы) каршындагы эзләү отрядыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчының туганнарын эзлибез, дигән хат килде. Анда Калабин Аркадий Николаевич — 26нчы гвардия укчы дивизиясенең, 75нче гвардия укчы полкының укчысы – фамилиясе тора. Ул 1943 елның 26 декабрендә Витебск өлкәсе территориясендә һәлак булган."Билгеле мәгълү-матлар:
Туган урыны — Татар АССР, Арча районы.
Туганнары: әнисе — Мария Константиновна, яшәгән адресы: Татар АССР, Арча шәһәре, Зур урам, 38 нче йорт.
2026 елның июлендә Витебск өлкәсе территориясендә һәлак булган әлеге сугышчыны һәм башка һәлак булган солдатларны искә алу чарасы (туганнар кабере янында) үткәрү планлаштырыла.
Туганнарын, танышларын яки нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрне мөрәҗәгать итәргә чакырабыз", – диелә хатта.
Бер гаилә кичергән югалтулар
Шушы хат нигезендә безгә Аркадий Николаевичның туганнарын табарга булыштылар.
Большая урамында энесе Михаилның кызы Валентина Михайловна Маврина яши. Дөрес, йорт номеры икенче.
– Мин йортның 38 номеры белән йөргәнен хәтерләмим. Бәлки, сугыш чорында булгандыр. Элек 34нче номер иде, мәдәният йорты төзелгәннән соң бүгенге көнгә кадәр 30нчы йорт булып йөри, – диде Валентина Михайловна.
Кызганыч, абыйсы турында ул берни белми, фоторәсемнәре дә юк. Ул үзе 1954 елгы. Аркадий Николаевичның әнисе 1980 елда вафат булган. Ул вакытта сөйләп, яздырып калдырырга телефоннар да юк. Аннан, ничектер, кызыксынылмаган да.
Мария Константиновнаның өч улы була. Ире Николай һәм ике улы Александр һәм Аркадий сугышка китә. Өчесе дә хәбәрсез югала. Александр табыла, аның исеме Арча үзәгендәге мемориаль тактада язылган. Менә әле икенче улы турында да хәбәр килде. Тик әнисе генә бу хакта белә алмады.
– Әбинең үлгәненә кырык биш ел. Александрның исеме "кайтуы" турында да белми калды. Ул Воронеж янында 1942 елның бишенче сентябрендә, әлеге хаттан күренгәнчә, 1943 елның 26 декабрендә Аркадий Николаевич та һәлак булган. Ире, минем бабам турында әлегә кадәр бер хәбәр дә юк, – диде Валентина Михайловна. – Минем әти 1928 елгы, сугышта булмаган.
Батыр туганнары үрнәгендә
Бер йорттан өч герой. Бөек Ватан сугышында яу кырында башларын салган. Хәзер Валентина Михайловнаның улы Евгений аларның батырлыклары үрнәгендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.
- Женя 2024 елның июнендә контракт төзеп китте. "Мин анда булырга тиеш", - диде. Казанда заводта эшли иде. Башта Самарада өйрәнүләр үттеләр. Аннан махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Шунда ук алгы сызыкка керттеләр, - диде Валентина Маврина. - Ай ярым хезмәт иткәннән соң яраланды. Беренче тапкыр дроннар һөҗүменә эләккәндә, чокырга сикереп калган. Җиңелчә генә җәрәхәт алды. Икенче тапкыр яралануы җитди булды, госпитальгә эләкте. Кулына ике операция булды. Әмма өйгә җибәрмәделәр, әле дә хезмәт итә.
Аркадий Николаевич турындагы хәбәргә сөенде Валентина Михайловна.
– Тик Витебскка бара алмыйм. Мин үзем дә олы яшьтә бит инде, – диде ул. – Әмма аның өчен чиркәүгә барып шәм куячакмын.
Бер йорттан фронтка киткән өч ир-егет — һәм өчесе дә кире әйләнеп кайтмый. Бу — саннар гына түгел, бу — өзелгән язмышлар, көтеп-көтеп тә очраша алмаган аналар күз яше.
Ләкин тарих өзелми.
Бүген шул ук нәселдән Евгений кулына корал алып яңадан ил алдындагы бурычын үти.
Хәтер яши. Батырлык югалмый
Вакытлар үзгәрә, сугышларның исемнәре башкача атала. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала:
Ватан өчен җаваплылык, буыннан-буынга күчеп, шул ук йорт ишегеннән яңадан юлга чыга.
Шуңа күрә Калабиннар тарихы — ул үткән турында гына түгел.
Ул — бүген турында. Һәм хәтер яшәгәндә, батырлык та югалмый.