Сөмбел – безнеке ул!

2013 елның 21 декабре, шимбә
Сөмбел – безнеке ул!
Узган атнада республиканы гына түгел, бөтен татар мохитен шаулатып мәркәзебезнең Г.Камал театры бинасында “Татар моңы” халыкара яшь башкаручылар телевизион фестиваленең гала–концерты булып узды. Тамашачыларга халкыбызның моңын тыңлап хозурлану, яңа, яшь талантлар белән танышудан тыш, күренекле җырчыларны да күрү, аларның яшьләргә биргән хәер–фатыйхаларын ишетү насыйп булды.
“Татар моңы” проектының максаты — Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында яшь талант-ларны барлау, үстерү һәм халыкка та-ныту. Быелгы фестивальдә катнашырга 1500дән артык талант иясе теләк белдерсә, йомгаклау турына шуларның иң сәләтлеләре сайлап алынды. Россиянең 11 төбәгеннән, Кытай, Төркия, Казахстаннан килүчеләр дә гала–концертта чыгыш ясады.
Әлеге дөньякүләм уза торган бәйгедә ел да безнең район талантларының катнашуы һәм җиңү яулавы Арчабыз өчен зур горурлык. Быелгы конкурста райондашыбыз Сөмбел Заһидуллина IIнче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Сөмбел Казанда туган, гаиләләренең Арчага кайтып төпләнүенә берничә генә ел. Ләкин тамырлары Арчадан. Әтисе Альберт — оста баянчы, үзвакытында Казанбаш авыл мәдәният йортын җитәкләде, әнисе Эльмира — Алан кызы, шактый еллар Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлаган. Әнә шул моң дәрьясына күмелеп үскән кыз җырчы булмыйча кем булсын инде?!
— Әти баянда уйнап, әни үзе җырлый, мине дә җырларга өйрәтә иде, — дип искә ала Сөмбел балачак кичләрен.
Бишектән үк җырлый иде, диләр халыкта аның кебек сәләтлеләр турында. Әнә бит, Рәсим абыйсының сүзләре дә шуны әйтеп тора.
— Ике яшьләр тирәсендә үк “Су буйлап”-ның сүзләрен белмәсә дә, моңын көйләп йөри иде, — ди ул. Рәсим Низамиев — Сөмбелнең әнисенең энесе, районыбызның сәнгать тормышында аның үз урыны бар. Педагогика көллиятендә укыган елларында “Егетләр” вокаль ансамблендә җырласа, хәзер еш кына район күләмендәге мәдәни чараларда тамашачыга моңлы җырларын бүләк итә. Сеңлесенең дә җыр өлкәсендә беренче киңәшчесе ул.
Балалар бакчасына йөргән еллары Сөмбелнең сәхнәгә башлангыч юлы да була. Ул елларда күп кенә конкурсларда катнашып, кыюлана төшкән кыз мәктәп елларында “Сандугач керде күңелгә”, “Пошалым чаналары”нда лауреат дәрәҗәсенә лаек була. Бүгенге көндә Казан музыка училищесында белем алучы кыз әти–әнисе, Рәсим абыйсы белән беррәттән, үзенә карата һәрчак теләктәш-лек күрсәткәннәре өчен Арчаның 5нче гимназиясе укытучысы Алсу Галәвиевага, училищедагы укытучылары Мөнирә һәм Ренат Хәбибуллиннарга рәхмәтле.
Киләчәген җыр дөньясы белән бәйләргә тели Сөмбел. Ак хыяллар, әлбәттә, ак юлларга илтә. Ә безгә аның берсенә икенчесе өстәлеп торучы уңышларына сөенеп, горурланып яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International