Үз баласын харап иткән

2013 елның 21 декабре, шимбә
Үз баласын харап иткән
Быелның август аенда яңа туган баласын пычак белән чәнчеп үтергән 20 яшьлек Ч. З.га 12 декабрьдә суд карары чыкты. Cуд утырышы судья Альфред Рәхимов рәислегендә булды. Гаепләнүченең элек хөкем ителмәвен, гаебен тануын, үкенүен һәм җинаятьне бала табудан психикасы тетрәнүе нәтиҗәсендә эшләгәнен исәпкә алып, район суды Россия Федерациясе Җинаять кодексының 106 маддәсе нигезендә 2 ел 6 айга иреген чикләү җәзасы билгеләде.
Гәүдәле, таза, матур кыз. Судка әнисе белән килгән иде. Алар белән журналистлар сөйләшергә омтылып караса да, дәшмәделәр. Суд булганнан соң икенче көнне өйләренә шалтыраттым, кызның әнисе алды, сөйләшәсе килүемне әйткәч, рәхмәт, дип трубканы ташлады. Кызганыч, үзләре белән сөйләшеп булмады.
Суд материалларына караганда, Ч.З. 2013 елның 21 августтан 22 август төнендә үз йортлары бакчасында җитлеккән кыз бала таба. Шунда, якында гына, баганага кадап куелган пычакны алып, балага кимендә 154 тапкыр кадый. Нәтиҗәдә, бала күкрәгенә, аркасына, эченә, башына алган җәрәхәт-ләрдән үлә.
— Төнге сәгать икеләр тирәсендә Ч.З., кан күп китү сәбәпле, гинекология бүлегенә китерелде, — ди район хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Галия Әхмә-дуллина. — Балаң кайда, дип соргач, “юк” диде.
Алар шунда ук полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәр-ләре баланы бакчадагы чүп савытыннан табып ала.
Коточкыч фаҗига. Кияүгә чыкмыйча бала табу ул әле дөнья бетте дигән сүз түгел. Район акушер–гинекологы Раушания Хәсәнова әйтмешли, ирсез табып торалар, әмма берсе дә үз баласын харап итми. Бу вакыйга турында юрист, табиблар, кайбер әниләр белән сөйләштем. Мондый фаҗигане ничек тә башка булдырмаска иде.
— 11 районда эшләп, мондый хәл белән очрашкан булмады, — ди Россиянең атказанган юристы, гомере буе прокуратура органнарында эшләгән Мөбарәк Әшрапов. — Зур фаҗига. Үз балаңны харап итәсеңме, башканымы — бу кеше үтерү. Һәркем кылган гамәле өчен җавап бирергә тиеш.
— Мин моны аңлый алмыйм, — ди 40 ел акушер–гинеколог булып эшләгән Роза Сәгъдетдинова. — 20 яшьлек кыз инде ул яшүсмер түгел, уйлап эш итә торган чак. Мин эшләгән елларда баладан баш тарту очраклары байтак иде. Әмма үз балаңны үтерү — мондый хәлнең булганы булмады.
—Бала табу — ул организм өчен зур тетрәнү, — дип сөйли район бала тудыру бүлеге мөдире, акушер–гинеколог Рау-шания Хәсәнова. — Хатын–кызда бала тапканнан соң күңел төшенкелеге булырга мөмкин. Андый очраклар бар. Әмма 32 ел эшләү дәверендә, депрессия кичерсәләр дә, үз баласына нәфрәт белән караган аналарны күргән булмады, киресенчә, андыйлар сабыен югалтудан куркып, көн–төн йокламаска мөмкин. 14–15 яшьтә бала тапкан яшүсмерләр дә бар, алар да үз нарасыйларын яратып, тере курчак белән бездән чыгып китә һәм өйдә дә газизләрен менә дигән итеп карыйлар. Бу очракта да килергә иде безгә, баланы табып, кирәкмәсә, аннан баш тартып, икенче бер гаиләне бәхетле итәргә иде. Баланы уллыкка яки кызлыкка алырга теләүче гаиләләр аларга чират тора.
— Мин көмәнле килеш ирдән аерылып кайттым, — дип үзенең эч серләре белән уртаклашты авылда яшәүче Әлфинур (исемен үзгәрттек). — Бик бәхетсез идем мин ул вакытта. Балага авыртканымны да белмичә өйдә таптым. Шул вакыттагы авырту — кан–күз яше мәхшәреннән, чарасызлыктан әнигә “үтер син аны”, дип әйткәнмен. Әни җанашым, хәзер инде мәрхүм, акыллы хатын иде шул, бала белән икебезне хастаханәгә алып китте. Хәзер шул кызым кадер–хөрмәтендә яшим. Ә баланы мин үтерә алмас идем. Бу очракта да 20 яшьлек кызның үз баласын үтерүенә шикләнәм.
— Балаларны әрәм итмәдем мин, — дип сөйли Мирҗәм авылыннан 10 бала әнисе (7се исән–сау үсә), нинди авыр елларда яшәгән 90 яшьлек Бибисара Корбанова. — Балалар өчен үлеп торам, шулкадәр яратам. Әле менә Әниләр көне уңаеннан клубка чакырып зурладылар. Бөтен авыл халкы, балалар, оныклар котлап, иң җылы сүзләрен әйтте. Ул чәчәк, ул бүләк... Мин балаларым белән бәхетле.
...Ир белән табамы, ирсезме, хатын–кыз балалары белән бәхетле шул.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International