Арчалылар — беренче

2013 елның 21 декабре, шимбә
Арчалылар — беренче
Без Яр Чаллы шәһәрендә спортның бочче төре буенча республика ярышында катнашып кайттык.
Анда районнан мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз Ришат Әхмәдуллин, Айрат Низамов, Зилә Сөнгатуллина, Ралинә Шакирова һәм Рамил Шәрәфетдинов катнашты. Ярышка Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай районнары командалары да килгән иде.
Төп хөкемдар Ираида Георгиеваның гадел хөкеме белән уен мавыктыргыч булды, һәркем командасы өчен җан атып, көч биреп торды. Арчалылар хәтта Россия чемпионнары белән көч сынашты.. Һәм менә бәхет, безнекеләр беренче урынга лаек булды. Түбән Кама, Яр Чаллы командалары икенче, өченче урыннарны алды. Зилә Сөнгатуллина белән Рамил Шәрәфетдинов — беренче, Айрат Низамов — икенче, Ришат Әхмәдуллин өченче урыннарны яулады. Катнашучыларга дипломнар һәм медальләр, шулай ук команданың беренче өчлегенә дипломнар, кубок Һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу җиңүдә тренерыбыз Фәрит Минхәеровның, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары Алия Галәветдинова, Зөһрә Касыймова, Гүзәл Нигъмәтҗанованың һәм әти–әниләрнең тырышлыгы зур булды. Безнең белән иртәдән кичкә кадәр озын юллар үткән, һәрчак ярдәм итәргә әзер шәфкать туташы Резидә Исламовага, автобус белән тәэмин иткән район мәгариф идарәсенә һәм ерак юллар узып, безне исән-имин алып кайткан шоферыбыз Илгиз Сафинга аеруча рәхмәт.
Уенчыларыбызга сәламәтлек, уңышлар, югары үрләр яулауларын телибез.
Айгөл ШӘЙНУРОВА,
педагогика көллияте студенты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International