Парлы гомер —аллаһ бүләге

2013 елның 21 декабре, шимбә
Парлы гомер —аллаһ бүләге
Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер–береңә карата бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә. Тормыш итү — театр, кешеләр — уйнаучы, дигән бер акыл иясе. Тормышта үзеңә бирелгән рольне намус белән башкарып, кешеләр арасында хөрмәт яулау үзеннән–үзе килеп чыга. Хатын — ирен, ир хатынын хөрмәт итеп яшәсә генә халык арасында ихтирам казана. Ә озак еллар тигез гомер итү — Аллаһы Тәгаләнең бүләге, күпләргә тәтеми торган бәхет ул.
Бүгенге геройларым — ярты гасыр иңне–иңгә куеп пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңгән, шатлыкларны, кайгыларны уртак иткән Наласа авылында гомер кичерүче Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар.
Парлы гомерләре ярты гасырга тиң булса да, туганнан бирле бергә диярлек алар. Балачакта бер таудан чана шусалар, беренче сыйныфка бергә керәләр, бер парта артында утыралар.
“50 ел тиз узгандай тоелдымы”, — дип сорыйм. “Бик тиз сыман, сеңлем, — диләр беравыздан. — Эш белән узды безнең гомер”. Аннан бер–берсен бүлдермичә салмак кына хезмәткә багышлаган елларын искә ала башлыйлар. Флера апаның хезмәт стажы 40 ел булса, Илдар абыйныкы аннан да артып китә.
Ата–анага балаларының ирешкән уңышларын, алар башкарган хезмәтнең халыкка файда китерү-ен ишетүдән дә олы бәхет юктыр. Җиргә килүнең мәгънәсе, яшәгән гомереңнең нәтиҗәсе менә шунда инде ул. Аллаһы Тәгалә алдында да ата–ананың балаларына карата бурычы үтәлгән. Бурыч дигәннән, Төхвәтуллиннар гаиләсе эшләгән кешенең дә күңелен күрә белә, туган авылларына да игелек күрсәтеп яши. Наласаның 500 еллык юбилей чараларын үткәрүгә, зират, чишмәләрен төзекләндерүгә хәләл малларыннан өлеш чыгарып ярдәм итәләр. Балаларын хез-мәтне яратырга гына түгел, үзләренең үрнә-гендә күңелләренә иман орлыклары да салып үстергән алар. Юкса, өч бертуган— Динар, Дамир, Ирек бер сүздә булып зур оешманы — “Мөндеш сельхозтехникасы”н уртак җитәкләргә алыныр идеме икән? Тырыш хезмәт белән көн күргән, озак еллар тракторда, аннан машинада эшләгән әтиләренең кул арасында кечкенәдән әвәрә килеп үскән егетләр шул алар. Ә Илдар абый 50 яшенә җиткәндә сәүдәгәрлек эшенә кереп киткән, бүгенге заманга яраклаштырып әйткәндә бизнесмен, башта хуҗалыктан бәрәңге, ит җыеп, шәһәрдә сатып мая туплаган, шул хезмәте белән “КамАЗ” машинасы алуга ирешкән. Ата–бабаларыннан сәүдәгәрлек эше улларына да күчкән. Төхвәтуллиннар йортында авыл җиренә хас булмаганча, күпләрне кызыксындырырлык яшәеш. Өч катлы йортта лифт йөри. Астагы катта (подвал дисәң дә була) бер почмакта хәтта яшелчәгә кадәр үстерәләр икән.
Хуҗабикә Флера апа да районда билгеле шәхес. Хезмәт юлын пионервожатый булып башлап җибәргән кыз, ике дистә елга якын эшләгәч, балалар дөньясыннан өлкәннәр арасына күчә. Лаеклы ялга чыкканчы Наласада мәдәният йорты директоры булып эшли. Мәктәптәге укучылары алдынгы карашлы яшьләр булып үсеп җиткәнгә, алар белән эшләү җиңел була. Флера апа эшләгән елларда мәдәният йорты каршындагы драма түгә-рәгенең даны еракларга тарала.
Алар шулай халыкка хезмәт итү белән бер-рәттән матур тормыш та корып, үрнәк балалар үстерергә дә өлгергән. Эш белән яшәгән кеше көчендә чагында гел хәрәкәттә, һаман игелекле гамәл кылырга тырыша. Флера апа да шулай, сәламәтлеккә туймаса да, авылның күп йортындагы саваплы мәҗлесләрдә догалары белән йортка бәрәкәт иңдерә ул. Илдар абый да намазлы булып, мәчеткә йөри алуына шөкер кылып яши.
Гомер көзенә таба атлау-чы, язларын, кышларын, җәйләрен бергә уздырган парлар белән аралашканда бер–берләренә булган мөгамәлә соклану тудыра. Тормышның төрле чагын кичерә белгән кешеләр бәхетнең парлы тормышта гына бәрәкәтле булуын яшьләргә аңлатып калырга тырыша. Төхвәтуллиннарның да хәзер бер теләк: матур узган тормышның әҗерен татып, балаларына туган йорт җылысын саклап, гомер ахырына кадәр парлы булып яшәү. Илдар абый әйтмешли, өстәл артында чәй эчәр өчен дә пар канат кирәк...
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International