Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Спортчылар артистлар ролендә
2013 елның 21 декабре, шимбә
Спортчылар артистлар ролендә
Узган шимбәдә “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән девиз астында үткәрелгән концертлар бәйгесендә “Арча” һәм “Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәпләре коллективлары “бил алышты”.
Ярыш рухы, җиңү шатлыгы күңелләренә үк сеңгән спортчылар бу тойгыны район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә югалтмады, бер–берсен уздырып чыгыш ясады, тамашачыны сөендерде. Көчле алкышлар алар өчен пьедесталның иң югары баскычына күтәрелү белән бер булды.
Бәйгене “Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы башлап җибәрде. Беренче номер итеп скетчны кертүләре дә уңышлы чыкты, тамашачыны шунда ук сәнгать дөньясына бөтереп алып кереп китте. Темасын эзләп тә ерак китмәгәннәр. Игътибар беләнрәк карасаң, безнең көндәлек тормышыбыз да кайвакыт үзе бер кәмиткә әверелә. Монда да муеннан эш, гаилә мәшәкатьләрен кырыйга куеп коллектив белән шушы концертка әзерләнүләрен, аның кызыклы ягын тотып алып, оста итеп күрсәтә белгәннәр. Вокаль ансамбльләр егетләр яки кызлардан түгел, ә кызлар һәм егетләрдән торуы белән үзенчәлекле, башкару осталыклары да игътибарга лаек. Фольклор күренешләре дә моңарчы бер дә күренмәгән һәм күңелле. Алар “Кияү мунчасы”н күрсәтте. Элек кияү белән кызны уфалла арбасына утыртып урам буйлап кияү мунчасына алып бара торган булганнар. Менә шуны искә төшерде спортчы артистлар. Яшьләр “мунча” кергәндә озатучылар җыр–бию, уен–көлке белән күңел ачты. Инструменталь ансамбль чыгышы, тренерлар Хәйдәр Зәйнуллин, Фәнис Мөхәммәтшинның җырлаулары, йога буенча инструктор 70 яшьлек Анна Плесовскихның чыгышы, җитәкче Венера Таджибаеваның шигырь сөйләве, румын халыкларының сюжетлы биюе алкышлар белән бәяләнде.
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенә мондый яхшы чыгыштан соң авыррак булыр дисәң, кая ул, алар да искиткеч матур концерт күрсәтте. Халык уен кораллары ансамбле керәшен халыклары көйләренә тукталган. Үзенчәлеге, башкару осталыгы, сәхнә культурасы, киемнәре—бар да сокланырлык. Скетчларыннан халык рәхәтләнеп көлде. Авыл хатыны (Ринат Насыйбуллин) телевидениегә хуҗалык эше турында сөйләргә бара һәм ялгышып төнге тапшыруга эләгә. Алып баручы (Илшат Габдрахманов) белән бер–берләрен аңламау нәтиҗәсендә көлкеле сөйләшү килеп чыга. Коллектив “Килен төшкәндә” фольклор күренешен тәкъдим итте, алар бу йоланың бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән урыннарын (киленне мендәргә бастыру, бал–май каптыру) алганнар. Күңелле һәм кызык. “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Ринат Гәрәев белән хуҗалык эшләре буенча җитәкче урынбасары Роберт Шәриповның, Гөлназ Җәләлетдинованың җырлауларын, Алия Мозаффарованың биюен, хезмәт ветераны Габдуллаҗан Бәйрәмовның хромкада уйнавын, ковбой биюен тамашачы яратып кабул итте. Егетләрдән генә торган вокаль ансамбльнең (концертларда бу сирәк күренеш) тигез тавыш белән матур җырлавы күңелгә үтеп керде.
— Бүгенге концерт алдагыларыннан аерыла, күтәрелеш сизелә, әзерлек күренә, чыгышлар тере бара. Кызык та, күңелле дә,— жюри әгъзалары фикере әнә шундый.—Ярыш рухы керде. Бу тамашачыда да кызыксыну уята.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз