Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тырыш халык яши бу төбәктә
2013 елның 21 декабре, шимбә
Тырыш халык яши бу төбәктә
Апаз авыл җирлегенә кергән авылларда нигезләр дә нык, йорт–җирләр дә таза. Күренеп тора, бу якларда тырыш халык яши, шуңа тормышлары да мул. Шушы җирлектә очрашуга, тәҗрибә уртаклашырга килгән авыл җирлекләре башлыклары, беренче чиратта, шуңа игътибар итте. Авыл көне гаилә фермаларын, фермер хуҗалыкларын, шәхси эшмәкәрлекне һәм шәхси секторда ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшнең торышына багышланды.
Биредә һәр җиргә бәйрәм, Яңа ел рухы иңгән. Кая гына барма, мәктәпме ул, балалар бакчасымы, кибетме я булмаса мәдәният йорты тирәсеме, һәркайда әкият геройлары сыннары белән кар шәһәрчекләре барлыкка килгән. Аннан халкы бик кунакчыл. Пөшәңгәр, Апаз, Хәсәншәех мәктәпләрендә кунакларны ипи–тоз, баллы төш белән каршы алдылар, Апаз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каз өмәсе күренешен тәкъдим итте. “Кунакларны шулай каршы алу безнең районның күркәм традициясе. Бик зур тәрбия чарасы да. Апаз авыл җирлегенә караган кайсы мәгариф учрежде-ниесенә кермә, мәктәпме ул, балалар бакчасымы, һәрберсендә тәртип, уңай шартлар, яхшы оештырылган чаралар”,—дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Любовь Осина.
Хәсәншәех фельдшер–акушерлык пункты күпләр көнләшерлек. Авылда һәм шундый шартлар! “Фельдшер, процедура, кабул итү, теш табибы, стерильләштерү һәм башка бүлмәләр бар. Көнгә 20ләп кеше кабул ителә”,—ди 30 ел пунктны җитәкләүче Рәм-зия Закирова.
Бу төбәктә мәчетләр, зиратларга да игътибар зур. Хәсәншәех мәчете имамы Шамил Әхмәтгалиев бик теләп эш тәҗрибәсе белән уртаклашса, армиядә хезмәт иткәннән соң Казан мәдрәсәсен тәмамлап, Апаз мәчетенә кайткан Башкортстан егете, яшь имам Гайсә Гобәйдуллин өчен әле бар да алда. “Хуҗалык аңа ай саен 10 мең сум хезмәт хакы биреп бара. Фатир белән тәэмин итү мәсьәләсе дә карала. Коммуналь хезмәтләр чыгымнарын Фатыйх Сибагатуллин түли. Шулай һәр тарафтан ярдәм булганда эшлисе генә кала”,—ди Ринат Садыйков.
—Апаз ягы ярдәм итәргә әзер торган якташлары—иганәчеләре булуы белән бәхетле. Бездә дә эшмәкәр Шамил Хаҗиев, хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов һәрдаим булышып тора. Алар булганда җайлы,—ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина.
Тик алар белән дә уртак тел таба, сөйләшә белергә кирәк. Апаз авыл җирлеге башлыгы хуҗалык җитәкчеләре белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли, халык арасында да ихтирам казана. Авыл халкы тырышлыгы һәм матди ярдәме белән Пө-шәңгәр авылы зиратын коймалап алганнар, чистартканнар, мәдрәсәгә телевизор, DVD юнәт-кәннәр.
Бу көнне җитәкчеләр Апазда — Әхмәтхановлар, Пөшәңгәрдә Низамовлар гаилә фермалары белән дә танышты. Әхмәтхановлар гаилә фермасы әле 2012 елның җәендә генә оешкан. “Грантның ярты суммасын алып, шул акчага 30 баш терлеккә исәпләнгән уңайлыклары булган ике торак, склад төзедек. Икенче өлешенә терлек алырга планлаштырабыз”,—ди Марат Әхмәтханов. Мөмкинлекләре җитәрлек, 156 гектар җирләре, машина, трактор, комбайннары, иң мөһиме — теләклә-ре, бу адымнарының уңышлы буласына ышаныч бар.
Низамовлар крестьян–фермер хуҗалыгы 2010 елда оешкан һәм бүген уңышлы гына эшләп килә. “Миллион сум субсидия бирделәр. Тик кая ул гына җитсен. Кредит алдым. 30 баш терлекнең 15е сыер. Көнлек савым 15 килограмм. Көнгә 130—150 килограмм сөт сатам. 19 сумнан. Чиста керем турында сөйләшергә иртәрәк әле, шулай да уңышлар сөендерә”,—ди Илһам Низамов.
Халыкны эш белән тәэмин итү максатыннан хуҗалык җитәкчесе тырышлыгы белән Апазда 200 башка исәпләнгән яңа ферма төзелгән. Кунаклар анда да булды, шартлары белән танышты, зоотехник Рөстәм Хәбибуллинга сорауларын бирде.
Авыл көненең йомгаклау өлеше Хәсәншәех мәдәният йортында үтте.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз