Изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә (Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне) багышланган гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында 2026 елның 9 июлендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Арча район Советы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәк.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү өчен “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды вәкиле катнашачак.