Яңалыклар

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Район белем учрежде-ниеләрендә республика күләмендә “Чисталык дәресе” исеме белән табигатьне саклау буенча экология–белем акциясе булды. Акция 1–11 сыйныф укучылары белән үтте. Дәресләрдә экология сагында торучы оешма вәкилләре дә катнашты. Балалар сыйныф сәгатьләре, КВН, махсус дәресләрдә табигатьне саклау буенча чыгыш ясады, төрле уеннар уйнады.

Декабрьдә Казанда “Талантлар бердәмлеге” инструменталь музыка һәм классик җыр башкаручыларның Халыкара бәйге–фестивале үтте. “Инструменталь башкару. Фортепиа-но. Соло” номинациясендә Арча сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Газизова (укытучысы Венера Асанова) икенче дәрәҗә дипломант булды.

2014 елның 1 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр республикада кыргый җанварларны һәм аучылык объекты булган киек кошларның исәбен алу үткәреләчәк. 19 декабрьдә Арчада узган зона семинары шуңа багышланды. Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе җи-тәкчесе Федор Батков, бүлек җитәкчесе Ринат Чиспияков исәп үткәрүнең тәртибе, куела торган таләпләр турында сөйләделәр.

Хөрмәтле телевизор караучылар!
“Татарстан Республикасының радио, телевизион тапшырулар үзәге” Россия телевизион радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр итүенчә, санлы эфир телевидениесе сигналының сыйфатын күтәрү максатыннан, спутник элемтәсе буенча тапшырылучы телевидение программаларының параметрлары үзгәрде.
Телевизор караучыларга телевизорларыннан яки DVB–T2 стандартлы приставкалардан программаларны яңадан эзләү тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International