Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Яңа ел сәбәбе” белән
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
“Яңа ел сәбәбе” белән
1979 елның яңа ел алды. Алмагачлар өшегән бик салкын кыш иде ул. Матур күлмәкләр киеп, көзге каршында бөтерелә–бөтерелә балмаскарадны түземсезлек белән көтәбез. Айван клубының шау–гөр килеп торган чагы. Бермәлне урамнан кемдер кычкырып үтте: “Клуб яна!” Бәйрәм кайгысы бетте, барыбыз да шунда йөгердек.
Мин бу вакыйганы ни өчен искә төшерәм, чөнки яңа ел бәйрәмнәренә якынлашабыз, аларны хәвеф–хәтәрсез генә үткәреп җибәрү һәркайсыбыз өчен әһәмиятле. Бу турыда район җитәкчелеге, янгынчылар, полиция, жирле үзидарәләр алдан кайгырта.
— Яңа ел ул, гадәттә, төрле шартлаткычлар белән үтә торган күңелле бәйрәм, — ди дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч–эксперты Зөһрә Гыйльметдинова. — Әмма, шул ук вакытта, кызыклы шартлаткычларның көтелмәгән аяныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкин икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Пиротехник әйберләрне бары тик махсус сәүдә нокталарында гына сату һәм сатып алу рөхсәт ителә. Товарның, һичшиксез, сертификаты булырга тиеш. Инструкциянең рус телендә язылуы зарури. Кулдан ясалган пиротехник әйберләрне сатып алырга, аларны өйдә, бина эчендә кулланырга ярамый, товарның тышкы кыяфәте төзек булсын.
— Арча шәһәрендә фейерверкларны куллану өчен махсус урыннар билгеләнде, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тәлгать Җәләлетдинов. — Аларны бары тик Арча стадионында, Зур Бирәзә авылы янындагы су башнясыннан 150 метр ераклыктагы ачыклыкта, Төбәк–Чокырча белән Айван арасындагы буа янында, Божа тирәсендәге Арча—Казан—Кәче борылышында, Арча—Күпербаш юлында ачык урында торак пункттан 300 метр ераклыкта үткәрү рөхсәт ителә.
Яңа ел бәйрәме бизәлгән чыршылар белән күңелле. Янгыннар килеп чыкмасын өчен аның да үз кагыйдәләре бар.
— Чыршыларны тиз кабынып китүчән материаллардан эшләнгән уенчыклар белән бизәргә, шәмнәр кабызырга ярамый, — дип кисәтә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илшат Мәхмүтов. — Урамда чыршыларны, диварларны төрле лампочкалар, яктырткычлар белән бизәгәндә аларга электрны тиешле кагыйдәләрне үтәп, саклагычлар аша гына үткәрергә кирәк.
— Моңарчы районда чыршылардан янгын чыкканы булмады, — ди дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җи-тәкчесе Рөстәм Сафин. — Әмма республикада “яңа ел сәбәбе” белән янгыннар чыгу очраклары күбәйде. Алар, гадәттә, янып торган шәмнәрдән, төзек булмаган яки начар сыйфатлы электр гирляндаларыннан, пиротехник әйберләрне саксыз кулланудан килеп чыга.
— Балалар шартлаткычларны бөтенләй кулланмасын, — ди район педиатры Алсу Кузнецова. — Бу турыда өйдә әти–әниләр балалар белән җитди сөй-ләшергә тиеш.
Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтенә, хирургия бүлегенә Яңа ел бәйрәмнәрендә төрле шарт-латкычлардан, янгыннан зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Ә менә район поликлиникасына 2011 елда берәү ярдәм сорап килгән.
... Чыннан да, Яңа ел ялтыравыклы, җем–җем утлы, төрле кызыклар белән күңелле бәйрәм. Фейер-верклар аттыру аерата тәэсирле манзара. Шарт–шорт, ялт–йолт, күктә оча очкыннар — шәп бит!
— Салют аттырганда аерата сак булырга кирәк, — дип киңәш итә Арчада яшәүче эшмәкәр Динар Сәмигуллин. — Мин үзем аннан быел зыян күрдем.
Хатынының 25 яшьлеген үткәргәндә, кызык ясыйм дип, салют аттыра.
— Ярый әле башкаларга читкә китәргә куштым, — ди ул. — Көтмәгәндә фейерверкның өчесе миңа юнәлде. Нәтиҗәдә берничә тешем чыгып очты, ирен читен алып ыргытты, борын тирәсе җәрәхәтләнде. Хирургия бүлегендә 10 көн ятып чыктым. Югыйсә, беренче тапкыр гына кулла-нуым түгел.
— Тагын салют аттырырга исәп бармы? — дип сорыйм.
— Әйе, — дип елмая Динар. — Әмма махсус киенеп, бик сак эш итәчәкмен.
Бәйрәмнәребез хәвеф–хәтәрсез, күңелле үтсен, үзебез исән–сау булыйк. Яңа ел белән сезне!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз