Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа елны каршылыйбыз
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Яңа елны каршылыйбыз
Яңа ел аеруча балалар өчен күңелле бәйрәм. Кыш бабай, Кар кызы белән очрашу, бүләкләр алу, яшел чыршы янында җырлап–биеп күңел ачу—тулы бәхет өчен сабыйларга тагын ни кирәк. Өстәвенә, әле аларны сөендереп, каникуллар башлана. Балаларны бу көннәрдә берсеннән–берсе матур, күңелле чаралар көтә. Шуларның берсе—чыршы бәйрәмнәре. Алар 25–28 декабрь көннәрендә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үтәчәк. Мәктәп яны лагерьлары да 25 декабрьдә үзенең ишекләрен ача.
Арча стадионындагы урман гүзәлен күпләр күрергә дә өлгергәндер. Мәһабәт чыршы, тирә–юнендәге кардан ясалган әкият геройлары, шугалак кунаклар көтә. 26 ДЕКАБРЬДӘ үзәк чыршыны ачу тантанасында ул аллы–гөлле утларга күмеләчәк. Мондый гүзәллек балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңелен били.
28 ДЕКАБРЬДӘ район Мәдәният йортында район башлыгының Яңа ел чыршысы иң алдынгы һәм актив балаларны үз янына җыячак. Кыш бабайның алар өчен дә бүләкләре бар. Шул ук көнне Яңа Кенәр балалар иҗат йортында Кыш бабай призына “Күңелле стартлар” үткәрелә. Бу приз иң оста, иң өлгер, иң җитез балага эләгәчәк. Монысы инде спорт сөючеләр колагына: хоккей буенча кышкы сезонны ачу 28 декабрьдә 9 сәгатьтә 5нче гимназия шугалагында була.
31 ДЕКАБРЬДӘ, Яңа елга каршы төндә үзәк чыршы янында кичке 8 сәгатьтә җырлы–биюле, уен–көлкеле тамаша башлана. Биредә 2014 елны каршы алырга, төне буе күңел ачарга мөмкин. Монысы кич һәм төнлә, ә көндез нишләргә, дисәгез, иртәнге 9 сәгатькә стадионга төшегез, биредә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үтәчәк. Узышта катнашмасагыз да, җанатар булып, ярышучыларга көч өстәп торырсыз.
Каникулларда өйдә ятуга караганда спорт белән шөгыльләнүне кулай күрүчеләр өчен Яңа елның беренче көннәреннән башлап нинди генә ярышлар оештырылмый. 4 ГЫЙНВАРДА “Арча” спорткомплексында йөзү, 6–8нче сыйныф укучылары арасында мини–футбол турнирлары, күңелле стартлар, стадионда Сәламәтлек көне кысаларында Кыш бабай призына төрле спорт ярышлары, Арча үзәк китапханәсендә кышкы уеннар, күңел ачулар булачак. Алар бар да 9 сәгатьтә башлана. Ә нәни-ләрне бу көнне Арча Мәдәният йортындагы Яңа ел чыршысы 10 сәгатьтә үз тирәсенә җыя. Рәхәтләнеп уйна, көл, каникулларның рәхәтен күр. Ярышлар, күңел ачулар, бәйрәмнәр әле моның белән генә дә бетми. 5 ГЫЙНВАРДА 6–8 сыйныф укучылары 5нче гимназия шугалагында хоккей уйнаячак, “Арча” спорткомплексында 7–8 сыйныф укучыларының баскетбол буенча иптәшләрчә очрашуы үтәчәк.
Каникулларның алдагы көннәре дә берсеннән–берсе кызыклы чараларга бай. 6 ГЫЙНВАРДА, мәсәлән, стадионда укучылар арасында чаңгы ярышлары, “Арча” спорткомплексында 6–8 сыйныф кызлары арасында баскетбол турниры, 7 ГЫЙНВАРДА сәнгать мәктәбендә чыршы янында Раштуа бәйрәме, 8 ГЫЙНВАРДА Укучылар сараенда авиамодельләштерү буенча, шахмат сөючеләр өчен ярышлар, “Арча” спорткомплексында йөзү буенча турнир, шахмат, шашка, кул көрәше, өстәл теннисы буенча ярышлар, стадионда чаңгы ярышы буенча район беренчелеге (эстафета), китапханәдә күп белүчеләр турниры, Яңа Кырлай мәктәбе шугалагында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу була. 9–10 ГЫЙНВАРДА “Арча” спорткомплексы тагын сезне үзенә чакыра. Бу көннәрдә биредә волейбол буенча иптәшләрчә очрашу һәм өстәл теннисы буенча турнир үтәчәк. 9 гыйнварда 7нче мәктәп шугалагы хоккей сөючеләрне үзендә көтә.
Каникул көннәрендәге спорт ярышларын 11 ГЫЙНВАРДА Айдар Галимҗанов истәлегенә җыелма командалар арасында хоккей буенча район беренчелеге тәмамлый. Ул 5нче гимназия шугалагында 9 сәгатьтә башлана. 13 ГЫЙН-ВАРДА кичке 6 сәгатьтә үзәк чыршы яңадан иске Яңа елны каршыларга барыгызны да үз янына җыя.
Каникул көннәрендә спорт сөючеләр өчен стадиондагы шахмат һәм шашка, өстәл теннисы, өстәл уеннары йортлары ишекләре көне буе ачык.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз