Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Саннар артында ниләр бар?
2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Саннар артында ниләр бар?
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2013 ел нәтиҗәләре буенча районнарның рейтингын төзеде. Арча районы 17нче урында. Сөт җитештерү буенча алтынчы урында торабыз. Калган күрсәткечләр шактый түбәндә, хезмәт хакы буенча — 27, кредитлар буенча 34нче урында.
— Үзебезнең район буенча да шундый рейтинг төзедек, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Әле ел тәмамланмаса да, бу күрсәткечләр буенча кемнең ничек эшләвен күрергә була инде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча “Курса МТСы” (җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов) беренче урында. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки иң авыр елларда да инвесторларга баш имәгән хуҗалык бүген дә беркемгә дә бәйле түгел. Биредә эшләгән кадәрен генә тоталар. Кредит бурычы 20 млн. 481 мең сум, ул аны биш ай ярым эчендә түли ала. Әкренләп техника паркын, терлек торакларын яңарталар.
Әмма хуҗалыкның нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлекләре дә бар, сөрүлек җирләренең бер гектарына акча кереме 8,6 мең сум гына (алтынчы урын), хезмәткә түләү буенча да җиденче урынны гына алып торалар.
— Соңгы елларда “Кырлай” (Илшат Шакирҗанов), “Игенче” (Илнар Гайнетдинов), “Ак Барс” агрокомплексы” (Шәйдулла Сәлахов), “Ватан” (Мансур Әхмәтов) шир-кәтләрендә дә җитештерү күрсәткечләре үсеш ягында, — ди Айдар Габбасов. — Ә менә “Нива” (Айдар Вальщиков), “АгроМол Плюс” (Флера Сөләйманова), “Шиһабеддинов” (Мөнир Шиһабеддинов), Сафиуллин (Айрат Сафиуллин) ширкәтләрендә алга китеш сизелми.
Районның республикада тоткан урынына кредит бурычлары зур булуы йогынты ясый. Хуҗалыкларның бүгенгесе көнгә кредит бурычы — 3 млрд. 272 млн. 730 мең сум. Шуны гына түләп бетерү (хезмәт хакы түләми, берни сатып алмыйча) өчен өч елдан артык вакыт кирәк. Шул бурычның 1 млрд. сумнан артыгы “Ак Барс” агрокомплексы”на туры килә. Бу ширкәткә бурычларын түләп бетерү өчен — 8, “Арча” ширкәтенә 6 елдан артык вакыт кирәк.
Бурычлы булу әле ул беттек дигән сүз түгел. Аны түләү өчен тырышыбрак эшләргә кирәк булачак. Эшнең нәтиҗәсен күрсәтә торган төп күрсәткеч — сөрүлек җирләренең бер гектарына туры килә торган акча кереме. “Кырлай” ширкәтендә ул — 18 мең сум. “Ак Барс” агрокомплексы”нда — 11,8, “Игенче”дә — 11,2, “Ватан”да 10,3 мең сум туры килә. “Нива”да — 4,4, “АгроМол Плюс” ширкәтендә 5,1 мең сум гына.
Акчаны һәркемнең эшләгәненә тиешле күләмдә аласы килә. Әле шушы көннәрдә генә “Кырлай” ширкәтенең Иске Кырлай фермасында булырга туры килде. Сыер савучыларның йөзләрендә елмаю, ноя-брьдән хезмәт хакларыбыз 3–4 мең сумга артты, диләр. Иң чиста сыерлар да шушы фермада, суны җылытып, азыкны витаминнарга баетып бирәләр. Кыскасы, кешеләр күңел биреп эшли.
Рейтингта иң ахыргы урынны алган “Арча” ширкәтендә (Илшат Әшрәфҗанов) уртача хезмәт хакы 10621 сум булып күренеп тора. Моның кадәр акча алсалар, терлекечеләр зар елап, төрле оешмаларга шалтыратмаслар иде. Соңгы елларда фермаларда эшләргә кеше таба алмауның төп сәбәбе шул бит инде. Матур саннарны язып куеп була, әмма моннан ни файда?
2011 елда район авыл хуҗалыгында 3781 кеше эшләгән. Былтыр ул 3332гә, быел 3066га калган. Уйланырга мәҗбүр итә торган саннар бу.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз