Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды.

2013 елның 27 декабре, җомга
Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Ленар Миңһаҗев, Арча районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Сафин, “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Фоат Гафаров, “Водоканал Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева, район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова, Раил хәзрәт һ.б. чыгыш ясадылар.
Утырышта Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында иминлекне тәэмин итү турында сөйләштеләр, шушы юнәлештә чаралар билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International