Басуда боланнар көтүе

2013 елның 27 декабре, җомга
Беркөн Арча — Яңа Кенәр юлыннан үтүчеләр басуда боланнар көтүе күреп шакката, машиналар туктый, фотога төшерәләр. Каян килгән мондый гомер булмаган хәл?
“Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллинның быел май аенда Арчага Себер боланнары — мараллар алып кайтуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул вакытта әле йон коя, кечкенәләр иде. Хәзер алар кырыс кышка әзерләнгән, үскән, матурланган.
— Басуга чыгып йөриләр, үзләре кире кайта, — ди Илнур Яруллин. — Кышкы каникул көннәрендә балалар 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр “Заман” ширкәтенә килсеннәр. Боланнар белән фотога төшәргә була, бик акыллы, мөлаем алар.
Килегез, күрегез, болар берсе дә түләүле түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International