Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Депутатларны беләбезме
2013 елның 27 декабре, җомга
Депутатларны беләбезме
Редакциягә Арчаның шәрыкъ өлешендәге Сибгатуллин урамында яшәүче Сәвия Абдуллина шалтыратты.
— Урамга бик әйбәт итеп асфальт җәйделәр. Әмма юлны тар итеп эшләделәр, — дип сөйләде ул. — Машиналар тыз–быз чаба. Җәяүлеләр дә шуннан йөри. Каршыга машина килсә, юл кырыена чыгарга бик уңайсыз. Юл биегрәк итеп эшләнде. “Бәләкәч” балалар бакчасына килүчеләргә уңайсыз.
Шушы ук урамда яшәүче икенче бер ир–ат (исемен әйтмәде):
— Урамга авыр йөк машиналарын кертмәскә иде, — диде. — Дөбер–шатыр, бакчадагы балаларга да тынычсыз. Юл да тар. Күпербаш ягыннан бакчага кадәр озын ара түгел. Авыр йөк машиналарына керүне тыю турындагы билге куелса, әйбәт булыр иде.
Бу турыда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар НОТФУЛЛИН белән сөйләштек.
— Шәһәр башкарма комитетына җыелышып хат язсыннар, бергәләп бу юлны өйрәнербез һәм тиешле чара күрербез. Урамга тизлекне киметү, авыр йөк машиналарын үткәрмәү билгеләрен куярга була, – диде ул.
Сәвия ханым Абдуллина шәһәр Советы депутатларының нәрсә эшләве белән дә кызыксынды.
Шәһәр һәм район Советлары депутатларына халык мөрәҗәгать итәме, аларның ярдәмнәре бармы? Шушы сораулар белән без берничә депутатка мөрәҗәгать иттек.
Беренчеләрдән булып эшмәкәр Алимас ӘМИРОВ белән сөйләштек. Ул Күпербаш һәм Арчаның шәрыкъ өлешендәге берничә урам участогында шәһәр Советы депутаты. Күбрәк туган авылы Күпербаш турында сөйләде:
— Су кертелде, ике күпер, яктылык эшләнде. Чиратта — зиратның коймасын тотып аласы бар. Авыл яшьләре хоккей тартмачыгын эшләп куйды. Халык соравы ул тормыш көйсезлекләреннән килеп чыга. Зур проблемалар хәл ителә бара.
“Водоканал Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать МИНДУБАЕВ:
— Өчиле ягында район Советы депутаты булып торам. Ни эшләгәнне авыл җирлеге башлыгыннан сорый аласыз, — диде.
Шунда ук Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур СӘФӘРОВ белән элемтәгә кердек.
— Бөтен эшне бергә башкарабыз, — дип сөйләде ул. — Мәктәпкә, фельдшер–акушерлык пунктына су керттек. Техника кирәк булса, шуңа мөрәҗәгать итәбез. Менә әле генә Яңа Кырлайга хоккей тартмасы урынын ясатты. Җыелышларга да килә.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе Рузилә НУРМӨХӘММӘТОВА — Арча станциясендә Тукай, Такташ, Көньяк, Сафиуллин һ.б. урамнар участогында шәһәр Советы депутаты.
—Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, аларның берсе дә ачык килеш калмый, — ди ул. — Тиешле оешмалар белән хәл итәргә тырышабыз. Шәхсән үзем пенсия, социаль мәсьәләләр буенча сорауларны ачыклап ярдәм итә алам.
“Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт ХӘКИМОВ:
— Питомник белән Зур Бирәзәдә мин шәһәр Советы депутаты, — ди. —Халык сораулары буенча байтак эшләр башкарабыз. Зур, карт агачларны кистердек, зиратларны чистартканда бункерлар куйдык, үзләре акча җыеп юлларга таш ташыттылар, аларны җәяргә грейдерлар бирдек, юлларын кардан чистартырга булышабыз. Шәһәр башкарма комитеты белән бергә аңлашып эшлибез.
Депутатларыбызны белеп торыйк, аларны без халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар буларак сайладык. Сөйләшүне дәвам итәрбез әле.
Апаз авылыннан республика клиник хастаханәсендә дәваланучы Раилә ИБРАҺИМОВА:
— Чирдән савыга алмыйча интектем. Республика клиник хастаханәсенә эләгә алмадым. Я урын юк, я нәрсә... Шуннан үзебезнең җирлектәге район Советы депутаты Мансур абый Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек. Аның ярдәме белән республика клиник хастаханәсенә дәваланырга килдем. Хәлем күпкә яхшырды. Казан мине кеше итте. Бик зур рәхмәт депутатыбызга, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур абый Әхмәтовка, аның халыкка ярдәме бик зур.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз