Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гомер йомгагында — бер гасыр
2013 елның 27 декабре, җомга
Гомер йомгагында — бер гасыр
Орнашбаш авылында гомер кичерүче Хәдичә Хәкимовага бүген 100 яшь тулды. Кешелек дөньясының төрле еллардагы үзгәрешләренә шаһит булган әбинең яшәеше белән танышып кайтырга дип беркөн юлга кузгалдык.
Сәламәтлеге ничек, зиһене таркау түгелме икән һ.б. кебек уйларым әбине күрүгә таралды. Безне (сөбханалла, күз тимәсен) йөзеннән нур сибүче Хәдичә әби аягүрә басып каршы алды. Кызы Мөнирә апа белән икесе яшиләр икән. Улы белән килене тәрбиясендә яшәгән ана, 8 ел элек улын вакытсыз җир куенына иңдергән, кызына иптәш булырмын дип авылның түбән очыннан югары очына менгән.
Әби белән сөйләшә–сөйләшә бер гасырлык гомер йомгагын сүтәргә керештек. Зиһене дә “менә!” дигән икән, хәтер сандыгын ача–ача балачактан алып бүгенгә кадәр узган гомерен бәян итә, хәтта вакыйгаларны еллары белән әйтеп сөйләшә.
Хәдичәгә кадәр гаиләдә 5 бала дөньяга килә. Ләкин һәрберсе кыска гомерле була. Шуннан әнисе, 6нчысы тугач, гомерен озайтуга өметләнеп, кыз үскән саен аның буендагы сөлгене сәдака итеп бирә. Аллаһы Тәгалә аңа шул туганнары өчен дә гомер биргән, күрәсең.
15 яшендә Хәдичәнең әнисе үпкә авыруы белән үлеп китә. Түгәрәк дөньяның яртысы кителсә дә, тормыш дәвам итә: кечкенә энесе белән яшүсмер кызга әтиләре үги әни алып кайта. Сабый чактан кул арасына кереп үскән кыз сагышларын хезмәт белән баса, яшүсмер чагында ук печән чабу узышларында аңа тиңнәр булмый. Уңган, чибәр кыз, әлбәттә, егет-ләрнең дә күз уңында була. Әле 18е тулыр–тулмас ук Хәдичә авылның булган егете Габделбарый белән кавыша.
Сөйгәнен фронтка өч баласын кочып озатып кала ул. Ә язмыш дигәнең аның өчен һәрвакыт уңы белән борыла: яу кырында нык яраланган Габделбарый абый газизләре янына исән генә кайтып, озак еллар пар канатлар булып гомер кичерәләр. Тагын 8 балага гомер биреп, аларны аякка бастырыша әле ире. Балаларның икесе сабый вакытта вафат була, ә тугызы сау–сәламәт булып үсеп, әти–әниләрен оныклар белән куандыра. Бүген әбинең нәсел чылбырын дәвам итүчеләр 100гә җыела. Төпчек сабыен Хәдичә апа 46 яшендә дөньяга китерә. Ә 18 яшендә тапкан кызы Фатыймага инде 82 яшь, ул кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.
Үткәне кырыс елларга туры килгән әбигә балаларын да кырыс хезмәт тәрбиясе белән үстерергә туры килә. “Субаш Атыда интернатта торып укыганда әни үлчәп биреп җибәргән җепне җиткереп, атнага бер пар оекбаш бәйләп алып кайту безнең бурыч булса, 5,6нчы сыйныфларда укыганда үзебезгә күлмәк тегеп кия идек”, — ди кызы Венера. Әнә шул тәрбия җимешләре Хәдичә әбинең балаларына, кайда гына эшләсәләр дә, уңышларга ирешергә ярдәм итә. Хәдичә апа үзе дә, бер күзе күрмәүгә карамастан, гомере буе бәйли, тегә. Ә күзе 37 яшендә авыртып күрми башлый, аннан ак төшә. Ул елларда җитәрлек тәрбия дә булмагандыр инде. Хәдичә апа калган гомерен якты дөньяны бер күзе белән генә күреп яши. Бүгенге көндә дә ул күзлекне сирәк очракларда гына кия, күзлексез укый, телевизор карый (шуның аша дөнья хәлләреннән хәбәрдар). Яшьлеге кадимчә укыган елларга туры килгәнгә, Коръән сүрәләрен иркен укый. “Хәрефләре эре, укырга җайлы”,— ди.Үз вакытында кириллицаны өйрәнеп, газеталарга да күз төшергәләргә ярата. Шушы яшенә кадәр хәрәкәттә — бәрәкәт, дип яшәгән әбинең, шөкер, бүген дә кыштыр–мыштыр йөреп торган көне. Һава торышы, аяк аслары әйбәт булганда ишегалдын да урап керә икән. Салкын тиеп авыртуларны санамаганда, үзенең дару эчкән чакларын да хәтерләми ул.
Аллаһы Тәгалә аны озын гомер белән бүләкләсә, ул кешеләргә үрнәк күрсәтерлек гамәлләр кылып яшәгән. Шуның әҗере — гомер көзендә ул балаларының рәхмәтен тоеп, кадер–хөрмәттә гомер кичерә. Заяга узмаган гомернең татлы җимешләре хәзер аеруча татлы икән...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз