Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

2013 елның 27 декабре, җомга
Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры концерты булды.
Арча Мәдәният йорты каршында оркестр алтмышынчы елларда ук оешкан булган. Хаҗи Фәтхуллин җитәкләгән чорда ул аеруча танылды, районыбыз горурлыгына әверелде. Аннан күзгә күренеп сүнә башлады.
—Булган әйберне юкка чыгарырга ярамый, җанландырып җибәрергә кирәк иде. Мин 19 ел Арча педагогика көллия-тендә оркестр җитәкләдем. Шул ике коллективны бер-ләштереп, Арча Мәдәният йорты каршында халык музыка уен кораллары оркестры оештырдык,—ди Флорид Гасыймов.—Коллектив педагогика көллияте, сәнгать мәктәбе, мәктәп укытучылары һәм укучыларын, Мәдәният йорты хезмәткәрләрен берләштерә. Вагыйз Әһлиуллин, Рәдис Харисов, Айрат Зыятов авылдан ук килеп йөриләр.
Флорид Гасыймов яңа сулыш алган оркестр белән әле өч ел гына җитәкчелек итә. Шушы вакыт эчендә ул профессиональ югарылыкка иреште. Быел Казан филармониясендә үткәрелгән оркестр-ларның Бөтенроссия бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат исемен алуга иреште. Бөтен Россиядән җыелган коллективлар белән көч сынашып, икенче урынны яулау үзе зур җиңү, халык исемен яклау.
—Жюри әгъзасы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Валерий Яковлев: “Арча шәһәрендә шундый профессиональ дәрәҗәдәге оркестр барлыгын белми идек”,—дип, соңыннан килеп кулны кысты. Безгә Италия-дә үтәчәк Халыкара бәйгедә катнашырга да тәкъдим ясадылар. Анда җиңү яуларга да ышаныч бар иде. Тик барырга мөмкинлек кенә булмады,—ди Флорид Гасыймов.
Оркестр репертуарында халык музыкасы эшкәртмә-ләре, классика, композиторлар музыкасы. Концертта шулай ук Флорид Гасыймовның үзе иҗат иткән әсәрләре дә яңгырады. Шуларның берсен, “Иртәнге Арча” көен, халык уен кораллары оркестрына кушылып үзе концерт гармунында башкарды, улы, “Татар моңы” җыр бәйгесе лауреаты Дамир Гасыймов “Татарстаным” җырын тамашачы игътибарына тәкъдим итте. Шулай ук Зәлия Шәйхетдинова, Факия Шәрәфетдинова, Расих Га-лимҗановның оркестрга кушылып җырлаулары, Дамир Гасыймовның баянда уйнавы, инструменталь дуэтлар (баянда Вагыйз Әһлиуллин, курайда Айрат Зыятов, хромкада Вагыйз Әһлиуллин, баянда Рәдис Харисов) чыгышлары да көчле алкышларга лаек булды. Факия Шәрәфетдинованың сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, Азамат Закирҗанов белән Азат Әхмәтҗановның биюләре концертны тагын да тулыландырып җибәрде.
—Оркестрга һәр кеше бик теләп йөри, сәнгатьтән, музыкадан тәм таба. Аеруча сәнгать мәктәбеннән скрипкачы Валентина Вәлиуллина, педагогика көллиятеннән скрипкачы Миләүшә Әбделманова, мандолинада уйнаучы Флера Шакирова, баянчы Радик Садыйков, бас–гитарачы Рөстәм Рәхмәтуллин, ксилофонда Ләйлә Минһаҗева бер генә репетицияне дә калдырмый. Район Мәдәният йортының әйдәп баручы методисты Марат Дәүләтшин һәрдаим ярдәм итеп тора,—ди Флорид Гасыймов.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International