Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча радиосына 10 яшь
2013 елның 27 декабре, җомга
Арча радиосына 10 яшь
Еллар дәвамында үзенең ышанычлы һәм тугры тыңлаучыларын булдырган, алар белән тыгыз элемтәдә торган, киңәшләрен биргән, очрашулар оештырган, уйнаган, җырлаган, табышмаклар чишкән Арча радиосы 10 еллык юбилеен район Мәдәният йорты сәхнәсендә йөзләгән тамашачылар алдында зур концерт белән билгеләп үтте.
Аны Татарстанның атказаган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов башкаруында 10 ел дәвамында яңгыраган “Арча радиосы” гимны (Фәнис Тимашев сүзләре, Илгиз Баязитов көе) ачты, “Арча” телерадиокомпаниясе” җитәкчесе Рамил Мөхетдинов һәм беренче көненнән алып бүгенгә кадәр иңне–иңгә куеп атлаган Рәзилә Зиннәтова башлап җибәрде.
103,6 FM дулкыны аша эфирга чыккан Арча радиосы 2003 елда район башлыгы Алмас Назиров инициативасы һәм ярдәме белән оеша. 2007 елда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте аны үз канаты астына ала. Тагын бер елдан телевидение дә эшли башлый һәм тапшырулар ТНВ каналы буенча трансляцияләнә.
—Бүген сезне һәр йортта көтеп алалар, күрше районнарда, хәтта Казанда да тыңлыйлар. Интернет өстенлек алган чорда үз тыңлаучыларыңны табу, аларның мәхәббәтен яулау, һичшиксез, мактауга лаек,—диде Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да коллективны туган көне белән котлады, киләчәктә дә һәр йортта көтеп алган 103,6 FM радиодулкыны булып калуларын теләде.
Юбилей кичәсендә Арча радиосы гына түгел, аның тынгы белмәс хезмәткәрләре дә бүләкләргә лаек булды. Рәзилә Зиннәтовага район башлыгының Рәхмәт хаты, баш редактор Гөлшат Моратова, диктор Гөлнара Ситдыйкова, юрист Гөлназ Газыймова, реклама белгече Альбина Галимова “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Бу көнне Арча радиосында эшлә-гән һәркем үзенең хезмәтен тамашачы хөкеменә тәкъдим итте. Резеда Гарифуллина күпләр яратып өлгергән “Тормыш сукмаклары”ның чираттан тыш тапшыруына 55 ел тигез гомер иткән Фәүзия һәм Мәхмүт Сафиннарны чакырган иде. Альбина Галимова күп еллардан бирле тыгыз элемтәдә торып эшләгән иң актив реклама бирүче-ләрен билгеләп үтте. Гөлнара Ситдыйкова даими тыңлаучысы Зөлфия Галәветдинованы сәхнәгә чакырды. Айдар Вәлиев белән Лилия Фәйзрахманова табышмаклар әйтеп, тамашачылардан җавап алдылар. Эльмира Вафина белән Ленар Гыйлаҗев 10 еллык юбилей уңаеннан 10 рәттә, 10 урында утыручы тамашачыны бүләкләп китүне кирәк таптылар, Ленар тамашачылар белән кызыклы уен оештырды, соңыннан үзләренә яраткан җырын бүләк итте.
Арчалыларга танылырга өлгергән үзешчәннәребез “Татар моңы” бәйгесе лауреатлары Дамир Гасыймов, Рафил Җәләлиев, Зәлия Шәйхетдинова башкарган җырлар юбилей бүләге булып барып иреште. Арча радиосын котларга шулай ук танылган эстрада җырчылары Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Нурзадә, Гүзәл Идрисова, Илназ Бах, ИлГәрәй, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, Ранил Гарипов та кайткан.
Юбилей кичәсе “Сәфәр” төркеме башкаруында Арча радиосының яңа гимны белән тәмамланды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз