Сәфинә һәм аның кызлары

2013 елның 27 декабре, җомга
Сәфинә һәм аның кызлары
Кыш уртасында туса да, җәй көннәрен ярата Сәфинә. Туган авылының ике ягында урнашкан урман буйлары, аның җиләкле аланнары, тәлгәш–тәлгәш җимешләре белән миләш агачлары—бар да аның күңелен иркәли, җанына дәва бирә, матур балачагы, яшьлек еллары хатирәсе булып тора.
Кукмара районының Битләнгер (халык телендә Аксыбы дип йөртелә) авылында 4 балалы гаиләдә (3 кыз, 1 малай) туып, иң олы бала, әтисенең яраткан кызы булып үсә ул.
—Гаиләбез авылда иң тәртипле, иң акыллылардан санала. Әти данлыклы умартачы булды. Аны хәтта “Туган җир” тапшыруында да күрсәттеләр. Хәер, кулыннан килмәгән бер эше дә юк иде аның. Өйдәге мебельләргә кадәр үзе ясады. Көн эшләде, төн эшләде. Әти тырышлыгы белән без авырлык күреп үсмәдек. Кая барса күчтәнәчсез, бүләксез кайтмады. Каникуллар җиттеме, Казанга циркка алып бара иде. Авылда иң беренче булып телевизор да бездә булды. Хәтерлим әле, бөтен авыл халкы телевизор карарга безгә җыела иде. 3 кызга да йорт салышты,—дип сүз башлады Сәфинә Га-лимҗанова сүзен.—Әтием турында фикерләремне җиткерергә күптәннән кызыгып йөри идем. Менә бит, җае чыкты.
Ул шулай әтисе Әхмәдулла Мәрдәнов турында горурланып, яратып сөйләде. Аның канаты астында бербөтен гаилә булып яшәүләре турында да әйтергә онытмады. Әниләре Миннур һәрчак әтиләрен үрнәк итеп куя торган булган. “Әти белән әни аерылгысыз матур пар иде. Әти гомере буе урманда умарта тотты, әмма анда әнидән башка менмәде. Ә әни үзеннән безне калдырмады. “Эшләп үсегез, тормышта югалмассыз. Кешеләргә ярдәм итәргә тырышыгыз, үзегезгә изгелек булып кайтыр”,—дип өйрәтте. Әтиебез 5 ел элек вафат булды. Бик сагынабыз”,—дип, яңадан искә төшерде Сәфинә ханым.
Кечкенәдән бакчадагы умартачы йортында әтисе фанерадан ясаган чемоданны такта итеп, сеңелләрен һәм күрше кызларын җыеп, аларга дәрес бирә торган була кыз. Бәлкем нәкъ менә шул вакытта укытучы булу теләге тугандыр да анда. Арча педагогия көллиятенә укырга да аны әтисе Әхмәдулла абый алып килә, фатирга урнаштыра.
—Мәктәптә 5кә генә укысам да, активистлар рәтендә йөрмәдем мин,—ди Сәфинә Галимҗанова.—Ә көллияттә оештыру сәләтем ачылды. Иптәш кызларым Нурисә, Мөнәвәрә, Әкълимә белән башкаларныкы кебек булмасын дип тырыша–тырыша төрле чаралар үткәрә идек. Кукмара районының Байлангар авылында укыта башлагач, бу сәләтемнең бик тә файдасы тиде. Югары белемне дә мин шул вакытта алдым.
Билгеле инде, кыз баланың киләчәге язмышы белән бәйле. Көллияттә укыганда очрашып йөргән егете Харисны армиядән көтеп алган кыз озакламый аңа кияүгә чыгып, Арчага килә. Уйлап карасаң, күпме гомер, аңа да инде 30 ел вакыт үткән. Сәфинә ханым шул елларны хәтергә төшереп, елмаеп куйды.
—Кем әле сине килдеңме, дип көтеп тора? Эш юк. МСОга секретарь булып урнашырга мәҗбүр булдым. Декрет ялыннан соң күршем яслегә чакырды. 5 ел анда, тагын 5 ел беренче балалар бакчасында методист, мөдир булып эшләгәннән соң район мәгариф бүлегенә килдем,—ди.
Менә 20 ел инде ул районның татар теле укытучылары методисты. Укытучыларны бүләкләү, аттестация өчен кирәкле эшләрне дә башкара. Иң беренче Иске Чүриле мәктәбенә тикшерү белән барганын бүгенгедәй хәтерли. “Мин дә курыктым, тикшерүче килә дип, алар да куркып торганнар. Бар да тәҗрибәле укытучылар бит, ә мин яңа гына эшли башлаган яшь белгеч. Тик җылы карашларын күргәч, эчкә җан керде. Ник берсе кырын карасын”,— дип искә төшерә Сәфинә ханым.
Тәҗрибәле педагогларның, бигрәк тә Татарстанның атказанган укытучысы методик берләшмә җитәкчесе Фәргать Зыятовның ярдәмен тоеп, киңәшләрен тотып эшли. Аеруча бер бүлмәдә кара–каршы утырган, хезмәте серләренә төшендергән методик кабинет җитәкчесе Хәйдәр Сафинга рәхмәтле ул.
—Бүген үзем татар теле укытучылары белән эшлим. Элек алар 126 булса, хәзер 78. Хәйдәр Сафин ничек миңа әтием кебек якын булды, аларны да әниләре кебек якын күрәм. Бар проб-леманы уртага салып хәл итәбез, киңәшләшеп, аңлашып эшлибез,—ди С. Галимҗанова.—Район, бездә үткән республика чараларына, август киңәшмә-ләренә бергәләп әзерләнәбез. “Сезнең кызларыгыз, егетләрегез!”—дип, укытучыларымны мактасалар йөрәккә рәхәт булып китә, аларның уңышлары өчен сөенеп бетә алмыйм. Менә шундый бердәм коллектив ул.
Хезмәте дә югары бәяләнгән аның. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми- нистрлыгының Мактау грамотасы, “Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем хезмәткәре” күкрәк билгесе моның ачык дәлиле.
Хезмәте горурлыгы булса, гаиләсе аның бәхете, шатлыгы. Кызлары Ләйсән белән Рита, оныклары Сафия белән Кәрим өчен җан атып яши ул. Үзләре янында торган 7 айлык оныгы Кәрим янына көн дә эштән ашкынып кайта. “Алар белән, алар янында булу—минем иң кадерле мизгелләрем”,—ди. Хатын–кызга тулы бәхет өчен күп кирәкмени?!
4 гыйнварда Сәфинә Галим-җановага 55 яшь тула. Районның бер төркем татар теле укытучылары аны чын күңелдән олы юбилее белән тәбрик итә, киләчәктә дә шулай хезмәтеннән һәм тормышыннан тәм табып, юаныч алып яшәвен, бердәм коллектив булып, аралашып, серләшеп, аңлашып эшләүләрен тели.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International