Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйрәмнәр имин үтсен
2013 елның 27 декабре, җомга
Бәйрәмнәр имин үтсен
Кышкы һава шартлары, температураның үзгәреп торуы, автомобиль юлларында бозлавыклар хасил булуы нәтиҗәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим проблемаларның берсенә әверелә.
Хәер, кеше тормышы, язмышы белән бәйле бу мәсьәлә елның ел буена әһәмиятле урын алып тора. Чөнки юл һәла-кәтләренең артуы, бер мәгъ-нәсезгә кеше, аеруча балалар гомере өзелүе берәүне дә битараф калдырмый. Безнең Арча районы юлларында да бу елны аварияләр ешаеп китте. Еллык күрсәт-кечләр белән таныштыру өчен без ЮХИДИнең Арча бүлек-чәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
—Арча районы юлларында быел 69 юл һәлакәтендә 21 кеше һәлак булды, 94 кеше зыян күрде. Узган елның шушы чорында 52 авария булып, 8 кеше һәлак булган, 77се зыян күргән. Шушы һәлакәтләрнең 6сында балалар катнашкан һәм 2се һәлак булып, 6сы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Узган ел 4 һәлакәттә 1 бала үлеп, 4се зыян күргән.
Каникуллар башлана. Бу вакытта балалар үзләрен иреккә чыккандай хис итә. Шуңа аларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. 23 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк “Игътибар—балалар!” акциясе дә шуны күздә тота. Каникул көннәрендә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә Яңа ел чыршылары куелган, балалар күп уйный торган урыннарда аеруча сак булырга кирәк. ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәт-кәрләре тарафыннан да шушы чорда мәктәп яны лагерьларында профилактик чаралар, рейдлар оештырылачак.
—Юл һәлакәтләренең нинди төрләре еш очрый? Сәбәпләре нинди?
—Ел да кисәтеп, кабатлап торуга карамастан, һаман да шул бер урында “абыналар”. 25 очракта транспорт чаралары бәрелеште, аларда 12 кеше үлеп, 42се яраланды. Узган ел 24 очракта 3 кеше үлеп, 40ы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган булган. 18 очракта транспорт чарасы әйләнгән һәм аларда 4 кеше һәлак булган, 27се тән җәрәхәте алган. 17 очракта җәяүлеләрне бәрдергәннәр. Анда да 5 кеше үлгән, 12 кеше зыян күргән.
Сәбәпләренә килгәндә, күпме кабатласак та, һаман да шул бер үк: кызу тизлек (23 һәлакәттә 7 кеше үлгән, 23е зыян күргән), исерек килеш руль артына утыру (19–5–21), тыкрыкларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (8–3–12).
Быел район юлларында булган 999 юл–транспорт һәлакәтендә машиналарга зыян килде, 7317 (узган ел шушы чорда 4869 иде) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Казан–Малмыж юлының иң күп юл–транспорт һәлакәтләре була торган урыннарына 6 автоматик видеофиксация приборлары куела. Алар ярдәмендә тизлек режимын бозган 55321 очрак (узган ел 47238) билгеле булды.
—Профилактик максатта нинди чаралар үткәрелә?
— Юл хәрәкәте кагыйдәләренә балачактан өйрәтергә кирәк. Шул исәптән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, аларда ЮХИДИ хезмәткәр-ләре дә катнаша. Даими рәвештә көндезге һәм төнге рейдлар үткәрүне, транспорт белән идарә итүчеләрне атна саен массакүләм тикшерүне гадәткә керттек.
Форсаттан файдаланып, кышын балык тотарга яратучылар өчен дә киңәшләремне бирәсем килә. Машиналар, кар чаналары белән боз өстенә кермәгез. Аның тормышыгыз өчен аянычлы тәмамлануы бар. Җәяү, чаңгыда булганда да, саклык чаралары турында онытмагыз. Саклык бервакытта да зыян итми. Бәйрәмнәрегез тыныч һәм имин үтсен!
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз