Иң мөһиме — кешеләр турында кайгырту

2013 елның 27 декабре, җомга
Иң мөһиме — кешеләр турында кайгырту
Вакыт бик тиз уза. Көндәлек эшләр һәм мәшәкатьләр белән без әйләнә–тирәбездә ниләр булганын тиешенчә бәяләп тә бетерә алмыйбыз. Ел үтеп барганда нәкъ менә шулар турында сөйләшеп алырга уңай вакыт. Бүген без Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән шул турыда әңгәмә корабыз.
— Алмас Әминович, узып баручы елның нинди вакыйгалары аеруча истәлекле, әһәмиятле булды?
—Андый вакыйгалар күп булды. Шуларның кайберләренә генә тукталам. Мәсәлән, 21–22 август көннәрендә барлык юллар Арчага илтә иде. Бездә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр Илдар Халиков, республиканың власть органнары җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре катнашты. Шундый мөһим педагогик форумны уздыру – бик зур җаваплылык. Шул ук вакытта безгә районның педагогик коллективы туплаган кызыклы тәҗрибә белән башкаларны таныштыру мөмкинлеге дә бирелде. Республика Президенты безнең районның динамикалы үсүен, ирешкән уңышларыбызны билгеләп үтте, педагогик коллективның эшенә югары бәя бирде.
Шәһәребезгә 27нче Бөтендөнья җәйге Универсиада уты килү дә бу елның истәлекле вакыйгаларының берсе. Шуның белән без дөнья күләмендәге вакыйгада катнашучылар һәм аның шаһитлары булдык. Әлеге тарихи вакыйганың истәлекле көнгә — Арча шәһәренең туган көненә һәм Бөтендөнья яшьләр көненә туры килүе дә үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Чөнки Универсиада уты — тынычлык, теләктәшлек, мәңгелек хәрәкәт, яшьлек, сәламәтлек символы.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең ныклап төзекләндергәннән соң яңарып ишекләрен ачуын, Симетбашта 100 урынлы мәдәни–спорт үзәге, Сикертәндә күп функцияле үзәк ачылуын, Урта Аты һәм Яңа Иябаш авылларында участок уполномоченныйларына яңа йортлар ачкычлары тапшырылуын шулай ук елның истәлекле вакыйгалары исәбенә кертми мөмкин түгел.
— Халыкның тормыш шартларын яхшырту, һәркемгә үзе хезмәт иткән тармакта уңышка ирешү мөмкинлеге булдыру өчен нәрсәләр эшләнә?
— Район җитәкчелегенең төп максаты — нәтиҗәле икътисад булдыру һәм халыкның хезмәт активлыгын күтәрү нигезендә гражданнарның тормыш сыйфатын тотрыклы яхшырту. Билгеле, бу комплекслы бурыч, аны берничә чара белән генә хәл итеп булмый, шуңа күрә без барлык юнәлешләрдә — икътисад һәм социаль өлкәләрдә эшләргә тырышабыз. Безнең районның авыл хуҗалыгы районы икәнен дә онытырга ярамый. Җитештерелә торган продукциянең 90 проценты чамасы авыл кешеләренең хезмәт нәтиҗәсе. Бүген районда җаваплылыгы чикләнгән 13 ширкәт, 62 крестьян–фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Гаилә фермалары төзү буенча берничә ел гамәлдә булган республика программасының районда актив тормышка ашырылуы куандыра: 19 ферма инде уңышлы гына эшли, тагын 13е төзелеп килә. Шәхси хуҗалыкларга терлекчелек фермалары төзегәндә муниципаль власть тарафыннан төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтелүен дә әйтергә кирәк, ветеринария хезмәтләре күр-сәтелә, саву аппаратлары бирелә.
Районда 1187 шәхси эшмәкәр, 340лап кече предприятие теркәлгән. Алар төрле юнәлешләрдә эш алып бара, сәүдә, кием тегү, табиблык ярдәме, пассажирлар ташу, төзелеш, телерадиоаппаратура төзәтү белән шөгыльләнә. Безне реаль секторның үсүе куандыра. Аерым алганда, соңгы өч елда мебель эшләү һәм төзәтү, тәрәзә һәм ишекләр ясау, төзелеш материаллары, брусчатка әзерләү оештырылды.
Район икътисадын үстерүгә саллы өлеш кертүче эре предприятиеләре- без бар. “АСПК” акционерлык җәмгыяте, “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы, сөт комбинаты, электр челтәре, зона электр элемтәсе узелы шулар исәбенә керә. Болардан тыш, социаль инфраструктура үсеше, торак төзелеше, торак пунктларны төзек-ләндерү, халыкка социаль ярдәмне арт-тыру кешеләрнең тормыш эшчәнлеген югары дәрәҗәдә саклау мөмкинлеге бирә. Мәктәпләрне үзгәртеп кору, төзекләндерү һәм яңаларын төзү, сәламәтлек саклау, социаль яклау, ял һәм спорт үзәкләренең матди–техник базасын ныгыту буенча район программалары үзвакытында кабул ителде һәм тормышка ашырылды.
Соңгы ун елда дистәләгән социаль яктан мөһим булган ял, спорт үзәкләре файдалануга тапшырылды. Сугыш ветераннары өчен 700дән артык фатир төзелде, гражданнарны тузган торактан күчерү мәсьәләсе уңышлы хәл ителә. Үзләре үк күп нәрсә турында сөйли торган кайбер саннарга тукталам: әгәр 2011 елда районда 27 мең кв. метрдан аз гына артык торак сафка баскан булса, 2012 елда ул инде — 29, ә быел 34 мең кв. метрдан артык булды. Арча шәһәренең, авылларның йөзе елдан–ел матурлана бару аерым горурлык хисләре тудыра. Икенче ел рәттән инде тууның үлемнән артып китүе шатландыра, билгеле, әлегә күрсәткечләр зур түгел, ләкин үсеш бар, бу факт үзе үк сөендерә.
— Социаль өлкәнең торышы ничек? Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, яшьләр сәясәте юнә-лешендә нәрсәләр планлаштырыла?
— Социаль өлкә — тормыш өчен мөһим һәм кирәкле. Бу өлкәдә бик күп эшләнә, районда белем бирүнең сыйфатына, һәркем алырлык һәм нәтиҗәле булуына, сәламәтлек саклауны камилләш-терүгә, мәдәни эшне җанландыруга, яшьләр сәясәтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Социаль әһәмияттәге объектларны төзү һәм төзекләндерү уңышлы дәвам итә. Соңгы елларда 70тән артык социаль мөһим булган мәгариф, ял–мәдәни, спорт һәм иҗтимагый үзәкләр файдалануга тапшырылды. Болар — Арча шәһәрендә “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән 140 урынлык балалар бакчасы, янгын депосы, үзгәртеп корылган 1нче Арча урта мәктәбе, Арчаның 2нче, Иске Чүриле, Лесхоз, Шушмабаш мәктәпләре, Яңа Кенәр лицее, Төбәк–Чокырча, Сикертән, Симетбаш авылларында күп функцияле үзәкләр, Арча үзәк хастаханәсен төзек-ләндерү, 20ләп фельдшер–акушерлык пунктын ремонтлау, дүрт авылда яңа фельдшер–акушерлык пунктлары ачу... Әлеге исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Югарыда санап үтелгән эшләр республика программалары ярдәмендә башкарылды.
Киләчәккә планнарга килгәндә, республика һәм федераль ярдәмнәргә таянып социаль әһәмияттәге яңа объектлар төзү дәвам итәчәк: шәһәрнең көньяк өлешендә 260 урынлы балалар бакчасы, Пөшәңгәр авылында 100 урынлык клуб, участок уполномоченныйлары өчен ике йорт, ике фельдшер–акушерлык пункты төзү күздә тотыла.
— Район тарихында мондый зур күләмдә төзелешләр беркайчан да булмаган. Бу бәхәссез, әмма юллар, дөресрәге, юлсызлык бүген иң борчыган сорау булып кала бирә.
—Арча муниципаль районы гомуми файдаланудагы киң автомобиль юллары челтәренә ия, аларның гомуми озынлыгы 1164 километрдан артып китә. Федераль һәм республика программалары ярдәмендә соңгы елларда гына да 1 млрд. сумнан артык юл һәм ремонт эш-ләре башкарылды. Ләкин районның 43 авылына әлегә кадәр каты өслекле юллар юк һәм якындагы елларда хәлнең үзгәрүе икеле. Шул сәбәпле, гражданнар бу турыда район администрациясенә һәм республика власте органнарына күп санлы мөрәҗәгатьләр юлларга мәҗбүр. Торак мәсьәләсен төрле прог-раммаларны актив тормышка ашыру һәм төзелешне тиз алып бару ярдәмендә социаль киеренкелек тудырмыйча хәл итеп булса, юл мәсьәләсе элеккечә мөһим һәм җыеннарда, хисап җыелышларында, җирле үзидарә органнарының вазыйфа башкаручы кешеләре гражданнарны кабул итү барышында күтәрелә торган төп мәсьәлә булып кала.
— Кече һәм урта эшмәкәрлек районыбыз икътисадында елдан–ел әһәмиятлерәк урын ала бара. Аны тагын да киңрәк җәелдерү өчен нинди чаралар күрелә?
—Эшмәкәрлек Арча муниципаль районы икътисадында, салым салына торган базаны формалаштыруда һәм халык ихтыяҗын канәгатьләндерүдә сизелерлек роль уйный. Кече һәм урта бизнесның роле социаль планда да, барыннан да элек яңа эш урыннары булдыруда мөһим, ул районда эшсезлек дәрәҗәсенә йогынты ясый. Кече һәм урта бизнес белән халыкның социаль–икътисадый яктан активрак өлеше шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта район территориясендә 1 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, аларның 900дән артыгы — шәхси эшмә-кәрләр. Эшчәнлек буенча эшмәкәрлек икътисадның барлык тармакларын эченә ала.
Районда сәүдә тармагы шәхси эшмә-кәрлек өчен аеруча мавыктыргыч булып тора, кибетләрнең төп челтәре катнаш ассортименттагы товарлар сата, клиентлар белән эшләү даими рәвештә камилләштерелә, ташламалар системасы, пенсионерлар һәм инвалидларга төрле өстенлекләр бирү, шулай ук техник җиһазлауга, эстетик, техник торышка һәм хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Элемтә салоннары, “Төзелеш материаллары”, “Автозапчастьлар”, “Чәчәкләр” кебек махсус кибетләр, “Магнит”, “Эссен”, “Тәмле” гипермаркет кибетләре бар. Шәхси эшмәкәрләр күрсәтә торган аяк киемнәре ремонтлау, фотография, чәчтараш хезмәтләре күләме арта. Соңгы елларда крестьян–фермер хуҗалыклары саны ишәя, алар үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык һ.б. өлкәләрдә эш-чәнлек алып бара.
Районның эшмәкәрлек субъектлары эшмәкәрлеккә булышу дәүләт программаларында актив катнаша. Район тарафыннан аларга бөтен төрле ярдәм күрсәтелә. 2013 елда өч эшмәкәр башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча 3,8 млн. сумлык грантлар отты, 5 эшмәкәр крестьян–фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларына ярдәм программасы буенча 10,9 млн. сумлык дәүләт ярдәме алды, 12 кеше лизинг–грант программасы буенча 6,7 млн. сумлык грантлар отты.
Арча муниципаль районы республика дәрәҗәсендә уздырыла торган кече һәм урта бизнесны үстерү һәм районның инвестицияләр мавыктыргычлыгын арттыру буенча форумнарда һәм конференция-ләрдә актив катнаша. Җирле үзидарә органнары һәм эшмәкәрләрнең үзара хезмәттәшлеге максатларында “Алгарыш” эшмәкәрләр, фермерлар берлек-ләре төзелде, алар уңышлы гына эшләп килә.
Узган ел район эшмәкәрләре өчен бизнес үзәге ачылды, аның базасында даими рәвештә җыелышлар, семинарлар, киңәшмәләр, укулар үткәрелә, юридик, бухгалтер исәбе буенча бушлай консультацияләр алып барыла һ.б. Вакытлы матбугат басмаларында районда кече һәм урта бизнес вәкилләре эшчәнлеге даими яктыртыла.
Әмма эшмәкәрлекнең хәзерге вакытка ирешелгән дәрәҗәсе җитәрлек түгел әле. Кызганыч, соңгы елларда кече предприятиеләрнең тармак структурасы үзгәрмәде диярлек. Эшчәнлекнең җитештерү булмаган өлкәсе (барыннан да элек сәүдә) мавыктыргычрак булып кала. Ит, балык продукциясе, җиләк–җимеш эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиеләр, ял оештыру өлкәсен үстерергә кирәк.
— Киләчәктә дә районыбызның уңышлы үсеше өчен нинди юнәлешләргә өстенлек бирергә кирәк дип саныйсыз?
—Районыбыз бар өлкәдә дә үсештә, дип әйтә алам. Минем карашымча, бу планда бар да бертигез булырга тиеш. Бездә эре предприятиеләр бар, төрле төзелешләр алып барыла, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшли, социаль өлкә үсә һәм болар бар да район халкы өчен төп бурычны — яңа эш урыннары булдыруны хәл итә. Шуңа күрә өстенлекләр турында әйтсәк, иң мөһиме — кешеләргә уку, эш һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру. Минемчә, боларны хәл итәргә була. Безнең районда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International