Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кыш бабай җиңүчеләрне бүләкли
2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кыш бабай җиңүчеләрне бүләкли
Кремль курантлары уникене сугып, әле яңа гына 2014 елга аяк атладык кебек. Ике атна сизелмичә үтеп тә киткән. Арчалыларны үзәк чыршы кабаттан үз янына җыйды. Бу юлы халык искечә Яңа елны каршы алды.
Районның иң матур чыршысы тирәсендәге әкият шәһәрчеге искиткеч иде. Андагы әкият геройларының кардан ясалган сыннары балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә сокландырды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, оешма, учреждениеләр тирә–юне дә бу көннәрдә әкият дөньясын хәтерләтте. Үзәк чыршыны ачу тантанасы да бик күңелле үтте. Кич буе халык рәхәтләнеп ял итте, тамаша карады. Мондый күңел ачу Яңа ел төнендә дә иртәнгә кадәр барды.
Искечә Яңа елны каршылау традиция буенча “Кыш—2014” бәйгесендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Арча шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев арчалыларны район башлыгы Алмас Назиров, район, шәһәр Советы башкарма комитетлары исеменнән бәйрәм белән котлады, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Үзәк чыршыны ачу тантанасында булган “Яңа ел йолдызнамәсе” иҗади бәйгесендә 12 команда һәр елның символын яклап чыгыш ясады. Бу бәйгедә беренче урын балалар бакчалары һәм мәгариф идарәсе (җитәкчесе Рина Бәдриева) һәм Лилия Гарәфиева шәхси предприятиесе, икенче — 5нче гимназия (Фатыйх Хәкимуллин) һәм “Арча автотранспорт предприятиесе” (Рүзәл Гәрәев), Арча педагогика көллияте (Гөлнара Гарипова) һәм Арча район газ куллану хезмәте (Ринат Гафуров), өченче урын 2нче мәктәп (Рамил Мөхәммәдьяров) һәм Арча ЗУЭСы (Рөстәм Гомәров), Укучылар сарае (Наил Гыйниятуллин) һәм Арча почта бүлекчәсе (Ирек Фәйзрахманов) командаларына бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиденче мәктәп (Альмира Гатауллина) һәм “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте (Раиф Сибагатуллин) командасы махус бүләккә лаек булды. Бәйгедә катнашкан башка командалар да бүләксез калмады.
“Кышкы әкият—2014” кар сыннары бәйгесендә ел символы атны бизәгән Шушмабаш мәктәбенә диплом һәм махсус бүләк тапшырылды. Җиденче мәктәп, сәнгать мәктәбе, халыкны социаль яклау идарәсе, беренче, 2нче мәктәпләр, 5нче гимназия, педагогика көллияте, социаль белем бирү академиясе, Укучылар сарае, балалар бакчалары, агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы коллективлары җиңүче булды. “Жилкомбытсервис” ширкәте (Альберт Хәкимов) үзәк чыршыны бизәгән, “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе (Ринат Гәрәев) яңа ел учагын, “Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе (Венера Таджибаева) боз шугалагын оештырган өчен махсус бүләк алды.
Иң матур итеп тирә–юньнәрен бизәүчеләр дә бүләксез калмады. “Арча МСО”сы ширкәте (Зиннур Гарифуллин), Арча район электр челтәре (Нияз Нурмөхәммәтов), “Арча автотранспорт предприятиесе” җәмгыяте (Рүзәл Гәрәев), “Арча КСМ”ы ширкәте (Рафаэль Муллагалиев), халыкны социаль яклау идарәсе (Илдус Әһлиев), район Мәдәният йорты (Айрат Нурьязанов), “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе (Ринат Гәрәев), мәгариф идарәсе (Рина Бәдриева), Арча үзәк китапханәсе (Лилия Фазылова), беренче, икенче, бишенче балалар бакчалары, дүртенче, җиденче, беренче, икенче мәктәпләр, 5нче гимназия бүләккә лаек булды.
ТМШлар, авыл җирлекләре дә бу эштән читтә калмаган. “Нур”, “Уют” ширкәтләре, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Сеҗе авыл җирлекләре иң яхшылар дип табылды.
Сокланырлык әкият шәһәрчеге төзегән Арча район газ куллану хезмәте— беренче (Ринат Гафуров), “Водоканал–Сервис” ширкәте (Тәлгать Миндубаев) — икенче, “Заман” ширкәте (Илнур Яруллин) өченче булды.
Искечә Яңа елны каршы алу бәйрәме җырлар, биюләр, күңел ачулар белән дәвам итте. Анда авыл мәдәният йортлары һәм клубларыннан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел белән котлады, елан дилбегәне 2014 ел символы атка тапшырды. Бу ел һәрберебез өчен уңышлы булсын!
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз