Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа елны яңа фатирда
2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Яңа елны яңа фатирда
Яхшы хәтеремдә, 2005 ел башында сәнгать мәктәбенә халыкны җыеп, социаль ипотека турында аңлаттылар. Бу яңалыкка шикләнеп караучылар күп булды. Ай–һай, озак вакытка кредитка фатир алып, гомерлек кабалага төшү түгелме икән бу?!
Ул вакытта Арчада яшәп тә, теләсә каян фатир алу мөмкинлеге бар иде. Кайберәүләр Казаннан фатир алып отты. Бүген инде социаль ипотекага фатирны бары тик теркәлгән яшәү урыны буенча гына алып була. Тора–бара халык бу программага ышанды.
Районда социаль ипотека йортлары күз алдында калкып чыга. Алар төзелешен хәйраннар калып күзәтәбез. Арчада почта каршында төзелгән бик матур 5 катлы бинаның да, нәрсә булыр икән бу, дип төзелеп беткәнен көттек. Архитектура ягыннан Арчаны бизәп торучы әлеге йорт социаль ипотеканыкы булып чыкты.
— Арча төбәкара вәкиллегенә кергән алты район арасында Арча районы социаль ипотека программасы буенча йортны иң күп төзүче, — ди “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров. — Район башлыгы Алмас Назиров әлеге программаның үтәлешенә бик зур игътибар бирә. Узган ел шундый 10 йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Арчаның Көнбатыш өлешендә тезелеп киткән әлеге социаль ипотека йорт-ларын “Арча МСОсы” (җитәк-чесе Зиннур Гарифуллин), “Икстрой” (Илдар Зиннәтуллин), “Строй–Мастер” (Рамил Шәңгәрәев), “Энергосервис” (Рамил Әхмәтгалиев) ширкәтләре төзеде. 12шәр фатирлы, 3әр катлы йортлар алар. Пушкин урамындагы 30нчы йортны “Энергосервис” ширкәте төзүчеләре эшләде. Интернационал урамындагы 5нче йортны казанлылар күтәрде.
2005 елдан барысы 70 йорт төзелеп, файдалануга тапшырылган. 1200 гаилә фатирлы булган. Узган ел 192 гаилә фатир алган. 184е чиратта тора.
—Быел тагын 200гә якын гаилә фатирлы булыр дип көтелә, — ди Ленар Закиров.
Социаль ипотекага фатир алуның өстенлекле ягы шунда — фатир озак вакытка аз процентлы (7 процент) кредитка бирелә. Аны, нигездә, бюджет ситемасында эшләүчеләр ала. Торак мәйданының һәр гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан артмавы шулай ук социаль ипотекага фатир алу өчен төп шарт булып тора.
...Пушкин урамы Арчаның иң тыныч урамнарының берсе. Камалиевлар гаиләсе шушы урамнан (30 йорт) өч бүлмәле фатир алуларына сөенеп бетә алмый.
— Яңа ел алдыннан гына әти–әниләрне, туганнарны җыеп өй туе уздырдык, бик күңелле булды, — дип куанып сөйли Ләйсән Камалиева.
— 13 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә яшәгәннән соң мондый иркен яңа фатирга күчү үзе бер бәхет инде ул, — ди Рафис Камалиев. — Моңарчы Казанда яшәдек. Туган ягыбыз Арчага кайтырга булдык. Өч малай үстек без.
Гади хезмәт кешесенең һәр баласы өчен йорт салырга, фатир сатып алырга мөмкинлеге юк. Балаларының яңа фатирлы булуы ул ата–ана өчен дә куаныч.
Социаль ипотекага фатир алу өчен, килешү төзеп, исәпкә басканнан соң туган һәр балага республика бюджетыннан 200 мең сум күчерелә. Моңа өстәп ана капиталын да файдаланырга була. Камалиевларның икенче балалары тууы үзе белән әнә шундый уңыш та алып килә.
Рафис транспорт полициясендә эшли, Ләйсән һөнәре буенча шәфкать туташы.
... Арчаның бәхетле яшь гаиләләре Яңа елны яңа фатирда каршылады. Инде менә төзеләсе җиде йорттан тагын 30 гаилә, конкурста отып, фатир алу хокукына ия булды.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз