Районда хоккей ярышлары башлана

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Районда хоккей ярышлары башлана
2013–2014 еллардагы кышкы чорда район беренчелегенә шайбалы хоккей буенча “Арча хоккей лигасы” ярышлары үткәрелә. Аны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (җи-тәкчесе Зиннур Сәгыйтов) оештыра. Баш хөкемдар — Дамир Хәкимов.
Ул районда хоккей уенын тагын да җәелдерү, хоккейчыларның уен осталыгын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм иң көчле командаларны ачыклау максатыннан уздырыла.
Ярышлар ике дивизионда оештырыла. Командалар башта үзләрендә уйный, аннан соң — кунакта.
Уйнау тәртибе түбәндәгечә: төньяк дивизионда — Апаз, Хәсәншәех авыллары, Яңа Кенәр авыл җирлеге, Пөшәңгәр авыл командалары, көньяк дивизионда — яшьләр, Югары Аты, Утар Аты, Үрнәк авыл җирлеге командалары.
Спортчыларның кимендә 17 яшьтә һәм тулысынча хоккейчы киеменнән булулары шарт. Командада 17 уенчы булырга тиеш: 3 бишлек + 2 капкачы.
1–3нче урыннарны алучылар медаль, грамоталар белән бүләкләнәчәк. Һәр дивизионнан 1–2нче урыннарны алучылар район беренчелегенә район башлыгы кубогына уйнаячак.
Табиб һәм җибәрә торган оешмалар белән расланган гаризалар 2014 елның 20 гыйнварына кадәр яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә кабул ителә.
Телефон: 3–20–33.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International