Бәйрәм ничек үтте

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бәйрәм ничек үтте
Бәйрәмнәрне, аеруча Яңа елны, без ризыклар белән сыгылып торган өстәл артында, җыр–биюләр белән каршы алырга күнеккән. Чыннан да, нигә күңел ачмаска, тормыш рәхәт, дөнья киң. Өстәвенә, гыйнвар башында укучыларга гына түгел, өлкәннәргә дә тулы бер атна каникул бирелә. Тик бу көннәрдә дә кемгә бәйрәм, кемгә эш. Биредә сүз безнең тынычлыгыбыз, иминлегебез сагында торучылар, полиция, ЮХИДИ, үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәләре, янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре турында бара. Алар күзлегеннән Яңа ел бәйрәме, озакка сузылган каникуллар ничек үткән?
Арча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Раил ГЫЙЛЬМУЛЛИН.
“Бу көннәрдә 5 янгын очрагы теркәлде. 24 декабрьдә Арча станциясенең Кояшлы урамында сарайда кыска ялганыш нәтиҗәсендә ике фатирлы йортның сарайлары янып бетте, 16а фатирына зыян килде. 31 декабрьдә, каты ягу сәбәпле, Арчаның Нижняя урамы, 19 йорт мунчасы яна башлый. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә, шулай да мунчага сизелерлек зыян килә.
Ел башында да бер–бер артлы өч янгын булды. 5 гыйнварда Күпер урамындагы 65нче йорт мунчасы белән тулысынча янып бетте. Исерек килеш тәмәке тартып янгын чыгуга сәбәпче булган хуҗасы вакытында өйдән чыгып өлгергән. 6 гыйнварда Субаш–Атыдан янгын турында хәбәр алдык. Биредә крестьян–фермер хуҗалыгының мөгезле эре терлек фермасы түбәсе янды. Ярый әле вакытында күреп алганнар. Арчадан янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче авыл халкы ут белән көрәшә башлаган. Сәбәбе—төтен үткәргечнең дөрес урнаштырылмавы. 8 гыйнварда Үрнәктә булган янгынның сәбәбе дә шул төтен үткәргечтә. Беренчедән, дөрес эшләнмәгән, икенчедән, төбенә пычкы чүбе салынган. Ул урынга бервакытта да янып китүчән материал түшәргә ярамый. Нәтиҗәсе—мунчаның түшәме, чормасы зыян күрде”.
ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар НОТФУЛЛИН.
“20 декабрьдән 10 гыйнварга 285 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. 28 декабрьдә рейд үткәрелде. 65 юл–транспорт һәлакәтендә машиналарга зыян килде. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырган 7 кеше тоткарланды. Аларга хәзер 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный. 35 очракта рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгу очрагы теркәлде. Аларга да 5000 сум күләмендә штраф белән правасыз калуның икесенең берсен сайларга туры киләчәк. 6 очрак—махсус җайланмасыз балаларны машинага утырту. Монда да хәзер элеккечә 500 сум белән генә котылып булмый, штраф күләме 3000 сум”.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге штаб җитәкчесе Ришат САБИРОВ.
“Гомумән алганда, бәйрәмнәр дә, каникуллар да тыныч үтте. Кәрәзле телефоннарны югалту, исерек килеш гаиләдә тавыш чыгу, спиртлы эчемлекләрне артык күп куллану нәтиҗәсендә кинәттән вафат булу очраклары теркәлде. Исерек килеш тә тотылдылар. Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә тиешсез урыннарда пиротехник әйберләр куллану тыелуга карамастан, андый очраклар да булды. 21 декабрьдә бер урында куллану срогы чыккан петарда сатучы тотылды һәм ки-бетчегә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәр-ләре тарафыннан 15 мең сум күләмендә штраф салынды. 31 декабрьдә 16 яше тулмаган яшүсмергә пиротехник әйбер сату очрагы теркәлде. Хәзер сатучыга суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.
26 декабрьдә Утар Атыда “ВАЗ–2107” машинасыннан аккумулятор урлыйлар. Кешесе билгеле булды. Тикшерү барышында ноябрь аенда Озерная урамында ике машинадан, Чулпан авылында бер машинадан аккумулятор һәм магнитола урлаучының да шул булуы ачыкланды. 28 декабрьдә кичке тугызлар тирәсендә шәһәр үзәгендәге “Кулинария” кибетенә керүче тоткарланды. Тик карак әзерләп куйган әйберләрен алып чыгарга өлгерми, сигнализация эшли башлый, шул арада полиция хезмәткәрләре килеп җитә”.
Арча үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе өлкән фельдшеры Мәдинә СӘЛАХОВА.
“15–31 декабрьдә —374, 1–10 гыйнварда 192 ашыгыч ярдәм машинасын чакыру очрагы теркәлде. Көнгә 20 кеше дияргә була. Соңгы вакытта һава шартлары бик еш үзгәреп тора, ә бу кан басымлы, йөрәк авыртулы кешеләргә нык тәэсир ясый. Бу көннәрдә дә күбрәк шундыйлар янына чыгарга туры килде. 1 гыйнварда өйләренә кайтып җитә алмыйча урамда калган сәрхүшләргә ярдәм күрсәтелде. Башка җитди хәвеф–хәтәрләр күзәтелмәде”.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International