Төзибез, төзекләндерәбез

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Төзибез, төзекләндерәбез
Республикада быел 27 төрле программа тормышка ашырыла.
Районда 2014 елда социаль ипотека программасы буенча алып барылачак төзелешләр турында газетабызның узган санында язган идек. Башка төр төзү һәм төзекләндерү планнары да зурдан.
Быел Арча шәһәрендә 6 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелә. Бу эшне “Водоканал–Сервис”, “Арча КСМы”, “Энерго–сервис” ширкәтләре тормышка ашыра.
Мәгариф өлкәсенә килгәндә, шәһәрнең Яңа урамында (көньяк микрорайон) 260 урынлы балалар бакчасы төзелү мөһим вакыйга булачак. Аны “Арча МСОсы” ширкәте төзи, тапшыру срогы — 2014 елның 1 сентябре.
Арчаның 3нче урта мәктәбендә үзгәртеп кору эшләре дәвам итәчәк.
Арчаның 7нче, Түбән Мәтәскә, Шурабаш, Урта Курса мәктәпләрен яңарыш көтә, алар быел ныклап төзекләндерелә.
Пөшәңгәр авылында күп функцияле үзәк төзелә, Яңа Иябаш авылында яңа клуб сафка басачак.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау объектларында да зур үзгәрешләр күрәбез. 2014 елда Наласа, Иске Айван авылларында яңа фельдшер–акушерлык пунктлары урнаштырыла. Ашытбаш, Казанбаш, Кәче, Кышкар, Яңа Кырлай, Сеҗе, Урта Бирәзә, Урта Курса авылларында фельдшер–акушерлык пунктлары ныклап төзекләндерелә.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре арта. Шәһәребездә ясалма бозлы ябык шугалак сафка басачак. 9 урында универсаль спорт мәйданчыклары төзелеп бетә.
Иске Айван, Шекә, Югары Курса, Зур Бирәзә авылларында, шәһәрнең көнбатыш өлешендә суүткәргеч системаларын үзгәртеп кору эшләре дәвам итәчәк.
Арчаның 1, 7 мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый алсын өчен шартлар тудырыла (1нче мәктәптә бу эшләнде инде).
Яңа Кенәр авылында яңа ветеринария пункты төзеләчәк.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус юлларны чыгу урыннары, тротуарлар төзү, урам утларын торгызу, социаль–бюджет өлкәсе объектларында газ казаннарын алыштыру эшләре дәвам итәчәк.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International